Безнең. Сезнең. Һәр татарның. Радикның юлын дәвам итеп.
Татар кызы буларак танышасым килә
Кеше тормышында кайбер мизгелләр була — күпме генә әзерләнсәң дә, аларны алдан фаразлап булмый. Яңа эш урынына килү дә шундый очракларның берседер. Әгәр бу эш синең өчен гади хезмәт кенә түгел, ә зур җаваплылык, йөрәгеңә якын һөнәр һәм язмышыңның бер өлеше булса, аның дулкынлануы да, борчуы да башкача.
Бүген мин сезнең белән «Шәһри Казан» газетасының яңа баш мөхәррире буларак түгел, ә иң элек, татар матбугатын яратучы, гомерен журналистикага багышлаган, туган теленең киләчәге өчен борчылган бер татар кызы буларак танышасым килә.
Әйе, мин Илсөя Завилейская. Һәм бүгеннән башлап минем өчен «Шәһри Казан» — чираттагы эш урыны гына түгел. Бу — зур тарихлы басманың бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык.
Әлеге җаваплылыкның никадәр зур булуын мин Радик Сабиров исемен телгә алганда аеруча тирәнтен тоям. Радик белән без хезмәттәшләр генә түгел, яхшы дуслар да идек. Кайвакыт киңәш сорап шалтырата, фикерләшә, журналистика, татар матбугатының киләчәге турында сөйләшә идем. Ул үз эшенә гашыйк кеше иде. Тынгысыз, эзләнүчән, яңалыкка ачык, татар журналистикасының мөмкинлекләренә чын күңелдән ышанган шәхес.
Радикны хезмәттәшләре «халык редакторы» дип юкка гына атамады. Ул кешеләрне тыңлый белде, яшьләргә ышаныч бирде, фикерләрен тормышка ашырырга мөмкинлек тудырды. Аның өчен редакция — эш урыны гына түгел, ә зур гаилә иде. «Шәһри Казан»ны заман белән бергә атлаучы, укучысына якын, халыкның ихтыяҗларын тоючы газета итү өчен күпме көч куйганын без беләбез. Аның хыялы — басманы укылышы, сыйфаты, цитаталану дәрәҗәсе, ышаныч һәм халык мәхәббәте буенча республикада беренче урынга чыгару иде.
Хәзер дә, кайчак Радикка шалтыратып, ниндидер мәсьәлә буенча киңәш сорыйсы килә. Аннары гына аның инде җавап бирә алмаячагын аңлыйсың... Июнь башында безне тетрәндергән бу хәбәргә әле дә күңел ышанып бетми. Кеше кайчак бик күп эшләрне алдан планлаштыра, ә язмышның үз планнары була икән.
Радик, синең башлаган эшеңне дәвам итәргә алынуымны белсәң, мине аңлар идеңме икән? Әллә, гадәтеңчә, елмаеп: «Илсөя, башта эшләп карыйк әле, аннары нәтиҗәсен күрербез», — дияр идеңме? Белмим. Әмма синең ышанычыңны аклау теләге миндә һәрвакыт булачак.
Урының җәннәттә булсын, дустым. Синең белән бәйле якты хатирәләр, эшкә булган мәхәббәтең һәм татар журналистикасына калдырган мирасың безнең күңелләрдә яшәячәк.

Ә хәзер, рөхсәт итсәгез, үзем турында бераз сөйлим
Минем журналистикага килү юлым да шактый маҗаралы булды. Бәлки, бүгенге көндәге кебек, тормышымның һәр борылышын алдан белсәм, күп нәрсә башкача булыр иде. Ә бәлки, нәкъ менә шушы көтелмәгән борылышлар мине бүгенге Илсөя иткәндер дә.
1995 елда Яшел Үзәннең татар гимназиясен алтын медальгә тәмамладым. Аннары Казан дәүләт университетында татар филологиясе факультетында белем алдым, аны кызыл диплом белән тәмамладым. Студент елларында бию белән шөгыльләндем, университетның барлык диярлек, чараларын алып бардым. Кыскасы, сәхнәдән дә, тормыштан да читтә калырга яратмадым. Яшьлек бит! Энергия ташып тора, дөньяны үзгәртәсе килә, ә вакыт җитми.
Укуны тәмамлагач, язмыш мине туган шәһәремдәге Серго исемендәге заводка алып килде. Безнең гаилә өчен ул гади завод кына түгел иде. Әтием анда 45 ел буе автобус йөртүче булып эшләде, әнием, рентгенолог буларак, гомеренең зур өлешен шушы завод хезмәткәрләренә багышлады. Мин исә реклама бүлегенә эшкә урнаштым. Бер айдан соң инде заводның матбугат хезмәтен җитәкли идем.

Параллель рәвештә аспирантурада белем алуымны дәвам иттем. Әмма яшьлекнең үз холкы бар — бер урында озак утырасы килми, яңа офыклар, яңа мөмкинлекләр кызыктыра. Шулай итеп, Мәскәүгә юл тоттым.
Әлеге карарымда бер очраклы очрашуның да роле зур булды. Бер көнне заводка эшлекле сәфәр белән Россия Хәрби-Диңгез флотының матбугат хезмәте җитәкчесе Игорь Дыгало килде. Яшь белгечнең «киләчәген» Мәскәүдә күреп, ул миңа яңа тәкъдим ясады. Һәм мин федераль мәгълүмат киңлегендә үземне сынап карау мөмкинлегенә ия булдым. «РИА Новости» агентлыгында корреспондент булып эшләдем. Зур шәһәр, зур мөмкинлекләр, зур җаваплылык. Әмма тормыш һәрвакыт карьера планнары буенча гына бармый. Гаилә шартлары аркасында туган ягыма кайтырга туры килде.
Әйтерсең лә Мәскәү мине болай гына җибәрергә теләмәде. Ике елдан соң яңадан, бу юлы Владимир Турчинский — «Динамит» белән берлектә «Шоу российских рекордов» проектында эшләү өчен, кабат башкалага юл тоттым. РЕН ТВ каналында күрсәтелгән әлеге тапшыру минем өчен тагын бер зур тәҗрибә мәктәбе булды.

Телевидение һәм район газетасы
Әмма туган як барыбер үзенә тарта икән. 2007 елдан 2014 елга кадәр «Алиен» телестудиясендә продюсер, алып баручы, редактор булып эшләдем. Телевидение үзенең тизлеге, иҗади эзләнүләре, тамашачы белән турыдан-туры аралашуы белән үзенә җәлеп итте. Аннары тормышымда тагын бер зур үзгәреш булды — мин район матбугатына килдем.
2014 елдан башлап «Яшел Үзән» газетасы белән бәйле елларым башланды. Бу елларны берничә җөмләгә генә сыйдыру мөмкин түгел. Анда шатлык та, борчу да, зур җиңүләр дә, авыр сынаулар да булды. Без бергә пандемияне кичердек, ил һәм җәмгыять тормышындагы катлаулы чорларда укучыбыз белән бергә булдык, газетага 30 ел тулуны билгеләп үттек. Иң мөһиме — без кешеләргә кирәкле булырга тырыштык.
Редакциядә эш минем өчен беркайчан да кәгазьдәге планнардан һәм саннардан гына тормады. Безнең өчен һәр укучының үз тарихы, үз борчуы, үз шатлыгы булды. Авылларга чыгып, кешеләр белән аралаштык, аларның өйләрендә чәй эчтек, кайчак бергә еладык, кайчак бергә көлдек. Һәм, иң мөһиме, аларның ышанычын яуларга тырыштык.
«Кызым, син тик язып чык инде... Безнең авылда...» — дип башланган гади генә бер мөрәҗәгатьнең дә никадәр зур җаваплылык йөкләвен аңладык. Чөнки, кайчак бер мәкалә кемнеңдер язмышына йогынты ясый, кемнеңдер проблемасын хәл итәргә булыша, кемгәдер өмет бүләк итә.
Иң зур куанычларның берсе
Минем өчен журналистика — нәкъ менә шушы кешеләр белән аралашу, аларның тавышын ишеттерү, гаделлеккә омтылу һәм җәмгыять белән бергә яшәү ул.
Ә тормышымның иң зур байлыгы — гаиләм. Мин кияүдә, 17 яшьлек кызым Мәликә бар. Кызымның уңышлары, аның тормышка карашы, үз юлын табарга омтылуы — минем өчен иң зур куанычларның берсе. Эштә никадәр мәшәкать күп булса да, өйгә кайткач, синең иң мөһим вазифаңның әни булу икәнен онытмыйсың.

Ә хәзер мине яңа юл көтә. Яңа коллектив, яңа бурычлар, яңа мөмкинлекләр. Һәм, әлбәттә, яңа сынаулар
«Шәһри Казан» — Казан шәһәре турында гына язучы газета түгел. Исеме үк шәһәр белән бәйле булса да, аның йөрәге күпкә киңрәк. Ул — Татарстандагы һәр татарның, туган телен һәм мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен кадерләгән һәр кешенең газетасы булырга тиеш дип уйлыйм. Иманым камил, республиканың иң ерак авылларында, Россиянең төрле төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә бу басмада үзен күрергә, үзен ишетергә, үзен табарга тиеш.

Чөнки безне туган тел, уртак хәтер, бер үк җырлар, әби-бабаларыбыздан килгән кыйммәтләр берләштерә. Кайда гына яшәсәк тә, күңелебездә туган якка, туган телгә булган мәхәббәтне саклыйбыз. Ә газета шушы рухи бәйләнешне ныгытырга сәләтле.
Мин "Шәһри Казан"ның һәр татар гаиләсендә көтеп алынган кунак булуын телим. Аны кулга алгач, укучыбыз яңалык кына түгел, күңеленә якын фикер, файдалы киңәш, үзен борчыган сорауга җавап, елмаю яки уйлану өчен сәбәп тапсын иде. Безнең белән бергә шатлансын, борчылсын, бәхәсләшсен, фикер алышсын. Газета — укучы белән редакция арасындагы тере аралашу мәйданына әйләнсен.
Бүген мәгълүмат ташкыны көчле. Телефонны ачасың — яңалыклар, видеолар, хәбәрләр, фикерләр. Барысы да тиз, барысы да күп. Ә менә шул тизлек арасында ышанычлы сүзнең, тирән фикернең, кешелекле мөнәсәбәтнең кадере тагын да арта. Шуңа күрә, без заман белән бергә атларга, яңа форматларны үзләштерергә, видео һәм цифрлы платформаларда активрак булырга тиешбез. Әмма, нинди генә технологияләр килсә дә, журналистиканың нигезендә КЕШЕ калырга тиеш. Аның язмышы, хисләре, өметләре, хакыйкатькә булган ихтыяҗы.

Минемчә, заманча журналистика — ул укучының игътибарын җәлеп итү белән чикләнмичә, аның ышанычын саклап калырга тиеш. Бу ышанычны бер көндә яулап булмый. Аңа һәр язма, һәр сүз, һәр гамәл белән ирешелә.
Радикның хыялы да нәкъ шундый иде. "Шәһри Казан"ның һәрьяклап алдынгы булуын теләде ул. Минем бурычым — аның башлаган эшен дәвам итү, шул ук вакытта газетага яңа сулыш өрү, аны тагын да укучыга якынайту. Радикның эш алымнары, аның кешеләргә булган мөнәсәбәте, татар матбугатына мәхәббәте безнең өчен мөһим маяк булып калсын иде.
Әмма моны бер генә кеше башкара алмый. Моның өчен бердәм команда кирәк. Минем янәшәмдә тәҗрибәле, үз эшенә тугры, иҗади фикер йөртүче журналистлар эшли. Аларның һәрберсенең үз карашы, үз холкы, үз мөмкинлекләре бар. Минем максатым — шушы көчне берләштерү, һәр хезмәткәрнең сәләтен ачарга мөмкинлек тудыру, бер-беребезгә таяныч була белү.
Әйе, безнең алда җиңел булмаган бурычлар тора. Кайчак фикерләребез туры килмәскә, бәхәсләшергә, хәтта бер-беребезгә үпкәләргә дә мөмкинбез. Әмма бер нәрсәне онытмасак иде: безнең уртак максатыбыз бар — татар укучысына кирәкле, ышанычлы, кадерле газета булдыру. Әгәр редакциядә бер-беребезгә терәк була алсак, укучыбыз белән дә чын күңелдән аралаша алырбыз. Ә укучы безгә ышанса, газета яшәр. Тагын да үсәр, ныгыр, яңа буыннарга барып җитәр.
Кадерле укучыларыбыз!
Мин сезгә зур вәгъдәләр бирергә ашыкмыйм. Газетаны бер көндә үзгәртәбез, тиражны тиз арада арттырабыз, һәркемнең күңеленә хуш килгән басма ясыйбыз, дип әйтү җиңел булыр иде. Әмма мин буш сүзләргә караганда, нәтиҗәле эшкә күбрәк ышанам. Сездән исә бер генә нәрсә сорыйм — безнең белән бергә булыгыз.
Газетабызны укыгыз, фикерләрегезне җиткерегез, тәнкыйтьләгез, тәкъдимнәрегезне әйтегез. Безгә хатлар языгыз, үзегезнең тарихларыгыз белән уртаклашыгыз. Безнең өчен сезнең һәр фикерегез мөһим. Әгәр берәр язмабыз күңелегезгә хуш килмәсә, безгә әйтегез. Әгәр күңелегезгә үтеп кергән булса, аны якыннарыгыз белән бүлешегез. Газетаның киләчәге редакциядә генә түгел, ә аны укыган, яраткан һәм үзенеке дип санаган кешеләр кулында да.

Минем бер зур теләгем бар: "Шәһри Казан"ны татарларның уртак йортына әйләндерү. Кемдер анда туган авылы турындагы язманы укып сөенсен, кемдер онытылган истәлекләрен яңартсын, кемдер яшьләрнең уңышларына куансын, ә кемдер үзенең моң-зарын безнең белән уртаклашып, җиңеллек тойсын. Безнең газетада һәркемгә урын булсын. Яше дә, карты да, авылда яшәүчесе дә, шәһәрдәгесе дә, Татарстанда туып-үсеп, бүген чит төбәктә гомер итүчесе дә үзен "Шәһри Казан«ның бер өлеше итеп хис итсен.

Әгәр беркөнне сезнең белән очрашканда: «Илсөя, без сезнең газетаны көтеп алабыз, укымыйча калмыйбыз», — дигән сүзләрне ишетсәм, минем өчен бу иң зур бүләк булыр иде. Ә Радикның хыялына килгәндә... Аны тормышка ашыру өчен безгә күп эшләргә туры киләчәк. Кайчак авыр булыр, кайчак уңышлардан канатланырбыз. Иң мөһиме — юлдан тайпылмаска, үз кыйблабызны югалтмаска һәм татар матбугатына булган мәхәббәтебезне сакларга.
Мин бу юлга ышаныч белән атлыйм. Чөнки минем артта — бай тәҗрибә, янәшәмдә — көчле коллектив, ә алда — безне көткән зур эшләр. Һәм, иң мөһиме, безнең укучыбыз бар.
«Шәһри Казан» — безнең уртак газетабыз. Аны яратыйк, бергәләп үстерик, бергәләп киләчәккә алып барыйк! Әйдәгез, "Шәһри Казан«да кайнап яшик!
Комментарийлар