16+

Руслан Гардиханов: “Аэропортта әнинең йөрәге туктаган...”

Яңа ел ялларын Алексеевск районында яшәүче Гардихановлар гаиләсе куанып көтеп алсалар да, бер мизгелдә дөньяларының асты өскә әйләнә.

Руслан Гардиханов: “Аэропортта әнинең йөрәге туктаган...”

Яңа ел ялларын Алексеевск районында яшәүче Гардихановлар гаиләсе куанып көтеп алсалар да, бер мизгелдә дөньяларының асты өскә әйләнә.

Шарм-эль-Шейхта ял итүнең очсызрак вакыты дип, 51 яшьлек Ольга Гардиханова улы Руслан, 15 яшьлек кызы Алена һәм улының кәләше Арина белән Яңа ел каникулларын чит илдә ял итәргә хыяллана. Тәвәкәллиләр. Ләкин Шарм-эль-Шейх аэропортына барып төшүгә, Ольганың хәле авырлаша – инсульт кичерә. 
– Без дүртенче гыйнвар көнне иртәнге сәгать сигездә очарга тиеш идек, ләкин күккә менгезмәделәр, рейсны тоткарладылар, һава торышы начар иде, буран котырды. Кичке сәгать бишләрдә генә очып китә алдык. Әнинең кәефе әйбәт иде. Алар сәгате белән унберенче яртыларда барып төштек. Әни юлда йоклады, алай зарланмады да. Самолеттан чыктык, аэропортка барып кергәч, әнинең хәле начарланды. Гәүдәсенең төз тотышы уйнап алды да, аңын югалтты. Мин әнине тотып алдым да идәнгә яткыздым. Ул зәңгәрләнеп китте. Ярдәм сорап, шау-шу купкан арада, аэропортта табиблар кизү торалар, күрәсең, “Ашыгыч ярдәм” дә килеп җитте. Әни янында кайнашып, аңа тиешле ярдәмне күрсәттеләр дә, хастаханәгә илттеләр, – дип сөйләде Руслан.

Беренче ял көнен гаилә тулысынча хастаханәдә үткәрә. Полиция хезмәткәрләре дә тартыла, төрле аңлатмалар языла, белешмәләр тутырыла. 
– Табиблар аэропортта әнинең йөрәге туктаганын хәбәр иттеләр. Рәхмәт, тибүдән тынып калган йөрәген эшләтеп җибәрә алганнар, ә без моны аңламыйча да калдык. Томография ясадылар, нәтиҗәсе бөтенебезне дә утка салды, әнинең баш миенә кан сауган һәм әз генә дә түгел... Менә шул көннән бирле әни комада, – ди Руслан. 

12 гыйнвар көнне Ольга ханымга табиблар 10 сәгать буена операция ясыйлар. 
– Мин беренче көннәрдә үк табибларга операция турында сүз кузгаттым. Ләкин беренче көннәрдә авыруның ул этабында операция ясарга  ярамый дип аңлаттылар. Баш сөяге эчендәге кан басымы күтәрелү сәбәпле, табиблар әнине пычак астына салырга мәҗбүр булдылар. Үзләре шундый теләк белдерделәр. Операция барышында әнинең гомере өзелсә, җаваплылыкны үз өстебезгә алабыз дигән тиешле документларны да тутырырга туры килде. Кан басымы операциядән соң нормальләште, берочтан алар гематоманы да алдылар. Ә ул кереп булмый торган, иң кыен җиргә урнашкан, – ди Руслан. 

Табиблар яхшыга да, яманга да фараз кылмыйлар. Сүзләре бер – догада булыгыз. 

Ольга ханымны кан басымының югары күтәрелүе борчымаган түгел, элек тә борчыган. Шикәр диабеты белән дә чирләгән ул. Ләкин мондый чирләрне генә артка куеп яши, эшли адәм баласы. Ольга ханым – Татарстанның атказанган укытучысы, 30 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган остаз. Башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Улы Рамил дә әнисен юлын дәвам итеп, бүгенге көндә Алексеевск урта мәктәбендә физкультура фәненнән укыта.  
– Әнинең монда икенче тапкыр килүе. Без гади гаилә, ялга дип акчаны тиенләп озак җыйдык. Болай килеп чыгар дип кем уйлаган бит. Аннан торып монда сөйләшүләр алып баруы уңайсыз, табиблар да илегезгә кайтыгыз диделәр. Әни янына да бер мәртәбә ярты сәгатькә генә кертәләр. Без һәммәбез дә кайттык. Ялыбыз 14 гыйнвар көнне тәмамланды. Хәзер акча эзлибез, әнине алып кайтырга кирәк. Әлегә миллион ярым сум тирәсе акча җыелды, – ди Руслан. 

Ләкин Ольга Гардиханованы алып кайту өчен 13 миллион сумнан артык акча кирәк. Бик зур сумма. Әле аны алып кайткач, дәвалау бурычы да тора. Илебезгә ничәмә-ничә буын бала тәрбияләгән, улында да үз һөнәренә карата мәхәббәт уята алган Ольга Гардихановага бергәләшеп  ярдәм итсәк иде. Бу гаилә бик авыр хәлдә. Ольганың хастаханәдәге дәвалану чыгымнарын әлегәчә страховка каплап килде, ул да бүген-иртәгә өзелү алдында, ә хастаханәдә үткәрелгән бер көн 2,5 доллар акча сорый. Исәп бара... Руслан исә әле бер, әле икенче оешма, рәсми органнарга мөрәҗәгать итсә дә, сөендерергә ашкынучысы юк. Ил төкерсә күл булыр дигән борынгылар, ярдәмебезне кызганмыйк әле. 

Ярдәм итү өчен Руслан Рамил улының телефон номеры 89063223859  сбербанк (2202 2022 7164 6311) картасына беркетелгән.

Фото: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

9

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading