Җәен-кышын уллары-киленнәре кайтышка ашарга пешереп, өйгә күз-колак булып торган карчыклар хуҗалар эштән кайткач, өй мәшәкатьләреннән берара бушап кала.
– Туган якларыма кайтып килдем әле... – Гыйльмениса карчык эскәмәядә утырган күршеләренә сүз башлады. – И , ул безнең якларның гүзәллекләре!..
Шул чакта инде аларга подъезд ишеге төбендәге утыргычка утырып, азрак хәл-әхвәл сорашырга, оныклары турында сөйләшергә чират тия. Бүген дә җыелышкан иде алар. Җәй башы бит – чәчләренә чал кергәннәрнең дә йөрәгенә яшәү дәрте өстәлер чак.
Гыйльмениса карчыкның бу сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белмәде алар. “Әле кичә генә сөйләшеп утырган иде бит, бер төн эчендә генә кая бара алыр икән? Бик якын җир дә түгел, дип сөйли иде үзе”, – дип уйлап куйдылар.
– Төшеңдә күрдеңме әллә, күрше? Бик сагынсаң шулай төшкә керә инде ул туган яклар? Менә мин дә үзебезнең Зөя буйларын еш күрәм төшемдә, – дип әйтеп куйды Мәликә әби, җәеп бәйләгән ак яулыгының чите белән күз тирәләрен сөртеп.
– Юк, – дип кырт кисте Гыйльмениса карчык. – Төшегездә сез күрегез. Ә мин... чынлап кайттым.
– Нәрсә белән кайттың соң күрше? Улың кайтарып килдеме әллә? – дип сорап куйды моңарчы сүзгә кушылмый гына утырган Галимәттәй абыстай. –Кешенең баласы әнә нинди изге күңелле, мәрхәмәтле. Минем дә бит инде авылыма кайтмаганыма...
– Нигә озаклап кунак булмадың соң? Мин кайтсам, алай бер-ике көн генә тормас идем, – диде Мәликә карчык, көрсенеп. Чөнки ул әле тиз генә үз ягына кайтулар эләкмәгәнен сизенә иде. Улы белән килене диңгезгә ял итәргә барырга җыена. Оныгы Ләйсән, билгеле инде, дәү әнисе белән калачак. “Ерак юлга, җир читенә баланы алып барып җәфалап йөртмәгез”, – дип үзе әйтәчәк ул аларга.
– Кулларым исән булганда, нигә миңа машина?! Менә шул кулларымны канатлар кебек җәйдем дә, күзләремне йомдым да авыллар-шәһәрләр өстеннән очтым. Күземне ачсам, үзебезнең Кизләү тавына килеп төшкәнмен. Танымаска ни? Үз төбәгеңне, туган туфрагыңны танымасаң, аның гөнаһын кая куеп бетермәк кирәк?! Әйе, чынлап, үзебезнең Кизләү тавы. Каз бәпкәләре саклап үскән җирләрем бит. Ямь-яшел бәпкә үләннәре өстеннән чүәкләремне салдым да яланаяк йөгердем. Шундый рәхәт булды. Шунда кизләү янында гына бер тирәк бар. Анысы инде... – ул оялып елмаеп куйды. Анысы – безнең вәгъдә бирешкән, беренче үбешкән урын.
Гыйльмениса карчык килештерерләрме, дигәндәй карчыклар ягына күз ташлады. Тегеләр инде эшнең нәрсәдә икәнен аңлаганнар, ләкин шулай булса да, бик рәхәтләнеп, бик бирелеп тыңлап утыралар иде. Бигрәкләр дә охшаган шул Гыйльмениса карчык сөйләгәннәр аларның да туган якларына.
– Кизләү һаман шул. Буралары гына бераз чери башлаган. Аннары яшел сукмак буйлап, авыл башындагы каеннар янына киттем. Ап-ак читекләрен киеп, яшел шәлләрен иңнәренә салып, яшь киленнәр кебек торалар. Шул ак якты юл буйлап бардым-бардым да каенлыкның теге башында ук кояш нурлары арасында Галимҗаным күренде. Миңа елмаеп кулын болгады да кабат борылып каеннар арасына кереп китте. Мин артыннан озак йөгердем, тик бүтән күрә алмадым инде. Шулай йөгерә торгач, Тегермән тавына килеп чыкканмын. Тегермән мине канатларын җәеп каршы алды...
Гыльмениса карчык бу урынга җиткәч, күрше карчыклары аны кызганып куйдылар. Мескен, туган туфрагы тарта башлаган бугай. Юкса бит Галимҗаны сугышта ук үлеп калган. Өч ай гына бергә яшәгәннәр. Аннары тегермәнне дә әллә кайчан ук сүткәннәр. Берзаман авылдашларының бу эшенә рәнҗеп сөйләгән иде.
Тик ахирәтләре аны бүлдерергә кыймый, тын да алмый утырдылар. Карчыктан да бәхетле кеше юк иде бу мизгелдә! Инде төсен җуя башлаган зәңгәр күзләрендә әйтеп-аңлатып бетермәслек шатлык! Әйтерсең, ул кайнап торган машиналы, миллион кешесе булган шәһәр үзәгендәге бер таш йорт алдында түгел, чынлап та, аякларын сузып ямь-яшел бәпкә үләне өстендә утыра. Ул хыял канатларында оча, мизгел саен биеккәрәк күтәрелә. Ялгыш кына бер сүз әйтсәң дә, ул канатлар сынар да карчык йөзтүбән килеп төшәр шикелле.
Шулчак балконда килене күренде:
– Әни!
Карчык җирдә түгел иде шул, шуңа ул киленен тиз генә ишетмәде. Тавыш тагын кабатланды:
– Әни кер инде кер. Элеп куйган керләрне дә алып кер. Мин төшеп тормыйм.
Киленнең бу сүзләре Гыйльмениса карчыкны җиргә төшәргә мәҗбүр иттеләр. Ул акрын гына торды да керләр эленгән бау янына килде. Аннан кипкән керләрне авырлык белән генә җыеп алды да саубуллашып та тормыйча, авыр адымнар белән подъезд ишегеннән кереп китте.
Фото: http://tuganaylar.ru
Комментарийлар