16+

Сочи татарлары: "Бар да бар, мәчет кенә юк..."

25 июнь көнне Краснодар краеның Сочи шәһәрендә Сабан туе гөрләп узды. Милли бәйрәмгә безне дә чакырдылар. Чакыруны алгач та, сөендем, чөнки шушы яшемә җитеп, Сочи каласын, андагы Кара диңгезне күргәнем юк иде. Бик теләп ризалаштым да, ашыга-ашыга юлга җыена башладым.

Сочи татарлары: "Бар да бар, мәчет кенә юк..."

25 июнь көнне Краснодар краеның Сочи шәһәрендә Сабан туе гөрләп узды. Милли бәйрәмгә безне дә чакырдылар. Чакыруны алгач та, сөендем, чөнки шушы яшемә җитеп, Сочи каласын, андагы Кара диңгезне күргәнем юк иде. Бик теләп ризалаштым да, ашыга-ашыга юлга җыена башладым.

Сочида безне Сабан туен оештыручыларның берсе, эшмәкәр Радик Илалов каршы алды. Радик чыгышы белән Әлки районы Иске Алпар авылыннан икән. Якташлар булып чыктык. Башта Казанда яшәгән, 5 ел элек гаиләсе белән Сочига күченгән. Төпчек улы аллергия белән чирләгәч, табиблар диңгезгә барырга киңәш иткән. Әнә шулай Илаловлар Сочида төпләнеп калган.

Радикның якын дусты Төмән егете Алик Уразаив та Сочига 5 еллап элек күченгән. Аларны шушы кояшлы шәһәр таныштырган. “Бу шәһәргә килгәч тә, татарлыгым арта гына төште. Монда яшәүче татарларны, аларның оешмасын эзләп таптым. Беренче уртак эшебез ул – пандемия башлангач, табибларга күчтәнәчләр алып бару булды. Бер-ике айдан соң кабат тәм-томнар илттек. Өченче тапкырында күп балалы гаиләләрне сыйладык. Барлыгы 120 баланы сөендердек”, - ди Сочи Сабан туеның оештыру комитеты рәисе, алты бала әтисе Алик Уразаив.

Радик белән Аликка рәхмәт әйтүчеләр дә, тәнкыйтьләүчеләр дә күп икән. “Башта бу эштән читләшергә уйлаган идек, әмма икенче яктан карасаң, күпме эш башкарылды. Дәвам итәсе килде. Аксакаллар белән уртага салып сөйләшкәннән соң, туктап калмаска, алга барырга уйладык. Безнең максат – Сочи татарларын берләштерү. Монда 8 меңләп татар яши, ә без шуларның 100ен генә беләбез. Сочидагы университетлар белән элемтәдә торабыз, анда укучы татар яшьләрен эзлибез. Казаннан укырга килүчеләр дә бар. Бүген менә Сабан туена да 32 татар студенты килде”, - ди егетләр. 

Егетләрнең иң зур хыялы – Сочида мәчет салдыру, биредә бер мәчет тә юк икән. “Мәчет салдыру өчен безгә шәһәр җитәкчелегенең рөхсәте кирәк. Ул мәчет бары тик татарларныкы гына булырга тиеш. Сочи – төшеп калган шәһәр түгел, аның мөмкинлекләре зур, шуңа да мондагы татарларның берләшүен телибез. Киләсе елда Сочи Сабан туен тагын да зуррак масштабта оештыру планлаштырыла. Һәм бу эштә Татарстан да безгә теләктәшлек күрсәтсен иде”, - ди Радик Илалов. 

Сабан туе Сочи шәһәренең Ял паркында үткәрелде. Бирегә Мәскәү, Ростов, Казан һәм башка шәһәрләрдән дә татарлар җыелды. Сәхнәдә бәйрәм концерты, янәшәдә генә кул эшләнмәләре күргәзмәсе тәкъдим ителде, һәм, әлбәттә, милли көрәш барды. 

“2011 елга кадәр 17 тапкыр Сабан туе шушы паркта үткәрелде. Аннары милли бәйрәмне үткәрү урыны күчерелде. Хәзер менә Сабан туе үз урынына әйләнеп кайтты һәм алга таба да биредә үткәрелер дип өметләнәбез”, - ди Сочидагы "Татар милли-мәдәни автономиясе" шәһәр иҗтимагый оешмасы вәкиле, 21 ел Сочида яшәүче Рәшит Заһиров. Аның әйтүенчә, Сочида татарлардан кала, 3 меңнән артык башкорт исәпләнә икән. Алар да Сочи шәһәрендә үз автономиясен оештыру белән янып йөри. 

Сүз уңаеннан, Сабан туе концертында нигездә башкортлар чыгыш ясады. Сәбәбе дә юк түгел икән. Баксаң, оештыручылар Татарстандагы Бөтендөнья татар конгрессына һәм Башкортстанга мөрәҗәгать иткән. Татарстаннан Сочига килүче артистлар булмаган, янәсе мөрәҗәгать соң кабул ителгән. Аның каравы Башкортстаннан бер төркем артист килгән. “Үземә генә әйткән булсагыз, мин сезгә менә дигән татар җырчылары алып килә идем”, - дидем оештыручыларга. 

Алия Мәүлетова "Татар милли- мәдәни автономиясе" шәһәр иҗтимагый оешмасын 5 ел дәвамында җитәкли. Ул бирегә Грузиядән күченеп килгән. "Тамырларыбыз Ульяновскига барып тоташа. Сугыштан соң, 1952 елда әтием дәваланырга дип Грузия китеп, шунда төпләнеп калган”, - ди Алия ханым. Ул үзе шифаханәдә табиб булып эшли. Ире Рөстәм белән белән өч кыз үстерәләр. “Олы кызым татар телен бик яхшы белә, төпчекләре сөйләшмәсә дә, аңлый”, - ди ул.

Сабан туена килгән ак яулыклы апа янына бармый түзмәдем. Фәүзия Грачева Сочи шәһәрендә 40 ел яши. Бирегә ул Чита өлкәсеннән күченеп килгән. “Туган яклар сагындыра. Ләкин анда кайтканым юк, туганнарым үзләре килә. Бездә монда рәхәт, бар да бар, тик менә мәчетебез генә юк. Шушында яшәүче татарлар белән бер бинада намаз уку бүлмәсе ясадык. Анда үз көчебез белән ремонт башкарып чыктык”, - ди Фәүзия ханым.

Мәчет дигәннән, Адлерда яшәүче Асия Иксанова Татарстанга барып, гарәпчә өйрәнергә, дини белемен арттырырга җыена. “Монда без намаздан соң, Коръәндәге сурәләрне укыйбыз, әрвахларга дога кылабыз, яшьләргә теләкләр телибез”, - ди 2018 елда Әлмәттән Сочига күченеп килгән Асия ханым. Хәзер ул Адлерда гомер итә. “Миңа – 72 яшь, бирегә сәламәтлекне ныгыту өчен күчендем. Самолеттан төшкәндә үк җиңел сулап куйдым. Диңгезнең файдасы бик зур. Бер танышым белән дә могҗиза булды. Ул яман чир белән авырый иде. Кара диңгез буена килеп 2-3 көн үтүгә, хәле яхшыра башлады. Сочи – могҗизалы шәһәр”, - диде Асия Иксанова.

Тагын бер яңа танышым Зифа Шаяхмәтова Сочида 8 ел яши. Ул бирегә Башкортстаннан күченеп килгән. “Мәктәптә хезмәт дәресен укыта идем. Ләкин мәктәпне яптылар да, эшсез калдым. Кызым: “Әни, әйдә, Сочига киттек. Мин эшләрмен, син бала карарсың”, - дип без шушында күчендек. Башта бик күңелсез булды, бер таныш кеше дә юк иде. Бервакыт оныгым белән урамда йөргәндә, аңа “садись инде” дигәнемне бер әби ишетеп алган. “Син татармы?” - дип сорады. “Әйе, каян белдегез?” - дим. “Инде” дип әйттең... Ә син беләсеңме, монда татарлар күп яши”, - ди. Шулай итеп, ул мине биредә яшәүче татарлар белән таныштырды. Беренче барган чарам – терроризмга каршы митинг иде. Оешмага тиз кереп киттем, хәзер инде үзем җитәкче сыман”, - ди Зифа Шаяхмәтова. 

Әлфия апа 20 елга якын Сочида яши. Улы янына кунакка килгән җирдән биредә яшәп калган. “Без – татарлар туганнар булып күмәк яшибез. Бөтен бәйрәмне дә бергә җыелып үткәрәбез. Җомга намазларын калдырган юк. Ашларга абыстай булып та йөрим”, - ди ул. Әлфия апа Сабан туена үзе теккән күлмәкне киеп килгән иде. 

Сочи татарлары күңелдә бик якты хисләр калдырды. Чит җирдә татар телен саклап, яклап яшәүләре, милли бәйрәмнәребезне онытмавы өчен ихластан сөенеп, сокланып һәм горурланып кайттым.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading