- Кичергәннәрем бик күп. 5 яшемдә әни үлеп китте. Ярты ел да узмады, әтине дә югалттым. Дөм ятим калдым. Менә шуннан башланды инде. Тормыш күрмәгәнемне күрсәтте. Ябалакта әнинең сеңелесендә үстем. Әнине гомер буе сагындым. Анда елый-елый килгәннәрем исемдә. Тормышның катлаулы чорына ятимлек тә өстәлде. Үлән, черек бәрәңге ашадык. Кеченә йөрәгебез барын да күрде. Сугыш чоры балалары бит без, - ди әби. Ятимлек, сугыш чоры авырлыклары нәтиҗәсендә, Асия әбигә укырга да насып булмый. Хәтта мәктәпнең бусагасын да атлап керә алмаган ул.
- Укый-яза белмим. Кирәк булгач кул куярга өйрәндем. Хезмәттә сынатмадым. 15 яшемнән торф чыгару эшенә җибәрделәр. Анда 11 ай эшләп кайттым. Казанга да китеп карадым. Тик авыл үзенә тартты. 42 ел стажым бар. 15 ел ике хезмәтне берьюлы алып бардым. Оператор да, каравылчы да булдым, - дип үткәннәр йомгагын сүтә Асия апа.
Тормыш иптәше белән 32 ел парлы гомер итә алар. 5 бала үстерәләр. Ләкин ни кызганыч, язмыш Асия апаны бала хәсрәтләре белән дә сыный. Өч баласын вакытсыз югалткан ул. Хәсрәтләрне, авырлыкларны күп күрсә дә, Асия әби төшенкелекләргә бирелми. Бүген дә әле хуҗалыгында тавыклар асрый, ашарына әзерли, хәтта камыр ризыкларына кадәр пешерә. Тормышны яратып, матурлыкларны бәяләп яши. Укый-яза белмәсә дә, зиһене әйбәт, догаларын өйрәнгән, ил-көн яңалыкларыннан да хәбәрдар.
Комментарийлар