Узган тәүлектә Татарстанда 43 кешенең коронавирус йоктыруы билгеле булды. Шуның берсе читтән кайткан кешедә табылган. 2 кеше хастаханәгә озатылган.
Яшь категорияләренә карасак, ковидның иң күп очрагы 30 яшьтән 50 яшькә кадәр булган кешеләрдә ачыкланган - 15.
География:
1. Казан – 23
2. Чаллы – 3
3. Әлмәт – 1
4. Бөгелмә – 1
5. Югары Ослан – 5
6. Биектау – 1
7. Яшел Үзән – 4
8. Кама Тамагы – 1
9. Лаеш – 1
10. Түбән Кама – 1
11. Нурлат – 1
12. Саба – 1
шулай итеп, 31 октябрьгә Татарстанда ковидның барлыгы 8417 очрагы теркәлгән. 7486 кеше дәваланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар