Быел пенсия өлкәсендәге реформа халыкта зур шау-шу уятты. Үзгәрешләр кергәннән соң ике айга якын вакыт узса да, халыкны кызыксындырган сораулар арта гына. Укучыларыбыз мәнфәгатьләрен истә тотып, редакциябездә «Турыдан-туры элемтә» оештырдык. Газета укучыларыбыз сорауларына Татарстан Пенсия бүлегенең Вахитов районында пенсияне исәпләү, билгеләү бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Мәрдиева һәм белгеч, матбугат үзәге җитәкчесе Галина Габдрәшитова җавап бирә.
Индексация: кемгә бар, кемгә юк?
– Эшләүчеләрнең пенсияләре, эштән киткән очракта, индексацияләнәчәк, диләр. Индексация ничә процент булыр икән?
Розалия Вафина, Казан.
– Эштән киткән очракта, пенсиягез индексацияләнәчәк. Моның өчен пенсия бүлегенә өстәмә документлар тапшырырга кирәк түгел. Билгеле булганча, пенсионерларның пенсия акчалары 2016 елда – 4 процентка, 2017 елда – 5,4 процентка, 2018 елда 3,8 процентка артты. Эштән киткән очракта, сезгә бу индексацияләр барысы да ясалачак. Арткан пенсияне сез эштән киткәннән соң, өч ай узганнан соң алырга хаклы.
– Мин эшләүче пенсионер, эшләмәгән очракта күпме пенсия алган булыр идем икән, моны алдан белеп буламы?
Кәримә Зиннәтуллина, Казан.
-Әйе, Пенсия фондының рәсми сайтында шәхси кабинетта кешенең пенсиясе турында бар мәгълүмат та урнаштырылган. Шул исәптән индексацияләнгән пенсия күләме дә күрсәтелеп бара. Ягъни кеше эшләмәгән очракта күпме пенсия исәпләнгәнен күрә ала.
– Федераль түләү нәрсә? Ул кемгә тиеш?
Рәис Насыйбуллин, Теләче.
– Эшләмәүче пенсионерның пенсия акчасы яшәү минимумыннан азрак булган очракта, «Дәүләт социаль ярдәме турында»гы Федераль закон нигезендә, аңа федераль социаль түләү каралган. Гади формула белән аңлатсак: пенсионер өчен яшәү минимумыннан азрак иминият пенсиясе + пенсияне яшәү минимумына җиткерү өчен билгеләнгән федераль социаль түләү = пенсионер өчен яшәү минимумы. Пенсионерлар өчен яшәү минимумы һәр төбәктә төрле, Татарстанда ул 8232 сумны тәшкил итә. Кыскасы, бездә пенсионерлар бу суммадан да азрак пенсия алырга тиеш түгел.
-Яңа елга кадәр 8232 сум пенсия ала идем. Индексация булганнан соң да сумма үзгәрмәде. Пенсия нигә артмады икән?
Салих Гыйләҗев, Балык Бистәсе.
Мөгаен, сезнең пенсиягезгә федераль социаль түләү кушыладыр. Аз пенсия алучыларның акчалары республикада пенсионерлар өчен билгеләнгән яшәү минимумы суммасына җиткерелә. Ул 8232 сумны тәшкил итә. Индексация булганнан – соң, сезнең пенсиягезнең иминият өлеше арткан, аның каравы, федераль социаль түләүләрне киметергә туры килгән. Чөнки ул түләүләр пенсия суммасын нәкъ менә яшәү минимумы суммасына җиткерү өчен генә каралган.
– Пенсионерлар өчен яшәү минимумы суммасы быел үзгәрәчәкме?
Миләүшә Яруллина, Яшел Үзән.
Пенсионерлар өчен яшәү минимумы Россиянең һәр субъектында төрле. Татарстанда ул 8232 сумны тәшкил итә. Бу сумма чынлап та берничә ел үзгәрешсез кала. Быел да аның суммасы үзгәрмәячәк.
– Яңа елдан индексация булды. Әмма минем пенсиям артмады, 16 мең сумнан артык пенсия алам. Индексациядә пенсиянең суммасы роль уйныймы?
Т.Зәйнуллина, Казан.
– Юк, индексациядә пенсия суммасы роль уйнамый. Индексация ясалмау сәбәбен теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә барып ачыклый аласыз.
Авылда 30 ел эш стажың булса
-Авылда агроном булып эшлим. Быел стажым 30 ел була. Мин авыл хуҗалыгы өлкәсендәгеләргә тиешле өстәмә түләүләргә өмет итә аламмы?
Фәрит Җаббаров, Кукмара.
– Закон нигезендә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 елдан артык эш стажы булган, хәзер дә авыл җирендә яшәүче кешеләрнең пенсияләре бары эшләмәгән очракта гына артачак.
– Балтачта яшибез. 30 елдан артык авылда эшләдек, хәзер Балтачны шәһәр тибындагы бистә дип таныдылар. Нәтиҗәдә, безгә стажыбыз җитәрлек булса да, авыл җирендә яшәмәгәнгә, пенсияне арттырмадылар.
Исемем редакция өчен, Балтач.
– Авыл җире дигәндә, авыл хуҗалыгы округына керүче бистәләр, салалар санала. Кызганыч, шәһәр тибындагы бистәләр, эшче бистәләр, шул исәптән Балтач та авыл булып саналмый.
– Авылда 29 ел, 10 ай эшләдем. Кызганыч, ике ай җитеп бетмәү аркасында, «авыл стажы» буенча пенсиям артмады. Бу гаделсезлек бит. Мондый очракларда искәрмәләр юкмы?
Исемем редакция өчен генә, Мамадыш.
– Законда таләпләр төгәл күрсәтелгән. Сезнең очракта, мөмкинлегегез булса, авыл хуҗалыгы өлкәсенә эшкә урнашып, эш стажыгызны 30 елга тутыра аласыз.
– Колхозда 35 ел шофер булып эшләдем. Авылда яшим. Тик барыбер пенсиям артмады. Сәбәбе нидә икән?
Н.Галиәхмәтов, Актаныш.
– Актаныш пенсия бүлеге белән элемтәгә чыктык, авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 елдан артык эшләгән хезмәткәр буларак, сезнең пенсиягезгә өстәмә түләү кушылачак. Моның өчен документлар җыярга кирәк түгел, пенсия арту автомат рәвештә башкарыла. Өстәлгән сумма февраль пенсиясенә кушылып килер дип уйлыйбыз.
– Әбиемә – 84 яшь. Гомер буе сыер савучы булып эшләде. Аның пенсиясе артырга тиешме?
Алинә Бакирова, Казан.
– Әгәр дә пенсия турындагы эш кәгазьләрендә әбиегезнең авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 ел эшләве күрсәтелсә, пенсиягә түләү өстәләчәк. Акчага әйләндергәндә, әбиегезнең пенсиясе 1333 сумга артырга тиеш. Бу – фиксацияләнгән түләүнең 25 проценты дигән сүз.
– Танышымның пенсиясе «авыл стажы» буенча артты. Тик ул гомер буе балалар бакчасында эшләде, соңгы елларда гына авыл хуҗалыгы өлкәсенә урнашкан иде.
Света Абрарова, Әтнә.
– Мөгаен, иптәш кызыгыз колхозга караган балалар бакчасында эшләгәндер.
Авыл хуҗалыгы өлкәсенә керә торган һөнәрләр исемлеге Россия Хөкүмәте карары белән билгеләнгән. 1992 елның 1 гыйнварына кадәр Россия, РСФСР да колхоз, совхоз, машина-трактор җыю комплексы, крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең барысы да, вазифасына карамастан, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән булып санала. Кеше колхоз штатындагы балалар бакчасында эшләгән икән, ул да авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт иткән булып чыга. Ә менә 1992 елдан соң бары терлекчелек, үсемчелек өлкәсендәгеләрне генә исәпкә алалар. Аларга дояркалар, агрономнар, зоотехниклар һәм башкалар керә.
– Авыл җирендә 30 ел эшләдем. Әмма шәһәрдә яшим. Минем пенсиям артачакмы?
А.Газизова, Казан.
– «Авыл стажы» буенча өстәмә түләү алу өчен төп шартлар: эшләмәүче пенсионер булу, 30 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш стажы һәм авылда яшәү. Әгәр дә пенсионер авылда теркәлгән икән, бу хакта пенсия бүлегенә мәгълүм булса, яшәү урынын расларга кирәк түгел. Әгәр дә пенсионер шәһәрдә теркәлгән икән, ә чынлыкта авылда яшәсә, пенсияне банк аша алганда, ел саен яшәү урынын раслар өчен пенсия фондына йә күп функцияле үзәккә белешмә китерергә кирәк булачак. Әгәр дә пенсиягезне авыл җирендә почта хезмәткәрләре өегезгә китерә икән, ул чакта яшәү урынын раслаучы белешмәләр кирәк түгел. Әгәр шәһәрдә теркәлгәнсез һәм шәһәрдә яшисез икән, закон буенча, «авыл стажы» буенча өстәмә түләү бирелми.
Туры элемтәне Эльвира Мозаффарова оештырды.
фото - russiansu.ru
Комментарийлар