16+

«“Өмет” – Россия төбәкләрендә чыгучы иң шәп газеталарның берсе»

Бу көннәрдә Ульян өлкәсе татарлары өчен нәшер ителүче “Өмет” газетасының 35 еллыгы зурлап билгеләп үтелде.

«“Өмет” – Россия  төбәкләрендә чыгучы иң шәп газеталарның берсе»

Бу көннәрдә Ульян өлкәсе татарлары өчен нәшер ителүче “Өмет” газетасының 35 еллыгы зурлап билгеләп үтелде.

Тантаналы чарага татар басмасының иганәчеләре, дуслары һәм иҗатташлары җыелган иде.

– Ерак аларны якын итеп килгән кардәшләребез шатлыклы вакыйгабызны уртаклаша. Самараның “Бердәмлек” газетасыннан, Казаныбыздан зур делегация килеп җитте. Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыятеннән кунаклар да биредә катнаша. Иске Кулатка, Димитровград, Радищеводан, Мәләкәс, Чардаклы, Иске Майна, Николаевка районнарыннан якташларыбыз җыелды. “Өмет”ебезнең чишмә башында торган ветераннарыбыз әлеге чарада катнаша. Хезмәттәшләребез – чуаш, мордва газетасының баш мөхәррирләре биредә. Шушы шатлыгыбызны уртаклашкан өчен барыгызга да зур рәхмәт. “Өмет” – ул барчабызның да шатлыгы, казанышы һәм киләчәккә  өмете. “Өмет” чыгып килә икән, димәк, татар теле язма рәвештә сакланачак. Халкыбызның тарихы, бүгенге тормышы елъязма булып кала. Хәзер басмабыз электрон вариантка да күчерелә, – дип сөйләде «Өмет» газетасының алыштыргысыз баш мөхәррире Исхак әфәнде Хәлимов.

«Өмет»не котларга килүчеләр күп иде. Шулай да басманың таянычы һәм терәге булып Ульян өлкәсе милли татар автономиясе тора. Аның рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният, Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре Рәмис Сафин. Алар инде менә 35 ел буе бергәләшеп Сембер татарларына хезмәт итәләр. Уртак тел табып шушы изге эшне башкаралар.

– Исхак дөрес әйтә. Без 35 ел Ульяновск өлкә татарларына хезмәт итәбез. Бу сан газета өчен күп тә түгел кебек. Шул еллар эчендә  әлеге басма Исхак Хәлимов җитәкчелегендә кыйбласын табып бара белде. Баш мөхәррирнең халык белән дә, хөкүмәт белән дә уртак тел табып эшләве аркасында газетабызны югалтмадык. Исхакның дипломат булуы – газетаның да уңышы.  Яшерен-батырын түгел, бүген төбәкләрдә газеталар күп чыга. Төрле хәлдәгеләр бар. Тик без беркайчан да түбәтәебезне салып, акча җыеп йөрмәдек. Хөкүмәт ярдәмендә булдык. Губернаторларыбыз һәрвакыт ярдәм итте. Милли газеталарны, милли телевидениене алып баруда булышлык күрсәттеләр, – диде Рәмис Сафин.

Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Мәсәлән, төбәктә газета-журнал киосклары ябылып барганга, алар соңгы вакытта 500ләп тиражларын югалткан. “Безгә бу тиражны да җыярга кирәк. Бергәләшеп эшләгәндә генә моны башкарып чыга алабыз. Чынлап та “Өмет” яратылып укый торган басма. Анда бөтен темага да язмалар бар. Мәхәббәт темасы да, шигърият һәм котлаулар да чыга, мәзәкләр дә  басыла. Теләсә кайсы яшьтәге укучыга барып җитә торган газета бу. Соңгы вакытта уртак проектыбызны – балалар сәхифәсен яңарттык. Бергәләп алып барабыз. Балаларга да әлеге матур сәхифәләр, конкурслар ошап китте. Бары тик бездән подписка гына кирәк. Газетага язылу турында моннан чыккач та онытмыйк. Алдагы елларда газетаның бәйрәмнәрен күрергә язсын”, – дип теләкләрен җиткерде Рәмис әфәнде.

Әлбәттә, газетаның беренче саннарыннан башлап эшләгән ветераннарны да телгә алмыйча булмый. Галимҗан Насыйров, Равил Шәфигуллин, Айрат Ибраһимовлар «Өмет» нең чишмә башында торган. Билгеле булганча, 2011 елдан башлап газетада “Без бергә” кушымтасы чыгып килә. Шушы кушымтаны Татарстанның «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте гамәлгә куя. Ә “Шәһри Казан” газетасы әзерләп бирә.

–“Өмет” – Россия  төбәкләрендә чыгучы иң шәп газеталарның берсе. 4 меңнән артык тираж шактый зур сан ул. Аның ничек җыелганын, аның ничек килгәнен мөхәррирләр һәм шушы газетада эшләүчеләр үзләре генә белә. Газетага ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт. Газетага язылалар. Эчтәлеге начар булса, язылмаслар иде. Газетада, димәк, сыйфатлы, укырлык язмалар бар. Социаль челтәрләрдә актив эшлиләр. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз, – дип сәламләде “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров.

“Өмет” газетасының дуслары да бик күп. Аларга шушы төбәктәге татар эшмәкәрләре генә түгел, Татарстаннан торып ярдәм күрсәтүчеләр дә бар. Ульян өлкәсенең дини җәмәгатьчелеге дә һәрвакыт газетага беренчеләрдән булып ярдәм кулы суза. Әнә шулай бергәләшеп эшләгәндә генә татарның өмете булган газета чыгарып була торгандыр. 110 мең татары булган Ульян өлкәсе өчен татар басмасының тиражын саклап калырга һәм арттырырга язсын. Алга таба да укучыларыгыз күп булсын. Түгәрәк бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле хезмәттәшләребез!



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading