16+

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында, быел 7 миллион сум акча җыелган!

Бүгенге көндә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенең бюджеты 8 млн сумны тәшкил итә. Әлеге акчалар I сыйныфка баручыларга гына түгел, II-XI сыйныф укучыларына да биреләчәк.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында, быел 7 миллион сум акча җыелган!

Бүгенге көндә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенең бюджеты 8 млн сумны тәшкил итә. Әлеге акчалар I сыйныфка баручыларга гына түгел, II-XI сыйныф укучыларына да биреләчәк.

Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, хәйрия чарасында республиканың 200дән артык оешмасы катнаша.
– Ел саен аларның саны арта бара. 50 оешма исә ел да катнаша. Оешмалар гына түгел, физик затлар да булыша. Республиканың теләгән һәр кешесе «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә кушыла ала, – диде ул.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелеп килә. Кайбер оешмалар бу эшләрне ун ел дәвамында башкарып килә.
– «КАМАЗ», «Түбән Кама нефтехим», «КМПО», «Татэнерго», «Татавтодор», «Таттелеком», «Татнефть» һәм башкалар шундыйлардан, – диде премьер-министры урынбасары.

 

«Бу – җәмгыятьнең сәламәтлек күрсәткече»

Казанда быел I сыйныфка баручы 3 мең бала, шуларның 1,5 меңе – аз керемле гаиләләрдән, социаль ярдәм ала. Ягъни аларга мәктәп кирәк-яраклары бүләк ителәчәк. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында, быел 7 миллион сум акча җыелган.

– Акциядә катнашкан кешеләргә зур рәхмәт! – диде мэр Илсур Метшин. – Бу – безнең традиция. Бу киң күңеллелек күрсәтеп алу гына түгел, ә җәмгыятебезнең сәламәт булуы күрсәткече. Хәйриячелек акциясенең елдан-ел үткәрелә килүенә шатланам. Көчлеләр мохтаҗларга булыша.

Мэр Илсур Метшин шәһәр башкарма комитетының структур предприятиеләрен дә шушы акциягә кушылырга чакырды.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов та мәктәпләрне төзекләндерү эшләрендә турыдан-туры катнашкан ата-аналарга һәм предприятиеләргә рәхмәт әйтте.
– «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» һәм «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» акцияләре кысаларында, банк аша мәктәпләргә акча күчерергә була, – диде Илнар Һидиятов.
Казанда яңа уку елына кагылышлы сораулар белән 8 (843) 292-70-50 телефоны аша шәһәр мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Быел республикада 50 меңнән артык бала беренче тапкыр укырга бара. Уку елы алдыннан тәрбиягә алган балалары булган, күп балалы гаиләләргә, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә аерым игътибар булачак. Акция кысаларында, быел I сыйныфка баручы 7,5 мең балага ярдәм күрсәтеләчәк.
Бүгенге көнгә I сыйныфка баручы – 3 мең, II-XI сыйныфта укучы 1 меңнән артык балага ярдәм күрсәтелгән.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading