16+

Рубль вирус «йоктырды»

Акчалы халык арасында хатын-кызлар бәйрәменнән соң ыгы-зыгы купты: доллар кисәк кенә кыйммәтләнеп куйган.

Рубль вирус «йоктырды»

Акчалы халык арасында хатын-кызлар бәйрәменнән соң ыгы-зыгы купты: доллар кисәк кенә кыйммәтләнеп куйган.

Доллары булмаганнарга әлеге яңалык кагылмас дияргә юк, бөтен нәрсә шуңа бәйле, теләсә-теләмәсә дә, бөтен халык аның курсын күзәтеп барырга мәҗбүр. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, әле коронавирус, әле кыйммәтле доллар – аптыраган бит инде халык.

Барысы да шул көнчыгыштагы эпидемиядән башланды. Вирусның Кытай икътисадына (ә ул – дөньядагы иң көчле икътисад) тәэсире нык булу сәбәпле, ОПЕК (нефть эскпортлаучы илләр оешмасы) киңәшмәгә җыелып, алга таба нишләргә дип утырганда, нефтьнең бәясе түбән тәгәрәде. Россия белән Казахстан кара алтын табу күләмен киметергә җыенмый, Согуд Гарәбстаны исә бәяләрне төшереп куйды. Шуның артыннан рубль да түбән тәгәрәде. Шул рәвешле, Кытайдагы вирус рубльга да йокты булып чыга, ә бу исә һәрбер россияленең кесәсенә сугачак.

Коронавирусның үзенә килгәндә, табиблар аны Эбола, дуңгыз белән кош гриппыннан да куркынычрак түгел дип белдерә. Әмма шуның тирәсендәге ыгы-зыгы күпкә куркынычрак. Шуңа өстәп, долларның кинәт кыйммәтләнүе, нефтьнең арзанаюы – болар хәлне тагын да катлауландыра.

Һәрбер килеп туган вакыйгадан файда алучылар бар, бу очракта кемгә нинди файда? Алдан уйланган сценарий буенча барамы, әллә яхшы стратеглар эшкә алынып, хәл барышында нәрсәне дә булса үз файдасына үзгәртергә тырышамы? Белгәнебезчә, коронавирус Кытайның Хубэй провинциясендә «чәчәк атты». Ә бу провинциянең комсомоллары Кытай КПСС ҮКның генераль секретаре Си Цзиньпин белән оппозициядә. Генсек хакимияттән баш тартырга теләге юклыгын белдергәч коронавирусның алгы планга чыгуы очраклы хәлме, запаста торган планмы?

Белгечләр хубэйлыларны АКШ белән яхшы мөнәсәбәттә булучылар дип атый. Нәтиҗәдә, Хубэй башкаласы Уханьга 25 мең кешелек табиблар армия­се җибәрелә, җирле хакимияттән башка гына Си Цзиньпин хәлне контрольгә ала.

Бернинди ыгы-зыгы купмыйча, бу хакта киң җәмәгатьчелек белми дә калыр иде, әмма сәяси көчләрнең катышы булганга, ул Кытай чикләрен узып чыкты.
Беренче чиратта, АКШ өчен хәлләрнең шундый сценарий буенча китүе отышлы: Кытай бикләнә, аның белән сату-­алу алып барып булмый, икътисады туктала. Көндәшләр өчен бу кытай икътисадын җимерү өчен бик җайлы форсат.

Хубэй оппозициясе җиңмәсә дә, алар океан артындагы дусларына ярдәм итә алачак. Ә океан артындагылар исә отышлы якны күптән чамалаган: нефть  табу буенча ОПЕК килешүенең барып чыкмавы, дөнья базарында бәяләрнең уйнавы да (кыйммәт бәядән сатып калып, соңыннан арзанга гына яңадан җыеп алу мөмкинлеге) алар файдасына. Шунлыктан дөнья күләмендәге ыгы-зыгы бүген алар файдасына эшли.

Белгечләр бүген доллардан баш тартырга кирәк дип саный. Болай эшләгән очракта, бездә искитмәле даимилек булачак икән. Бөтен долларыңны банкка илтеп тапшырыр­га кирәкми, сүз икътисади мөнәсәбәтләрдә «яшел кәгазь»дән баш тарту турында бара. Шәхси кулларда чит ил валютасын тотуга тыюлар булмаячак, коронавирус беткәч чит илгә барасы килүчеләр булыр әле ул, кибеттән макарон белән бәдрәф кәгазен ташып туеп арыгач. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading