Җырчы һәм танылган баянчы кыз көтәме, улмы?
Җырчы Рәфинә Ганиуллина һәм баянчы Рәзил Камалов ике ул тәрбияли. Гаиләдә тиздән тагын бер сабый дөньяга киләчәк. Бу хакта социаль челтәрләрдә Рәфинә хәбәр иткән.
"Гаилә хәлләрен бик сөйләп йөрергә яратмыйбыз, әмма билгеле бер срокта яшереп калып булмый торган серләр бар. Өченче улыбызны көтәбез, исән-сау булыйк барыбыз да", - дип сөенечле хәбәр белән уртаклашты Рәфинә.
Камаловларны котлыйбыз! Исән-сау тусын сабый!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар