16+

Пенсия турында 3 сорауга ҖАВАП

Сорауларга Татарстан буенча пенсия бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова җавап бирә.

Сорауларга Татарстан буенча пенсия бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова җавап бирә.

1. Бүгенге көндә минималь пенсия ничә сумны тәшкил итә? Айсинә Зарипова, Яшел Үзән.

– Пенсия турындагы законнар җыелмасында минималь пенсия дигән төшенчә юк. Пенсионерлар өчен закон белән билгеләнгән яшәү минимумы бар. Ул 8232 сумны тәшкил итә. Эшләмәүче пенсионерлар кимендә шул сумманы алырга тиеш. Пенсия федераль льготалар, социаль ярдәмнәр кушылып шул суммага җиткерелә.

2. Әгәр дә пенсионер картлык буенча пенсиягә чыкмыйча эшләвен дәвам итсә, аның пенсия акчасы арта икән дип ишеттем. Айрат Гарипов, Чаллы.
 
– Әйе, кеше пенсиягә чыкмыйча эшләвен дәвам итә икән, өстәмә коэффициентлар исәбенә, аның пенсия акчасы артачак. Әйтик, биш ел дәвамында пенсиягә чыкмыйча эшләгән кеше булачак пенсиясен 45 процентка кадәр арттыра ала.

3. Яңа елдан пенсия 7,05 процентка артачак, диделәр. Ул сумманы исәпләп булмыймы? Сания Таҗиева, Казан.

– Индексацияләнгән пенсияне гадиләштерелгән формула буенча исәпләргә була, моның өчен хәзер ала торган иминият пенсиясен 1,0705кә тапкырларга кирәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading