Рифат Фәттахов «Ел продюсеры» булды... Башкортостанда
Кичә Уфада “Туган тел” телеканалының “Милли премия” тапшыру тантанасы узды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Кичә Уфада “Туган тел” телеканалының “Милли премия” тапшыру тантанасы узды.
Ул татар-башкорт эстрадасында 2019 ел йомгакларына багышланды. Бүләкләнүчеләр арасында Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова кебек билгеле шәхесләр бар иде.
Ә Татарстанның Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов “Ел продюсеры” номинациясендә җиңүче дип табылды.
Алып баручылар Рифат Фәттаховны “Зур кунак, зур шәхес”, дип таныштырды. “Туган тел” телеканалына, Башкортостанга рәхмәт әйтеп, Рифат Фәттахов әлеге вакыйганың әһәмиятле булуын ассызыклады. “Бездә, Татарстанда булсын, Башкортостанда булсын, продюсерларны гел сүгеп яшиләр бит. Ә бүген менә продюсерны зур сәхнәдән хөрмәтлиләр.
Димәк, безнең милли шоу-бизнеста да цивилизацияле мөнәсәбәтләр урнашыр, дигән өмет бар”, - диде Рифат Фәттахов. Ә “Туган тел” телеканалының генераль директоры Азат Вахитов болай диде: «Ел продюсеры» итеп Рифат Фәттаховның сайлануы бердә гаҗәп түгел. Чыннан да, бүгенге көндә ул – безнең иң көчле продюсерыбыз. Аның иҗат җимешләрен иң элек сыйфат, югары профессионализм билгели. Ул безнең вокал сәнгатебезнең элитасын тәрбияли. Бу урында Рифат Фәттахов үстергән Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин кебек җырчыларның исемнәрен генә атау да җитәдер”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Көрәш буенча Дөнья Кубогы ияләре ачыкланды. Татарстан көрәшчеләре ничек көрәште?
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер районында янгында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз янып үлгән
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча юлларда 1 млн кв метр асфальтның өске катламы җәелгән
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
-
#Язмалар
Һәйкәлгә менеп басу кайчан модага керде соң ул, җәмәгать?
Комментарийлар