Казанның Коләхмәтов урамындагы ярминкәдән азык-төлек сатып алырга ниятләдек. Сәүдә рәтләре бай, сатып алучылар күп. Шәхси эшкуардан ит бәясен белешеп торган чагымда, кемдер җиңемнән тартты.
Артыма борылсам, сөйкемле кыз бала җитәкләгән, карсак буйлы, таза гәүдәле, күз тирәләре җыерчыклы ханым елмаеп тора. “Әллә танымадың инде? Нык үзгәргәнмен мени?” – дип, челтерәтеп көлеп җибәргәч кенә, күңел төпкелемә сарган еллар томаны арасына яшеренгән хатирәләр пәрдәсе ачылгандай булды. Зәмзәмия! Көлгәндә энҗедәй ялтыраган тигез тешләре, иягендәге соргылт миңе, бит очларындагы мәхәббәт чокырчыклары тәгаен шуныкы! Күз карашы гына элеккечә ялкынлы түгел.
Моннан утыз еллар чамасы элек белем күтәрү курсларында бергә укыган коллегам белән рәхәтләнеп чөкердәшеп утырырга ниятләп, аны үзебезгә кунакка чакырдым. Әнисенә ияреп шәһәр күрергә килгән кунак кызын ирем курчак театрына алып китте. Зәмзәмия (исемнәр үзгәртелде) белән серләшеп туймадык.
– Колхозчы әти-әниемә авырлык килмәсен дип, пединститутның өченче курсында читтән торып укуга күчеп, эшкә урнаштым, – дип сөйләп китте кунагым. – Диплом алган елымда яраткан егетем Ихсан өйләнешергә тәкъдим ясады. “Энекәшләремә, сеңелкәшләремә һөнәр үзләштерергә, аякка басарга булышасым бар, сабыр ит!” – диюемә үпкәләп, салган баштан унҗиде яшьлек күрше кызын урлап кайтты ул. Ихсанны яратуым чын булганга, күз яше түктем. Үземә сүз катучылар, йөрәк хисләрен аңлатучылар булса да, мәхәббәтсез гаилә корасым килмәде. Эш белән әвәрә килеп, туганнарым мәнфәгатен кайгыртып йөри торгач, гүзәл яшьлегемнең алтын еллары узып китүен сизми калдым. Группадашларым белән очрашуга баргач, күңел күзем ачылды: барысы да парлы-парлы, мин генә ялгыз, моңлы-зарлы икәнмен. Җыйнаулашып миңа – утызны тутырган сазаган кызга кияү эзләделәр. Кандидатларның төрлесе булды. Очрашуга сыңар чәчәк тә алып килмәгән, кафега кергәч, минем күз төшкән ризык өчен түләргә акчасын кызганган эшкуар кәмәшен – үтә чыккан саран булганга, сигез класс бер коридорны көч-хәл ерып чыккач, зират каравылчысы булып эшләүчесен – надан дип кире бордым. Хатын арты хатын аерган, өч балага түлисе алименттан качып, ай саен эш урынын алыштырып йөрүчесен пыраклатып куып җибәрдем. Чираттагысы төрмәдән кайткан иде. Беркайда эшләмичә, кешеләрне алдап, аферистларча көн күрүе өркетте. Булачак кияүләрнең кайберсен сүз белән чыбыркылап, сөмсез сыер кебек, көпә-көндез эш урыныма бәреп кереп, артымнан калмый тагылып йөрүчесен хезмәттәш егетләр ярдәмендә офистан куып чыгарып; әрсезләнеп, караңгы почмакта сагалап торып, мине мәҗбүриләп үзенеке итәргә җыенганын полициягә тапшырып котылдым. “Зәмзәмия, тынычлан! Ялгыз башың бик әйбәт көн итәсең. Иркен фатирың, акчалы эшең, җан тынычлыгың булуына куан, Ходайга шөкер ит! Туган-тумачаң, дусларың бихисап, шулар белән аралашудан тәм тап!” – дип, үземә әмер бирдем. Ирең юк – чирең юк! Күрше Мәхмүзәнеке хыянәт итә, хезмәттәшем Әлфирәнеке – акчасын өйгә алып кайтмый, авылдашым Гөлүсәнеке, эчеп алса, зәмһәрир кыш уртасы дип тормый, хатынын, балаларын урамга куып чыгара. Хәер, моңсуланып ятарга вакытым юк. Чираттагы ялларымда шифаханәдә рәхәт чигәм, дөнья гизүдән тәм табам. Диңгез буйларындагы кайнар комлыкта сыртымны кыздырам. Шулай яши торгач, утыз бишем тулды. Эне-сеңелләрем барысы да гаиләле, бала-чага үстереп мәш килә. Әти-әни картайды. Соңгы кайтуымда әни: “Кызым, Аллаһы Тәгалә һәр җан иясен парлы итеп яралткан. Синең өчен җаным тыныч түгел. Намаз арты саен, мәрхәмәтле кызыма насыйбын очратырга ярдәм ит, Илаһым, дип, елый-елый дога кылам. Әллә артыгын сайланасыңмы? Сайлаган сазга – башы тазга очраган. Кимчелексез кеше юк. Кешеләрнең җитешмәгән якларын күрмәмешкә салыш. Каңгырап йөреп, япа-ялгыз картайганчы, кияүгә чыгып, бала үстерүең күпкә хәерлерәк”, – дип сискәндереп җибәрде.
Беркөнне кичкә табан, үзем эшләгән райүзәккә китәргә дип, автобус тукталышына чыгып бастым. Эчемә салкын җил үтә башлады, автобусым юк та юк. Кыш көне тиз караңгылана. Ябалак кар ява башлады. Кире кайтыр идем, иртән планерка үткәрәсем бар. Чыгышым әзер түгел. Бер сәгатьләп торгач, эчемә җылы керде: кар ерып, УАЗ машинасы килә! “Берүк мәрхәмәтле бәндә генә була күрсен! Калдырып кына китмәсен!” – дип Ходайга ялвардым. Рульдә Мари Иле чигендәге авылда автомеханик булып эшләүче Сәлахи икән. “Сельхозтехника”дан запчастьлар алып кайтып килеше. Карт әнисе белән торучы, яше кырыкка җитеп килүче буйдак булып чыкты ул. Ярты юлны ярыйсы уздык. Буран көчәеп, тирә-юнь күзачкысыз мәхшәргә әверелде. Юл югалтып, батып калсак, кырда катып үлүебез ихтимал. Сәлахи: “Алдыбызда авыл утлары шәйләнә. Анда “служагым” Альберт яши. Шунда кунып чыгыйк. Иртән сине район үзәгенә илтеп куярмын”, – дип тынычландырды. Ризалашмый чарам калмады. Дустының гаиләсендә безне җылы каршыладылар. Җыйнак авыл өендә нибары бер диван буш иде. Икебезгә бергә урын җәйгәннәрен күргәч, күзләрем маңгаема менде. Сәлахи: “Борчылма, Зәмзәмия, укаңны коймам. Җылы мич кырыена син ят. Хуҗалар йокыга киткәч, идәнгә төшеп ятармын”, – диде.
Миңа аның җавабы сәер тоелды, бигрәк кыюсыз Бохар песие, мокыт, дип уйладым. Сәлахи шуннан соң яныма килеп йөри башлады, авылга кайтарып куйгалады. Сабыр, акыллы, кешелекле, әмма үтә чыккан юаш бәндә. Көчле холыклы анасы бердәнбер улын үзенә буйсындырып үстергән. Өйләнешеп бергә яши башлагач, малаен миннән көнләшеп, төрле ахмаклыклар эшләп, каныма тоз салды. Ирем белән үзара килешеп, райүзәктәге эшемне ташламадым. Балага узганлыгымны белгәч, декрет ялына чаклы элеккеге урынымда эшләп торырга булдым. Ялларда иремнең авылына мөмкин кадәр ешрак кайтырга тырыштым. Бөтен җирне ялт иттереп җыештырып чыгарам, керләрен юып эләм, мунча ягам, терлек карашам, өйдәгеләрне тәмле ризыклар пешереп сыйлыйм. Каенанам һәр эшемнән гаеп табып, иремә начар итеп күрсәтергә тырышты. Әүвәлеге мәлдә, берничә ай балага узмавымны гаеп итеп: “Кысыр марҗага өйләнгәнсең, бу имгәк нәселебезне корытачак”, – дип ысылдады. Мин балага узгач: “Улым, бу баланың синеке булуына шигем зур. Ана әнчеккә ул корсакны район нәчәлниге ясаган. Хатыныңны куып чыгар, сиңа унсигез яшьлек кыз яучылап бирәм!” – дип мыскыл итте.
Бергә эшләгән дус хатыным юбилеен район үзәгендәге ресторанда зурлап үткәрде. Безне дә кунакка чакырды. Шунда барасыбызны белеп алган каенанам, безне җибәрмәс өчен “спектакль куйды”. Башта авыруга сабышты. Фельдшерны чакырттык. Сәламәтлегең әйбәт, борчылырга урын юк, диде.Ул чыгып киткәч, каенанам кайнар сулы чәйнекне өстемә тондырды. Бик нык пештем. Чак үлемнән калдым. Санитар вертолет РКБның Пешү үзәгенә илтте. Нарасыем төште, үзем ана булу бәхетеннән колак кактым. Хастаханәдән чыккач, иремнең авылына аяк басмадым. Күңел төшенкелегеннән интектем, йокым – йокы, ашым – аш, эшем – эш булмады. Мәгънәсез каенанам иремне минем янга җибәрмәс өчен төрле тозаклар корды. Каргышлы күз яшьләрем төшкәндер, үзен инсульт бәрде. Сәлахи, эшен ташлап, урын өстендәге анасын карарга мәҗбүр булды. Иремне кызгандым, явыз кортканы гафу иттем, җыйнаулашып минем район үзәгендәге иркен фатирда яши башладык. Каенанамны җирләгән көнне, төшемдә матур кызчык күреп, елмаеп уяндым. Нарасый, күбәләктәй кагына-кагына, нәни кулларын сузды. Күзләре зәңгәр, чәчләре сары, ефәктәй йомшак, имеш. Иремә әйтмичә, балалар йортына киттем. Каршыма бер сөйкемле сабый йөгереп килде. “Ән-нә!” – дип аякларыма сарылды. Әйтерсең, тәнемнән ток йөгереп узды, күзләремә яшь бөялде. Төшемә нәкъ шундый кызчык кергән иде. Ирем белән киңәш-табыш иткәч, Зәринәне үз балабыз итеп рәсмиләштердек. Кызыбыз унберенче яшь белән бара. Әйбәт укый, музыкага сәләтле. Өй эшләремдә булыша. Әтисе белән бакчада казыналар. Бер көйгә яшәп ятабыз, – дип сөйләде Зәмзәмия. – Кунакка кайтыгыз. Сәлахи, кешелекле, якты күңелле. Ирең белән уртак телне тиз табарлар...
Хәмидә Гарипова
Фото: https://www.freepik.com/
Комментарийлар