Моннан тыш «СалаваTik»лар башкарган җырлар «Салават күпере» журналында тестлары һәм ноталары белән ай саен басыла. Махсус QR кодлар ярдәмендә телефон аша YouTube каналга үтеп, җырларның видеоларында карап була.
«Әлеге проект шундый зур кызыксыну уятыр дип уйламаган идек. Көн саен балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән рәхмәт сүзләре ишетәбез.
Әлбәттә, бу проектны дәвам итәргә планлаштырабыз. Бүгенге көндә “СалаваTik”лар башкарган 16 җырдан торган җыентык әзерләнә. Ул катапны бездән музыка укытучылары күптән сорый. Моннан тыш, җырларның минусларын сорап та еш мөрәҗәгать итәләр. Татар телендәге җырларга ихтыяҗ бик зур. Без моңа шатланып туя алмыйбыз.
Беренче сезонны зур концерт тамаша белән ябарга телибез. Тик бу проект туктый дигән съз түгел. Без җиң сызганып икенче сезонга әзерләнәбез. «СалаваTik»лардан яңа җырлар көтегез!» – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» басмалары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.
Комментарийлар