Өлкәннәргә, карт кешеләргә ниндидер бер кызгану хисе белән карыйм мин үзем. Гомер инде узып китеп бара. Ашын ашаган, яшен яшәгән. Еллар да эзсез генә үтмәгән – чир-сырхауларны иярчен иткән. Дөресрәге, элек шулай уйлый идем. Ә менә Буа районы Вольный Стан авылында унынчы дистәне ваклап, тормышыннан канәгать булып бәхетле картлык кичереп яшәп ятучы Хөршидәбану апа Исхакова белән очрашып сөйләшкәч, өлкәннәр турындагы фикерем тамырдан үзгәрде.
Скопировать ссылку
Өлкәннәргә, карт кешеләргә ниндидер бер кызгану хисе белән карыйм мин үзем. Гомер инде узып китеп бара. Ашын ашаган, яшен яшәгән. Еллар да эзсез генә үтмәгән – чир-сырхауларны иярчен иткән. Дөресрәге, элек шулай уйлый идем. Ә менә Буа районы Вольный Стан авылында унынчы дистәне ваклап, тормышыннан канәгать булып бәхетле картлык кичереп яшәп ятучы Хөршидәбану апа Исхакова белән очрашып сөйләшкәч, өлкәннәр турындагы фикерем тамырдан үзгәрде.
Июнь аен ярата да, шул ук вакытта җене дә сөйми Хөршидәбану апаның. Ярата, чөнки үзе якты дөньяга килгән ай ул. Туган көне – 1924 елның 20 июне. Яратмавы да аңлашыла, кызның чәчәк кебек чагында, 17се тулыр алдыннан Гитлер мәлгунь сугыш башлый. Быелгы июнь дә бик үзенчәлекле була Хөршидәбану апа өчен. Авылның акъәбисенә 95 яшь тула. Бу хакта белеп алып, район администрациясеннән дә киләләр. Чәчәк-бүләкләр биреп, озын гомерле булуының серен сорыйлар.
– Белмим, – ди ул, татар карчыкларына гына хас самими елмаю белән кеткелдәп. – Серен белмичә генә яшәдем мин. Аны уйлап торырга вакыт та булмады.
Дөрес әйтә Хөршидәбану апа. Чоры нинди булган бит аның. Ил өстенә төшкән авыр йөк ябык кызлар, хатыннар иңен баскан. Кырык Садак авылы кызы Хөршидәбану апа да (ул вакытта җиләк кебек кыз) илебез тарихын язарга үзеннән шактый күп өлеш керткән. Ирләр һәм атлар да сугышка киткәч (басуны бит чәчмичә калдырып булмый, илгә икмәк кирәк), кызларга җир эшкәртергә туры килә. Башта ат-сыерлар белән. Аннары тракторга да утыра батыр кыз. Окоп казырга да җибәрмәкче булалар. Аннан әнисе күз яшьләре белән елап, ялварып сорап көчкә алып кала. Берсеннән-берсе кечкенә биш баласы (Хөршидә иң өлкәне) булган солдатканың сүзен тыңлыйлар тагын. Тик Буденный районына тракторчылар курсына укырга бару шарты белән. Риза була кыз. Булмый кая барасың. Сугыш чорының кануннары катгый. Аннары үзен дә сынап карыйсы килә. Булдыра уңган кыз. Авылга диплом гына түгел, трактор да алып кайта. Юл булмагач, бик нык урап, берничә авыл аша кайтырга туры килә.
Ә бер юлы көзен Хөршидәбануның тракторы чак кына кыз өчен тәмугка әйләнми кала. Тракторга ут каба.
– Башта ни булганны аңламадым. Аннары яна торган шәлемне, пинҗәгемне салып калдырдым. Үзем янам, үзем чабам. Шунда иптәш кызым мине төртеп аударып, җирдә аунатып, өстемә туфрак сипте.
Шулай итеп, туган як туфрагы кызны үлемнән алып калган. Дөрес, шактый сызланып, сырхауханәдә ятарга туры килгән. Кул-аяклары, муены пешкән. Туган авылын да, тракторын да, басу-кырларын да бик сагынган кыз. Үзен күрергә килгән әнисенә ияреп, качып диярлек кайтып киткән. Аннары әнисе якындагы рус авылыннан алган дуңгыз мае сөртеп төзәткән ул пешкән җәрәхәтләрне.
Кайгыларны да шактый күрергә туры килгән бу озын гомерендә, бала югалтулар ачысын да. Дүрт яшендә үк чәчәк кебек кызы Фәридәсе гүр иясе булган. Аннары инде үзе тормыш корып җибәргән, балалар атасы булган бер улын әҗәл сагалаган.
Бүген Хөршидәбану апа кадер-хөрмәттә. Үзе әйтмешли, «бәбәй урынына карыйлар». Кирәк булса, күгәрчен сөтен дә табалар әниләре өчен. Кайсы баласына гына кунакка барса да, түр башында гына утыра. Билгеле инде, ил-көнгә, бала-оныкларга дога кылып, тәүфыйк-һидаят сорап.
Төп нигезне дә туздырмаганнар Исхаковлар, авылның иң матур йорты итеп төзекләндергәннәр. Хәзер Хөршидәбану апа алтын йөгертелгән капкалардан гына чыгып йөри. Капкадан чыга да яшел хәтфә үләнгә баса. Шул иң зур бәхет бит инде кеше өчен.
– Авылда мин кермәгән йорт калмады, – ди акъәби, гомер йомгагын сүтеп, мәет юып соңгы юлга озатып йөрүен искә алып. – Һәрберсен тәхлил тартып озаттым. Ходай үзе кабул итсен.
Комментарийлар