– Үземнән өлкәнрәк кешеләр белән аралашырга яратам. Гүзәлия миңа бик күп нәрсә бирә һәм күп нәрсәгә өйрәтә. Ул минем әнием дә, әтием дә, дустым да, ирем дә, апам да дигәндәй. Дөрес, фикерләребез туры килмичә, каршылыклар да булгалый. Әмма барысын да уртага салып сөйләшәбез. Беренче карашка ул бик усал кебек. Тик ул бик чиста, күңеле баланыкы кебек. Бу аның саклану чарасыдыр инде, чөнки тормыш алып бару җиңел генә түгел. Мине таный башлауларында Гүзәлиянең өлеше зур. Минемчә, һәр нәрсәнең – үз вакыты. Сәхнәгә чыгып, ныклап эшли башлавым менә хәзерге вакытка туры килгән. Кем генә булсаң да, кеше булып калырга кирәк. Әле бүген дә өйдә уйланып утырдым. Кемдер масаеп, борын чөеп йөри. Әмма икенче дөньяда без барыбыз да тигез булачакбыз бит.
Рузилә, продюсер белән эшләү, иҗат итү күпкә җиңелрәк, ди. «Акчаны ничек бүләсез соң?» – дигәч, ул: «Әле керем алырлык акча эшләгән юк», – дип җавап бирде.
Тәнкыйть – түгел кәнфит
Сәхнә кешесе һәрчак күз алдында. Артистлар хакында гайбәтләр дә күп була. Тәнкыйтьтән дә читтә калмый алар. Әмма кайсыгыз да булса сәхнәгә менеп, алар эшләгәнне башкара аламы? Акча булса, кем дә җырлый инде, диярсез. Ә ул акча аларга күктән төшәме? Хуш, акчагыз да булды, ди. Теләсә нинди вакытта, кәефегез нинди булуга карамастан, гаиләгездә нинди проблемалар булса да, чыгыш ясый алыр идегезме? Ә күпме оештыру эшләре белән шөгыльләнәсе?
Сәхнәгә студент елларыннан бирле менгән юк инде. Мәктәптә укыганда КВНнар оештырып уйнап йөргән идек. Авыл клубында концерт кую гына да күпме көч таләп итә. Артистлар исә Россия буйлап, татар яшәгән һәр шәһәрдә чыгыш ясый. Ә без аларны диванга кырын ятып, сүгеп утырабыз. Кыскасы, бер-беребезгә рәхимлерәк булып, һәр эшнең ялтыравыклы ягын гына күрмичә, зур хезмәт таләп итүен дә онытмасак иде.
Читкәрәк киттем, гафу. Сүзем Рузилә Хәертдинова турында иде бит. Ул да тәнкыйтьне төрлечә кабул итә.
– Тәнкыйтькә хәзер инде тыныч карыйм. Әмма иммунитетым әле ныгымаган. Интернеттагы сәхифәләремдә әллә ниләр язучылар бар. Кайчагында уйлап, фикерләренә колак та салам. Чыгырымнан чыгаручылар да әз түгел. Гүзәлия дә: «Андыйларга игътибар итмә, һәр кешенең – үз карашы», – ди. Клибым чыккач та, тәнкыйть язучылар булды. Әмма бу хыялым иде, мин аны шулай күрдем. Елаткан вакытлары булмады, әмма йөрәгемә якын алам, – ди Рузилә.
Сәхнәгә ачык күлмәкләр киеп чыккач, аны бераз җилбәзәгрәк, дип санаучылар да очрый.
– Биш ел Казанда укып, бер тапкыр төнге клубка барганым булмады. Көне-төне укый идек. Гәрчә клуб безнең тулай торакның каршында гына булса да. Баянда уйный-уйный, куллар канап бетә иде. Арча училищесыннан соң бик күп баянчы егетләр килгән иде. Әмма имтиханда шул егетләр арасында иң күп – 96 балл җыйдым. Укытучым: «Икенче Флера Хөрмәтова ясыйм мин синнән», – дип йөргән иде. Киләчәктә бәлки баян белән дә сәхнәгә чыгармын. Әмма хәзер тамашачыны татар халык җырлары белән генә «тотып» торып булмый. Андыйны тыңламыйлар. Замана үзгәрәме. Хәтта минем урта яшьтәге әнием дә Элвин Грей, Фирдүс Тямаев иҗатын бик ярата. Ретро җырларны үзгәртеп җырлап та карыйлар. Әмма бу бер тыңларга гына җитә. Бу – минем фикер, әлбәттә. Тәнкыйтькә килгәндә, мине җилбәзәк, җиңел холыклы дип уйлаучылар ялгыша. Тормышта мин җитди, бик гаилә җанлы. Гомумән, гаилә минем өчен беренче урында, – ди Рузилә.
Гүзәлия белән хезмәттәшлек иткәч, җырчы күбрәк сыйфатка игътибар итә башлаган. Күп җырчылардан Казанда сыйфатлы тавыш яздыру студиясе юклыгы турында ишеткәнем бар иде. Рузилә бу мәсьәләне Казахстандагы тавыш яздыру студияләре ярдәмендә чишәргә булган. Хәзер алар күрше илдәге аранжировщиклар белән хезмәттәшлек итә. Гәрчә анда бәяләр, бездәгегә караганда, биш-алты тапкыр артыграк булса да.
– Бер хезмәт хакына гына җырчы булып булмый. Чыгымнар бик зур, күп акча кирәк. Сәләт һәм чибәрлек белән генә ерак китә алмыйсың, әмма тик утыра торган кеше түгелмен. Сәхнәдән тыш әле балалар бакчасында музыка бүлеге җитәкчесе булып та эшлим. Берәр заман сәхнәдән китсәм дә, эшсез утырмаячакмын, – ди ул.
Рузилә гадәти булмаган концерт оештырырга, үзенчәлекле клиплар төшерергә хыяллана. Юлларың уң булсын, Рузилә! Хыялларың тормышка ашсын!
Лилия ЛОКМАНОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар