«Салават күпере»ндә яңа бакчалар төзеләчәкме?
Күптән түгел генә Казанның «Салават күпере» торак комплексыннан фатир ачкычларын алдык. Җәй көне шунда күченергә дип планлаштырабыз. Бер улыбыз – мәктәпкә, икенчесе балалар бакчасына бара. Кызганыч, безнең кварталдагы 133 һәм 134нче балалар бакчасында урын булмас шикелле.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Күптән түгел генә Казанның «Салават күпере» торак комплексыннан фатир ачкычларын алдык. Җәй көне шунда күченергә дип планлаштырабыз. Бер улыбыз – мәктәпкә, икенчесе балалар бакчасына бара. Кызганыч, безнең кварталдагы 133 һәм 134нче балалар бакчасында урын булмас шикелле.
Аның каравы, бирегә «Салават күпере»ндә яшәмәүчеләрнең балалары йөри. Бу законга каршы килү түгелме? Безнең балалар кая йөрергә тиеш? Якын киләчәктә «Салават күпере»ндә өстәмә балалар бакчасы төзү планнары бармы икән?
Гөлгенә Шәрипова, Казан.
Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов аңлатуынча, «Салават күпере»ндә яшәмәүче балаларның әлеге бакчаларга йөрүе закон бозу дип саналмый, чөнки алар теләсә кайсы райондагы бакчага дәгъва кыла ала. Ә яше җиткән, тик бакчага эләгә алмаган балалар әти-әниләренең эше янындагы яки башка урындагы бакчаларга да урнаша ала. Җитәкче әйтүенчә, «Салават күпере» торак комплексында өстәмә балалар бакчалары төзү турындагы тәкъдимнәр Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына юлланылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда туган телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә»
-
#Төрлесе
Аюдан ничек сакланырга?
-
#Проектлар
Халык, әйдәгез, Казансуны чистартабыз!
-
#Киңәш сандыгы
Колак «шаулаганда» водород перекисе ярдәмгә килә
-
#Шоу-бизнес
Марат Шәйбәков: “Хәлем тагын катлауланды...”
Комментарийлар