16+

Намуссыз табиблар артмасмы?!

Кайсыдыр газетадан табиблар пациентлардан яман чир тапса, аларга премия бирә башлаячаклар дигән хәбәрне укыдым.

Кайсыдыр газетадан табиблар пациентлардан яман чир тапса, аларга премия бирә башлаячаклар дигән хәбәрне укыдым.

Россия Сәламәтлек саклау министр­лыгы диспансерлаштыру вакытында халыкта онкологик авыруларны ачыклаган өчен табибларны акчалата бүләкләргә тәкъдим итә дип язылган анда. Кемгә ничектер, миндә бу уңай фикер калдырмады. Бездә яхшы булсын дип эшләнгән эш гел начар булып чыга бит ул. Премия дигән булып, намуссыз табиблар булмаган авыруыңны да бар дип язарга күп сорамаслар. Андый очраклар турында ишетеп торабыз.

Бездә бөтен нәрсә шул план үтәү, күбәйтеп-арттырып язуга кайтып кала. Җәмәгать автобусын йөртүчеләр куышлы уйный. Пассажирларны тизрәк төяп китеп, күбрәк билет сату максатыннан ашыгып йөриләр. Кеше куркынычсызлыгы турында бөтенләй онытып җибәрәләр.

Менә табиблар белән дә шул хәл булмагае дип куркам. Язып бирерләр әллә нинди диагнозлар. Төн йокыларың качар. Шул диагнозны ишетеп, авырмасаң да, чирлегә сабышырсың.

Сания Гаделшина, Казан

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading