Казан Кремлендәге Сөембикә манарасы, чыннан да, төбеннән җимерелеп килә икән бит. Үзебез барып, шуны карап кайттык.
Аның бүгенге халәте турында: “Сөембикә манарасыннан кирпечләр коела”, – дигән сүзләр белән иң беренче булып, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе урынбасары
Эдуард Хәйруллин чаң суга башлады. Ул әле тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау буенча Бөтенроссия җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге әгъзасы да булып тора.
Аның фикеренчә, манараның нигезендәге кызыл кирпечләр селкенә, диварларында ярыклар да күренә, кайбер урыннары җимерелергә торуы да аңлашыла. Ул, Сөембикә манарасын туристлардан аерып куеп, аны тиз арада төзекләндерергә тәкъдим итә.
Бактың исә, Казан Кремленә кунакка килгән кешеләр манараның кирпечләре арасына тимер тәңкәләр яисә кәгазь акча тыгып, теләк тели икән. Бу турфирмалар тарафыннан уйлап чыгарылган “фишка”, әмма аның объектка зыян салуын аңларга теләмиләр.
Без анда кирпеч арасында әллә нәрсәләр тыга торган кешеләрне күрмәдек, хәер, ярыкларда төрле кәгазьләр, тимер тәңкәләр бар барын. Нигезендә җимерелү хикмәтләре күренә, диварында да ярыклар ярыйсы гына бар. Шунысы кызык, җитешсезлекләр туристлар йөри торган якта күбрәк, ә менә Президент аппараты бинасы тарафында барысы да әйбәт сыман тоела.
Казан Кремле музей-тыюлыгында проблеманы беләләр, әмма монда эш туристларда түгел, ә җил уйнавында һәм дымның йогынтысында, дип аңлата алар. Шулай да, койма белән уратып алырга дигән ниятләре бар икән.
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитеты белдерүенчә, Сөембикә манарасының халәте канәгатьләндерерлек һәм аңа бернинди дә куркыныч янамый. Тиздән аның нигезен ныгытырга уйлыйлар, икенче этапта тышын һәм эчен ныклап яңарту планнары да бар. Бу гына түгел, Сөембикә манарасында күзәтү мәйданчыгы барлыкка килергә дә ихтимал. Әлеге эшләр быел башланырга мөмкин.
Казан Кремле эчендә йөргән арада бер гаиләне очраттым. Алар ерактан – Нижневартовск шәһәреннән булып чыкты. Татарстан башкаласын күрергә килгәннәр, шул исәптән монда да кергәннәр. Сөембикә манарасын бик озаклап карадылар, фотоларга төштеләр.
– Аның ике метрга авышканын беләсезме? – дип сорадым кунаклардан.
– Шулай дип әйткәннәр иде, әмма безгә моның зыяны юк, киресенчә, бу әлеге объектның бай тарихлы булуын күрсәтә. Без Россиянең төрле шәһәрләрендә еш йөрибез, шунда элеккеге чорларга туры китереп яңартылган биналарны күп күрәбез. Әйе, алар матур, әмма кулың белән әллә ничә гасырлы диварларга тотынып, аның энергетикасын сизә алмагач, кызыгы юк бит, – диде туристлар җавапка.
– Менә манараны яңартырга уйлап торалар әле, кирпечләре җимерелә, диләр...
– Ныгытырга кирәк инде ул, анысында шик юк, әмма элекегечә калдырсыннар аны, алайса туристлар өчен “фишкасы” бетәчәк. XIX гасырда ясалган раствор тотып карау өчен йөзләрчә чакрым килеп булмый, – дип фикере белән бүлеште Лидия Гансалова.
Казан кунагы белән килешәм, әмма Сөембикә манарасының нигезенә барып карыйм да әллә ничек булып китә. Ул шулкадәр җимерелә башлаган ки, кирпечләрен сумкага салып, өйгә алып кайтып китәргә дә мөмкин. Үз кулларым белән рәхәтләнеп селкетәм, янында бушлыклары да күренә. Ә бит бу нәкъ аның фундаментында, димәк, ишелү куркынычы бар.
...Шулай да, бик урынлы сорау: яңартабыз дип, тарихын да бетереп ташламабызмы икән соң?
Рәсим Хаҗиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар