16+

Шәһәр балаларын авыл мәчете лагеренә нигә кабул итмәгәннәр?

Апас районының Иске Әнәле авылыннан дүрт бала әнисе Гөлчәчәк Сафиуллина мөрәҗәгать итте. Ул авыл мәчетендә балалар өчен лагерь булуы, әмма Гөлчәчәкнең балаларын анда кабул итмәүләрен җиткерде.

Шәһәр балаларын авыл мәчете лагеренә нигә кабул итмәгәннәр?

Апас районының Иске Әнәле авылыннан дүрт бала әнисе Гөлчәчәк Сафиуллина мөрәҗәгать итте. Ул авыл мәчетендә балалар өчен лагерь булуы, әмма Гөлчәчәкнең балаларын анда кабул итмәүләрен җиткерде.

“Без үзебез Казанда яшибез, Әнәлегә ялга кайтып йөрибез. Бөтен авыл баласы мәчет лагеренә йөргәч, 7, 8, 10 яшьлек кызым белән ике улым да барырга теләде. Лагерь иртәнге сәгать 9дан көндезге 12гә кадәр эшләде. Анда балаларны дини белемгә өйрәттеләр. Күрше хатынының улы да шунда йөргәч, аннан: “Безнең балаларга да барырга ярый микән?” - дип сорадым. “Әйе, бөтен Әнәле балалары йөри”, - дигәч, балаларны кичтән юындырып яткырдым. “Мәчеткә барабыз!” - дип бик шатландылар. Йокларга ятканда, “уятырга онытма”, - дип яттылар.

Иртә белән үзләре торды. Юынып киендердем дә, күршегә шалтыратырга булдым. Ул остабикәгә шалтыраткан, анысы: “Килмәсеннәр, урыным юк”, - дип җавап биргән. Моны ишеткәч, балаларның кәефе төште. Җомга көнне Казаннан ирем кайткач, остабикәнең өенә төшеп китте. Сөйләшкәннәр, остабикә “балаларыгыз иртәгә килсен” дигән. Сәламәтлек турында белешмә дә сораган. Балалар сөенде инде. Тагын кичтән юындырып, иртәрәк йокларга яткырдым. Иртә белән балаларны киендереп, ирем мәчеткә озатты. Мәчеткә кергәч, андагы өлкәннәр белән исәнләшкәннәр. Бер әбекәй: “Килдегезме, молодцы”, - дигән. Остабикә белән исәнләшкәннәр. Ә ул: “Ник килдегез? Әтиегезгә белешмә кирәк дип әйттем бит”, - дип, балаларны урамга куып чыгарган.

Олы кызым Индира әтисенә шалтыратып, “әти, алып кит безне, остабикә урамга куып чыгарды”, - диде. Шуннан ирем балаларны барып алды. Индира өйгә кайткач, бик озак елады. Үземә дә авыр булды. Ничек инде мәчеттән балаларны куып чыгарырга була? Беренче көнне урыны булмаган, имеш. Икенче көнне урыны булган, әмма белешмә сорый. Ә күрше хатыныннан бернинди белешмә дә сорамаганнар. Авыл советы рәисенә дә мөрәҗәгать иттек, ул да: “Балаларны мәчеттән куып чыгарырга тиеш түгелләр”, - дип җавап бирде”, - дип язды безгә Гөлчәчәк.

Иске Әнәле авылы абыстае, мәчеттә дини укулар буенча лагерь оештыручы Люция Идиятуллина белән элемтәгә кердек. 

- Беренчедән, дини укулар лагеренә мәктәп укучылары гына йөри, чөнки хәреф танымаган балага гарәп әлифбасын өйрәтеп булмый. Икенчедән, балаларның әтисе Азаттан сәламәтлек турында белешмә сорадым. Бу – мин уйлап чыгарган әйбер түгел, таләбе шундый. Ләкин икенче көнне балалар мәчеткә белешмәсез килде. Тормыш иптәшем, авылыбызның хәзрәте аларга: “Әтиегез кайда, әтиегезне чакырыгыз”, - диде. Балаларны безнең кулга тапшырмыйча, без аларны кабул итә алмыйбыз. Лагерьгә барлыгы 20 бала йөрде, барысының да сәламәтлеге турында белешмәсе бар. Документларыбыз да тәртиптә, килегез, күрсәтәбез. 27 июньдә лагерь тәмамланды, бу уңайдан Әлифба бәйрәме оештырдык. Мөхтәсибтән дә килделәр, безгә “бишле” билгесе куйдылар. Киләсе лагерь кыш көне булачак, - диде ул безгә.

Әлбәттә, бу очракта кемнедер гаепле итеп калдырасы килми. Берьяктан караганда, әти-әниләрнең ниятләре изге: алар балаларының трай тибеп йөрүләрен теләми, лагерьгә йөреп, иманга якынаерлар, дини белемгә тартылырлар дип өметләнә. Ләкин лагерьгә йөрү өчен чыннан да белешмә кирәк икән, ул очракта да берни эшләп булмый.

Сүз уңаеннан, хезмәттәшебез Радик Сабировның да Казанда яшәүче ике кызы әби-бабалары янына кунакка кайткач, район мәчете каршындагы лагерьләргә барганнар икән. “Әбиләре, бабайлары йөртте аларны. Ике ел Аксубай мәчетендәге лагерьгә бардылар, быел әнә кечкенә кызым Балык Бистәсе мәчетенә барды. Дөресрәге, алар шундагы балаларга кушылдылар гына, белешмә-фәлән сораучы булмады. Шундагы уеннарда катнашканнар, хәзрәт һәм абыстайларның дин турында фикерләрен тыңлаганнар, исам диненең аерым кануннары, кагыйдәләре белән танышканнар. Кызымның шуннан кайткач ислам диненең 5 баганасы турында шатланып сөйләве бик куанычлы булды”, ди Радик.

Мәчетләр балаларга, яшь буынга хәерхаклы булсалар, әлбәттә, үсеп килүче буын да иманлырак булыр. Әти-әниләр дә билгеле кагыйдәләргә буйсынган очракта...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading