Яшь тә түгел, картаерга да иртә. Яшьнәтеп яшәр чагыбыз....
Һәрбер елның үз үзенчәлеге, үз бәйрәм-юбилейлары. Быел менә безгә – “Шәһри Казан” газетасына да август аенда 35 яшь тула.
Күпме соң ул, азмы? Тарих өчен бу сан бик кечкенә, билгеле. Океанда бер бәләкәй тамчы гына. Ә менә кеше гомеренә тәңгәлләштереп караганда, бик саллы, матур, сокланырлык яшь. Гөнаһсыз балачак, башбирмәс кире үсмерчак та узган, хәтта җүләр яшьлек тә инде саубуллашып китеп барган. Язмыш дилбегәсен кулыңа чорнап, үзең хуҗа булып, үзеңчә, беркемнән ярдәм көтмичә, булдыра алганча, хәлеңнән килгәнчә, яшәп ята торган чор. Җиргә ныклы адымнар белән басып, хакыйкатькә туры карап яши торган бик матур кызык һәм үтә дә җаваплы вакыт.
Менә безнең “Шәһри Казан” газетасы да шундый шәп чорына килеп җитте. Шөкер, исән-сау һәм үзе артыннан ел саен арта бара торган язылучы укучыларын да ияртеп. Бу үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Димәк, кыйбла дөрес сайланган, ул укучы күңеленә юнәлтелгән. Августның 16сында чыккан беренче саныныкы да, бүген укучы кулына килеп кергән 6885енчесеке дә. 35 ел буе кыйблаңны югалтмый яшәү җиңел булмаганын, кем әйтмешли, Мәнди анасы да белә. Заманасы нинди бит әле аның: тарихның ком бураннары күчеп, күзгә кереп тулып барыр юлны, офыкны каплап, күрсәтми, көне-сәгате белән кыйммәтләр үзгәрә, иртәнге уй кичкә ярамый. Һәм андый ярамыйлар буа буарлык... Менә шундый чакта туып-үсеп, яшәп кара әле син!
Газетабызның хәлен аңлатырга теләп шулай тәфсилләп язам. Тик кызгандыру уемда да юк. Азатлык таңы атканда, хөр фикер әләме булып, тәүге авазын салган, яңа заман басмасы бит ул. Аның чишмә башында торучылар, фатиха бирүчеләр бик изге, бик кирәкле, бик вакытлы эш башкарганнар. Милләтебезгә татар укучысына нәкъ шундый өметләрне дөрләтеп тора, сүндерми алга әйди, барасы юлга компас булырлык басма кирәк булган ул чакта.
Хәзер дә, бүген дә бик кирәк ул. Моның шулай икәнен һәр яз-көз язылучыларыбыз үзләре исбатлыйлар. Быел да сөенечебез зур. Татар матбугатында иң күп укучылар “Шәһри Казан”да да! Юбилейга менә дигән шәп бүләк! Ләкин юбилейны бергәләп бәйрәм итәр өчен, тагын бер урып-җыюны исән-сау үткәрәсебез бар. Апрельдән башланачак матбугатка язылу кампаниясен күздә тотуыбыз. Анысында да бергә булырбыз, бәйрәмгә дә бергә килербез, уңышларга бергә сөенербез дип ихластан өметләнәбез. Утыз биш еллык гомеребездә уй-чокырын да, кыя-киртәләрне дә, давыл-җилләрне дә аз күрмәгән, аларны уңышлы үтеп киләчәккә баручы, көчле ихтиярлы, батыр басмабызның данлы тарихына күз салгач, бу өмет-ышаныч күпләтә арта. Безне шул яшәтә, шул көч өсти.
“Шәһри”нең аның үз мәктәбе, үз мохите. Бик күпләргә илһам биргән, бик күп башлап язучыны олы әдип, каләм иясе иткән тылсымлы басма ул. Аларның барысын да санап чыгарга бик озак вакыт кирәк булыр иде. “Шәһри Казан”да эшләүчеләр гел, һәр чорда, алгы сызыкта торып, зур горурлык һәм олы җавапылык тоеп хезмәт иттеләр. Бу бүген дә шулай. Бүген дә коллективыбызда үткен каләмле, туры сүзле талантлы егет-кызлар эшли. Яңа форматлар үзләштерә, газетабызның социаль челтәрләрендәге сәхифәләрен алып бара, татар дөньясының иң популяр дип саналырлык сайтын күтәрә, видеолар төшерә, подкастлар ясый... Алар барысы да моннан 35 ел элек тәүге саны дөнья күргән газетаның гомерен озынайтыр, аны киләчәккә исән-сау алып барыр өчен, җан-фәрманга тырыша.
Шөкер, моны укучыбыз да аңлый. Иң зур бәхет шулай аңлашып-санлашып яшәвебез бит инде. Ходай шуннан аермасын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар