16+

Пенсия турында ике сорауга ҖАВАП

Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшлим. 2021 елның сентябрендә эш стажым 25 ел була. Пенсиягә кайчан чыга алачакмын? Айгөл Нуруллина, Казан.

Пенсия турында ике сорауга ҖАВАП

Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшлим. 2021 елның сентябрендә эш стажым 25 ел була. Пенсиягә кайчан чыга алачакмын? Айгөл Нуруллина, Казан.

Сорауга Киров районы пенсия бүлегенең пенсия­не билгеләү һәм исәпләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ильмира Хәбибуллина җавап бирә.

– Табибларга, педагогларга пенсия билгеләү өчен махсус стаж үзгәрмәде, элеккечә, 30 һәм 25 ел калды. Шул ук вакытта пенсиягә чыгу яше озайтылу сәбәпле, бу өлкәдә дә кайбер үзгәрешләр бар. Әлеге төр һөнәр ияләре өчен дә пенсиягә чыгу яше акрынлап арта. Сезнең очракта пенсия­гә чыгу өчен тиешле эш стажыгыз 2021 елга җыела икән, лаек­лы ялга өч елдан соң – 2024 елда чыга алачаксыз.


Быел миңа 60 яшь тула. Мин пенсиямнең туп­ланма өлешен кайчан ала алам?

Айнур Газимов, Казан.

Сорауга Киров районы пенсия бүлегендә иминиятләштерелгән кешеләрнең пенсия хокукларын бәяләү төркеме җитәкчесе Зәлинә ­Мингазова җавап бирә:

– Пенсия өлкәсендәге законнарга кергән үзгәрешләр тупланма өлешкә кагылмады. Пенсиянең тупланма өлешен, элеккечә, хатын-кызлар – 55 яшьтән, ир-атлар 60 яшьтән алырга хокуклы. Тупланма өлешне кеше җитәрлек балл һәм стаж булган очракта алырга хаклы. 2019 елда ул 16,2 баллны һәм 10 ел стажны тәшкил итә.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading