16+

Мондый хәлләр никтер киноларда гына буладыр кебек иде.

Әллә яз галәмәте, әллә кешеләр үзгәрә? Аңламассың.

Мондый хәлләр никтер киноларда гына буладыр кебек иде.

Әллә яз галәмәте, әллә кешеләр үзгәрә? Аңламассың.

Киноларда гына була дип уйлаган хәлләрне үз күзең белән күргәч, аптырап та китәсең. Чынмы соң бу? 

Без зур булмаган шәһәрдә яшибез. Күпләр берсен-берсе яхшы белә, болай танымасаң, көн саен күзгә чалынган машина номерыннан да ул кешенең бу тирәдә яшәгәнен, баласы кая укыганын, үзенең кайда эшләгәнен чамаларга була.

Бүген дә төшке ашка кайтып килешем. Көзге аша арттагы машинага күз салам. Текә машина артыма тагылып диярлек килә. Хуҗасы да җитәкче урында икәнен беләм. Машинасы бер уңгарак, бер сулгарак китә моның. Әллә бер-бер хәлме дип уйлап бераз куркуга төштем. Тормыш бит. Сәламәтлек какшавы яки авырулар да картка, яшькә карап тормый бит. Анысы бер хәл, машинасы белән арттан китереп “төртсә”, миңа да рәхәт булмас дип уйлап машинамны бераз юлның читенәрәк китереп светофорга туктадым. Вакыт җитәрлек, минәйтәм тәрәзәне төшереп хәлен сорармын, дип уйлыйм үземчә. Минем янга терәлеп диярлек бу да килеп туктады, чак кына алдагы машинаның артын “үбеп” ала язды. Юк, болар да килеп туктады диим әле. Ни күрим! Күрмәгән булсам яхшырак буласы иде.

Рульдә барган ир-ат алдында бер кызыкай... алар өчен дөньяда бер ни һәм бер кем юк кебек. Ир-ат миннән бераз йөзен яшергән сыман итә, чөнки алдында утырган бичәкәй аның хәләле түгел. 

Көпә-көндез, мондый хәлләр никтер киноларда гына буладыр кебек иде... Бу икәү юл кагыйдәләрен үтәү, игътибар, башка машиналарда баручыларга куркыныч тудырабыз дип уйладымы икән? 
Шулай да була икән!

Алмабикә
Фото: https://freepik.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading