16+

Пермь крае Барда районында татарлар арткан, башкортлар кимегән?

Элек заманда җир алу өчен үзен башкорт дип яздырган һәм Барда диалектын башкорт теле дип кабул иткән милләттәшләребез дә, моңарчы загс бүлегендә алардан туган балаларны милләтен сорап та тормыйча автомат рәвештә, башкорт дип язып киленгән инде, бу юлысында үзләрен татар дип яздырган кешеләрне беләм.

Пермь крае Барда районында татарлар арткан, башкортлар кимегән?

Элек заманда җир алу өчен үзен башкорт дип яздырган һәм Барда диалектын башкорт теле дип кабул иткән милләттәшләребез дә, моңарчы загс бүлегендә алардан туган балаларны милләтен сорап та тормыйча автомат рәвештә, башкорт дип язып киленгән инде, бу юлысында үзләрен татар дип яздырган кешеләрне беләм.

Идият Мокыйм улы Аширов, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Пермь крае, Барда районының җәмәгать эшлеклесе:
— Элек Пермь краенда 115 554 татар яши дип исәпләнә иде, 92 470 гә калганбыз. Бик күп кимелгән. Ләкин бер сөенечле яңалык бар — Барда районында яшәүче татарлар күбәйгән! Әлегә төгәл саннарны сер итеп саклыйлар, әмма йөрәкне куандырырлык яңалык район буенча татар халкының икенче урынга күтәрелүенә ишәрәли. Элек заманда җир алу өчен үзен башкорт дип яздырган һәм Барда диалектын башкорт теле дип кабул иткән милләттәшләребез дә, моңарчы загс бүлегендә алардан туган балаларны милләтен сорап та тормыйча автомат рәвештә, башкорт дип язып киленгән инде, бу юлысында үзләрен татар дип яздырган кешеләрне беләм. Зур масштабта ни өчен кимелгәнме? Бүгенге көндә бигрәк тә яшь гаиләләрдә рус телендә сөйләшү гадәткә әйләнде... Күбесе ялгышмадылар микән? Аларның милләтебез кыйммәтләрен югалта баруларына мин чын-чынлап борчылам. Демография мәсьәләсе дә күптәннән борчый – туучылар аз, үлүчеләр күп. Милли аң йоклый. Элек мәктәпләрдә, рус теле һәм әдәбиятыннан кала, бөтен фәннәр дә татар телендә укытыла иде, Барда районы гимназиясендә хәзер татар теле атнасына бер-ике сәгать кенә калды, башка фәннәрнең укытылышы рус телендә. Бүгенге җитәкчеләрдә дә милли рух булмавы әрнетә. Районның хакимият башлыгы, мәгариф бүлеге, мәктәп җитәкчеләре арасында татар телен үстерү җәһәтендә янып йөргән кеше юк. Бу да бер сәбәп бит. Нишлисең, бүгенге вазгыять шундый. Җан исәбен алучылар һәр кешегә барып җитә алдылармы икән, шигем дә юк түгел... 

Сәлим Нәҗип улы Назин, Бөтендөнья татар конгресының Пермь краеның Барда районы вәкиле:
— Күрсәткечләр төрле. Татарстан Республикасының үз халкы 5 процентка, ә Барда районы халкы 3,7 процентка артты. Бу 10 ел вакыт эчендә. Безнең өчен тагын да күңелле хәл — Барда районында яшәүче татарларның 50 процентка, ягъни икеләтә артуы. Алдагы җан исәп алу вакытында Пермь краенда башкортлар 32 000 булса, монысында 16 000 калганнар. Татарлар 23 084 кешегә кимегән. Соңгы җан исәбе алу барышында тискәре күренешкә тап булдык — төрки халыклар эчендә үзгәрешләр килеп чыкты. Башкортлар күз ачкысыз тизлек белән кимеп куйдылар. Барда районынындагы моңа нисбәтле күрсәткечләрне әйтергә әле чак кына иртәрәк. Ләкин шунысы хак, бу саннар җан исәбе алучыларның үз эшләрен намус белән җиренә җиткереп эшләүләре барәбаренә ачыкланды. Моңа кадәр әби-бабайсы башкорт дип яздырган кешеләрнең бүген оныклары да үзләре аңлы рәвештә, татар телле даирәдә татар культурасында тәрбияләнүләрен аңлап, ә нигә әле үземне тулы хокуклы татар кешесе дип санамаска тиеш дигән милли аңы уянудан, татар дип яздыруларының нәтиҗәсе дип саныйм. Районда күп еллар дәвамында татар телен саклау җәһәтендә төрле мәдәни чаралар оештырыла, татар теле дә билгеләнгән стандартлар нигезендә укытыла. Булдырылган барлык инфраструктуралар — халык өчен. Әгәр дә узган гасырдагы индустриальләштерү чорын алсак, халык саны безнең якларда арткан иде. Ә индустриальләштерүдән соң исә кимеде. 1989 еллардан соңгы хәлләрне беләсез, күмер чыгаручы шәһәрләрдә яшәгән 165 000 халык, миграциянең саллы тәэсире белән кимеде. Ә Пермь өлкәсендәге халык кая бара? Себер, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан...

Гөлнур Шәрәфиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading