Татарстанның дәүләт архивы 100 еллыгын билгеләп узды
Татарстанның дәүләт архивына быел – 100 ел. Бу чәршәмбедә әлеге уңайдан тантаналы чаралар узды. Татарстанның архив фонды зурлыгы буенча Россиядә дүртенче урында тора. Республикада архив эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә. Тиздән архивның яңа бинасы куллануга тапшырылачак.
Гореф-гадәтләребез яшәсә, киләчәгебез бар
Бәйрәм чаралары Казан федераль университетыннан башланып китте. Анда кунаклар студентлар белән очрашты, уку йорты белән танышты. Владимир Ленинның студент чактагы партасы сакланып калган аудиториядә булды, тарих музеен карады. Федераль архив агентлыгы башлыгы Андрей Артизовка КФУның Император залы аеруча ошады булса кирәк.
– Монда узган гасыр мохите сизелә. Бу паркетлардан бөек кешеләр атлаган. Аларның мирасчылары булыр өчен, моңа лаек булырга тиешбез дип уйлап куясың. Университетта традицияләр саклана. Фәндә дә шулай. Гореф-гадәтләр яшәсә, фәнни мәктәпләр дә булачак, димәк, киләчәгебез дә бар дигән сүз, – диде Андрей Артизов.
Әлеге актлар залы Императорныкы дип әле былтыр гына үзгәртелгән. Биредә 1887 елның 4 декабрендә тарихка кереп калган студентларның революция җыеннары узган булган.
Соңрак бәйрәм чаралары Владимир Ленин исемендәге күңел ачу комплексында дәвам итте. Коуч-сессиядә белгечләр язма һәм халык телендәге мирас, архив документларын цифрлаштыру, киләчәк архивлары турында фикер алыштылар. Татарстанның бөтен архив фондын цифрлаштыру бүген – төп максатларның берсе. Кәгазь документларны саклап калу өчен, аларны электрон форматка күчерә башлаганнар. Электрон текстлар ЕАИС (единая архивная информационная система) – бердәм архив мәгълүмат системасында теркәлеп бара. Киләчәктә әлеге документларны кеше интернет аша да карый алачак.
Киләчәк архивы дигәннән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, кунаклар дәүләт архивының яңа бинасы белән дә танышты. 1134 квадрат метр мәйданда төзелгән архивта барысы да заманча: 9 метрлы стеллажлар, барлыгы 9316 киштә, анда 64 210 әрҗә сыйдырырга була, бу – 500 мең саклау берәмлеге дигән сүз.
Архивта янгын куркынычсызлыгы беренче урында тора. Татарстанда беренче тапкыр бу өлкәдә яңа системаны сыныйлар – аэрозольдән сиптергән сыман вак кына су тамчылары янгыннан саклаячак. Җилләтү, җылыту системасы да уйланылган. Бу системаның эшчәнлеге белән Президент та кызыксынды. Баксаң, урамда нинди һава торышы булуга карамастан, бинада һәрчак 17-19 градус җылылык сакланачак икән. Һава дымлылыгы 50 процентны тәшкил итәчәк. Документлар куркынычсыз саклансын өчен, бу уңай мохит булып санала. Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, бинаны ел азагында куллануга тапшырырга җыеналар.
Дәүләт программасы кысаларында, Татарстанда муниципаль архивларны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Бүген республикада архивларның 87 проценты яңартылган, заманча таләпләргә туры килерлек итеп төзекләндерелгән.
– Мондый күрсәткечләр Россиядә башка беркайда да юк. Республика җитәкчелегенең архивларга булган мөнәсәбәтен исәпкә алып, архивлар 100 процент ремонтланып бетәр дип ышанам, – дип тә өстәде Артизов.
Гасырга сузылган тарихта ниләр бар?
Ленин исемендәге күңел ачу комплексы диварларында «Гасырга сузылган тарих» дип исемләнгән күргәзмә дә оештырылган иде. Ниләр генә юк монда: «Архивчы почмагында» узган гасырдан сакланып калган без, кайчылар, агач төймәле хисаплагычлар. Каршыда ук заманча архивчының кирәк-яраклары урын алган: сканер, моноблок...
Фотокүргәзмәдә республика тормышында мөһим урын биләгән вакыйгаларны чагылдырган сирәк фотолар эленгән. Монда 1976 елда конвейердан төшкән меңенче «КАМАЗ» кабинасын, космонавт Юрий Гагаринның Казан укучылары белән очрашуыннан мизгелләрне дә күрергә мөмкин. Залдагы электрон китап аша Россиянең һәм Татарстанның уникаль документлар реестрына кертелгән истәлекләр белән танышырга була иде. Татарстанның дәүләт архивында Муса Җәлилнең биографиясенә кагылышлы кызыклы фактлар, Мулланур Вахитовның төрмәдән туганнарына язган хаты – сирәк очрый торган барлыгы 18 документ саклана. Кунакларны XVII гасырда француз телендә басылган Коръән һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләренең төп нөсхәләре аеруча җәлеп итте.
Архивның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган төп чарада Россиянең төрле шәһәрләреннән, шулай ук Кытай, Төркия, Иран, Швеция, башка чит илләрдән килгән 500ләп архив белгечләре дә катнашты. Бәйрәм концертында республиканың дәүләт архивы оештырган бәйгеләргә йомгак та ясадылар. Коммерциячел булмаган оешма архивлары бәйгесендә – Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Коммерция оешмасының иң яхшы архивы» конкурсында «Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте беренче урынга лаек дип табылды. Алар бер миллион сум акча белән бүләкләнде. Шулай ук «Минем нәсел шәҗәрәм» бәйгесендә җиңүчеләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, шәҗәрә төзү ул – тәрбия чарасы, баланың әбисе белән аралашуы, нәселе белән кызыксынуы зур мәгънәгә ия. Сүз уңаеннан, нәсел шәҗәрәсен барларга теләүчеләр өчен архив һәрчак ярдәм итәргә әзер. Архивның уку залларында һәркем үзенә кирәкле мәгълүматны эзли ала, хат белән мөрәҗәгать итеп тә кайбер сорауларга җавап табарга мөмкин. Дөрес, документларны өйрәнү әзерлек сорый. Монда гарәп әлифбасын,тарихны белү дә кирәк. Бу очракта архив хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Татарстанда шәҗәрә базасы тупланган. Кирәк булганда, республикадагы дәүләт архивының башка төбәкләрдәге архивларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә бар. Цифрлаштыру җайга салынганнан соң, киләчәктә дәүләт порталы аша фамилияңне язып та якын туганнарыңны барлау мөмкинлеге булачак, дип ышандыра Дәүләт архивы хезмәткәрләре.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:
– Архивлар теләсә кайсы дәүләтнең стратегик ресурсы булып тора. Халыкның документаль мирасын кадерләп саклап, еллар арасында бәйләнешне булдырып, архивчылар бик мөһим эш башкара. Республикада архив тармагына зур игътибар бирелә. Өченче ел Татарстанда «2016-2020 елларга архив эшен үстерү» программасы эшли. Архив бүлекләренең матди-техник базасын ныгыту, төзекләндерү эшләре башкарыла. Бу өлкәне мәгълүматлаштыруда да казанышлар бар. Шуны истә тоту мөһим: архивлар ул – күмәк хәтер институты. Теләсә кайсы халык та, үткәнен онытса, киләчәктә күп нәрсәне югалта. Татарстан архивчылары киләчәктә дә үз миссияләрен лаеклы башкарыр, документаль мирасыбызны кадерләп саклар дип ышанам. Бу четерекле хезмәт зур хөрмәткә лаек.
Фото: tatarstan.ru
Комментарийлар