Тәрбиягә бала алган, йөрәкләрендә чит сабыйга да урын тапкан шәфкатьле җаннар тирә-юнебездә шактый.
Аларның күбесе тупырдап торган таза-сау кечкенә сабыйлар алалар. Үсмерләр нишләптер куркыта. Хәер, үсмернең ятим булмаганы, өлкәннәр хыянәте белән очрашмаганы да җавабы табылмаган табышмак, каты чикләвек. Аның күңеленә ачкыч ярату өчен бик күп төннәреңне йокысыз үткәреп, чәчләреңне агартырга кирәк. Шуңадыр инде, ятим үсмерләрнең бик азларына гына гаилә җылысын тату бәхете тәти. Менә шуны яхшы белгәнгә дә Равил һәм Лилия Хәйретдиновларның батырлыгы (бу гамәлне башкача атап та булмыйдыр) соклану һәм хөрмәт уята.
Лилия белән мин журналист булып, язма язарга кирәктән генә танышмадым. Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен һәр җәй саен Чаллыда уздырыла торган лагерь сменасында. Лилия анда өч үсмер: Андрей, Юра Һәм Данил белән килгән иде. Беренче көнне үк үзләренең монда ял итеп ятарга гына җыенмаганнарын күрсәтте алар. Кайда ярыш - шунда Лилиянекеләр. Юк, катнашып кына калмыйлар. Җиңәләр дә.
Лилия Дагыстаннан. Кавказдан Татар кызы. Гаиләсе белән 1995 елда Казанга күчеп кайта. Кавказ тәртипләре башка - анда ишекне бикләмичә дә йоклыйлар. Ятим балалар йортлары да юк. Шуңадыр инде, монда кайткач Хәйретдиновлар шактый ияләшә алмыйлар. Тора торган җирләре Дәрвишләр бистәсендә. Күршедә генә картлар йорты, сәламәтлеккә туймаган авыру балалар интернаты. Андагы балаларны башта читтән генә карап йөриләр. Аннары бу соры бинананың эченә кереп, алар белән якыннан аралаша башлыйлар. Өч малай бигрәк тә күңеленә хуш килә Лилиянең. Бик самими эчкерсез бу малайларга ничек тә булса ярдәм итәсе, күңел җылысын бирәсе килә аның. Ире белән киңәшләшә. Ул да шул фикердә икәнен белгәч, аларны башта кунакка, аннары үзләренә тәрбиягә алып кайталар. Ә сәламәтлеккә туймаган Юраны улллары итеп рәсмиләштерәләр. Өч ел элек була бу хәл. Ә бүген бу егетләр янына апрельдә 13 яшен тутыручы Игорь да өстәлә. Әти-әни булу алар өчен яңалык түгел бит инде - үзләренең бер кыз белән бер улларын үстереп олы тормышка чыгарганнар, 14 яшьлек онык әби-бабасы инде алар!
- Ничек тәвәкәлләдең соң ? - дим, чын күңелдән гаҗәпләнеп.
- Безнең бу балалар алтыннар, әдәплеләр. Тик язмыш кына кыерсыткан үзләрен. Һәркемнең гомере бер генә, һәркемнең бәхеткә хакы бар. Ул интернат диварлары эчендә нәрсәгә өйрәнә инде алар?! Катырак авыруларын 18 тулгач күршедәге картлар һәм инвалидлар йортына күчерәчәкләр. Шул ике “казенный” йортта гомерләрен уздырыр өчен генә килгән булып чыгамыни алар бу якты дөньяга?!
Малайлар да үзләренә нинди бәхет агачы ауганны бик яхшы аңлыйлар. Яңа әти-әниләрен бер сүздән тыңлыйлар. Әтиләре белән ишегалдындагы эшләрне башкарсалар: кадак кагарга, игәүләргә, борауларга өйрәнсәләр, әниләре белән тәмле камыр ризыклары пешерәләр. Аннары бөтенесе бергә өстәл артына тезелеп утырып чәй эчәләр. Шуннан да зуррак бәхет була аламыни?
- Хәзер Андрей үзе камыр куеп пешерә ала инде, - ди Лилия ханым, горурлыкка шатлык кушылган хисен яшермичә. - Минекенә караганда да тәмлерәк килеп чыга.
Әйткәнемчә, үсмер егетләрнең бөтенесе сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән. Алар Яңа Кенәр интернат мәктәбендә укыйлар. Атна азагында Равил әфәнде үзләрен өйгә алып кайта. Дүшәмбе көнне генә кабат укырга илтә. Малайлар да, өлкәннәр үзләре дә сагынып торалар бер- берсен.
- Ничек яратасың син аларны? - дип сорыйлар икән таныш- белешләре дә. Әйе, Лиля ханым аларны кызганмый, ярата. Шул мәхәббәт бу ятим үсмерләргә киләчәккә өмет уята, ышанычларын арттыра.
Уллыкка алган Юраның сәламәтлеге өчен аеруча борчылалар. Чабаксарга барып консультация узганнар, хәзер операциягә әзерләнәләр. Юра үзен һич кенә дә авыру итепт тоймый. Бии - дә, җырлый да, ярамый дип тормый. Аның шуның кадәр тормышны яратуын күреп, бәхет кенә телисе килә.
Лилия ханым аларның барысына да бәхет тели. Шул максат белән өенең бусагасына, күңеленең түренә уздырган бит инде ул аларны.
-Үкенмисеңме? - дим.
-Юк, - ди ул, кояш кебек елмаеп.- Беркайчан да үкенгәнем булмады. Дәүләт ярдәм итеп тора. Аллага шөкер, өебез зур. Ашарга-эчәргә бар. Ходай исәнлектән һәм тигезлектән генә аермасын. Без әле аларны өйләндереп, туйларында бииәчәкбез, Алла бирсә.
Бирер-бирер. Кемнең нниди гамәл кылганын гына түгел, уй - фикерләрен, теләк-ниятләрен дә дә белеп тора бит ул. Мондый изге уй- теләкләр һичшиксез, тормышка ашарга тиеш. Моңа егетләр дә, Хәйретдиновлар үзләре дә ышаналар. Шушы ышаныч аларга тормыш авырлыкларын елмаеп кына узарга ярдәм итә дә.
Лилия ханымның тагын бер кызыксыну-мавыгуын әйтми китсәм, портретым төгәл булмас. Төрле ташлардан мәҗәннәр, беләзекләр ясый ул.
- Ташларның да җаны бар. Бер таш янына икенчесен куйсаң, алар икесе дә тагын да нурланып яктырып киткәндәй була. Ә кайчакта киресенчә, икесенең дә төсе тоныклана. Шуңа аларны бер-берсен дөрес табыштыру, урнаштыру бик мөһим. Беләзек мәрҗәннәрнең матур булуы шуннан тора, - ди.
Ташларга да шулай булгач, кешеләргә җандашларын табу гомерләрен мәгънәле үткәрер өчен ничек мөһим икәнлеген сөйләп тормасаң да, аңлашыла.
8 Март иртәсендә Лилия ханымны егетләре чәчәкләргә һәм рәхмәт сүзләренә күмәрләр. Ул үзенең иң бәхетле әни булуын тагын бер тапкыр тояр. Бу бит аның үзе сайлаган язмышы. Шуның белән кадерле дә.
Комментарийлар