16+

"Шәһри Казан"да ЯҢА ПРОЕКТ - "Татарстан сандугачы"!

“Татарстан сандугачы” дип аталган проектка старт бирергә булдык әле. Аның максаты – Татарстан районнарында яшәүче моңлы башкаручыларны барлау һәм аларны халыкка таныту. Каршы алыгыз, беренче сандугач – Лаеш районы егете Фидаил Вәлиуллин.

"Шәһри Казан"да ЯҢА ПРОЕКТ - "Татарстан сандугачы"!

“Татарстан сандугачы” дип аталган проектка старт бирергә булдык әле. Аның максаты – Татарстан районнарында яшәүче моңлы башкаручыларны барлау һәм аларны халыкка таныту. Каршы алыгыз, беренче сандугач – Лаеш районы егете Фидаил Вәлиуллин.

Фидаил 1993 елда Лаеш районы Державино авылында туган. Бүгенге көндә Лаеш районындагы 25 октябрь исемендәге совхоз поселогының Мәдәният йортында җитәкче булып эшли. Моннан тыш, Татарстанның атказанган артисты Иркәнең төркемендә җырлый. 

“3 яшьтән бирле җырлыйм. Габделфәт Сафинның “Чияләр”, Хәния Фәрхинең “Әлдермешкә кайтам әле” җырларын җырлаганым исемдә. Хәния апа ул җырның өч куплетын гына җырлый иде, ә мин дүрт куплетын да белә идем. Салават абыйның репертуарындагы җырларны да җырладым. Җырлаганымны кассетага яздыра идем. Мәктәптә укыганда, район күләмендә үткәрелә торган җыр бәйгеләрендә катнаштым. Спорт буенча да олимпиадаларга йөрдем. Мәктәпне тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга кердем. Аннары читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтында белем алдым".

- Сине күргәч тә, башка милләт кешеседер дип уйлап куйдым...

- Әни – үзбәк кызы, Үзбәкстанда туган. Әнинең әнисе – татар, әтисе – үзбәк. 1991 елда алар кире Татарстанга күченеп кайткан. Ә әтием – татар егете. Үземнең бер тапкыр да Үзбәкстанда булганым юк. 

- Фидаил, син Хәния Фәрхинең “Бәйрәм” ансамблендә эшләдең. Анда ничек эләктең?

- Училищеның соңгы курсында укыганда, вокал укытучысы Хәния Фәрхинең үз төркеменә җырчы эзләвен әйтте һәм шунда барып карарга тәкъдим итте. Габделхәй абый белән күрешеп сөйләштек. Өч егет барган идек, өчебезне дә алдылар. 2014 елның 1 февраленнән Хәния апа төркемендә эшли башладым. Ул – бик акыллы, зирәк кеше иде. Юмор хисле, гел көлдерә иде. Энергетикасы көчле. Сөйләме бик матур, сәхнәдә озаклап сөйләргә ярата иде. Кайвакыт Габделхәй абый “тизрәк сөйлә инде” дип ашыктыра иде. Әмма Хәния апаның сөйләвен халык яратып тыңлый иде. Халык аны бик яратты. Габделхәй абый белән әле дә элемтәдә торабыз, ел да туган көне белән котлыйм. 2017 елда Хәния апа мәрхүм булгач, Лаеш районындагы 25 октябрь исемендәге совхоз поселогының Мәдәният йортына җитәкче булып килдем.

- Мәдәният йортында нәрсә белән шөгыльләнәсез?

- Бирегә шушы авылда яшәүче 20-30лап бала йөри, җыр һәм бию белән шөгыльләнәләр. Талантлы балалар шактый. Кемдер биюгә, кемдер сөйләүгә оста. Спектакльләр, концертлар куябыз. Монда йөрү баланың талантын ачарга гына түгел, тормышта үзен кыю тотарга өйрәтә.

- Иркә белән хезмәттәшлегең ничек башланып китте?

-  Хәния апада эшләгән гитарист Марсель Шәмсетдинов чакыруы буенча 2019 елда Иркәнең төркеменә килдем. Клубтан кала да буш вакытым булгач, төркемдә эшләргә ризалаштым. Иркә – бик гади кеше, аның белән эшләве рәхәт. Аны усал дип уйлаучылар бар. Чынлыкта, Иркә – таләпчән җитәкче. Тормыш аны чыныктырган. Каядыр кешегә ышанып “пешкән” чаклары да булгандыр. Шуңа анда үз-үзен яклау инстинкты көчле. Сүз уңаеннан, безнең холыклар охшаш, икебез дә Кучкар йолдызлыгы астында туган. 

-  Юлда яки сәхнәдә көтелмәгән хәлләр еш буламы?

-  Була. Күптән түгел Сургутта җырчы егетебез Рәдифнең сукыр эчәгесенә операция булды. Без концерт куеп кайтып киттек, ул шунда хастаханәдә калды. Без аны операциягә кадәр самолет белән Казанга җибәрмәкче идек, әмма Казанга очучы рейслар булмады. Ә машина яки поезд белән кайтып җитүе шикле иде. Аның партиясен баянчы егет Илфар белән икәү җырладык. Тавыш бетсә дә, бер-беребезнең партиясен җырлыйбыз. 

-  Фидал Вәлиуллин нинди кеше ул?

-  Бик чиста күңелле кеше. Әтием дә шундый иде. Ул 2020 елда пандемиядә вафат булды. 

- Гаиләлеме син?

- Әйе. Хатыным Ландыш Әгерҗе районы Салагыш авылыннан. Улым – Данияр, кызым – Амелия. Кызым үземә охшаган, күп сөйләшә, җырларга ярата (көлә).

- Үзеңне җырдан башка күз алдына китерә аласыңмы?

- Җырдан башка яши алмыйм. Машинада барганда да гел җырлыйм. Күп очракта җырларны машинада өйрәнәм. 

p.s. “Татарстан сандугачы” проекты сезнең якларга да килеп җитәчәк, дуслар. Моның өчен безгә үз ягыгызның талантлы башкаручылары турында хәбәр итә торыгыз.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading