Мине, яртылаш аңымны җуйган хәлдә, ике урыс егете батальон медпунктына алып килгәннәр. Уң як күкрәгемне дошман ядрәсе тишеп чыккан иде. Өч көн буе азапланып юлда барганнан соң Козелек шәһәрендәге эвагоспитальгә урнаштырдылар. Операцияләрне бик авыр кичердем, шулай да Ходайның рәхмәте белән исән калдым...
Өч айдан соң комиссия мине хезмәткә яраклы дип тапты һәм маршевой частька җибәрде.
Апрель азакларында безнең часть Волокаламск шәһәренә килеп туктады. Немецларның куылуына 2-3 ай вакыт узган, шәһәр җимерек, төзек бер генә бина да юк диярлек. Таш өстендә таш өелеп ята.
4 август көнне безнең полк икенче эшелоннан чыгып һөҗүмгә күчте. Һөҗүм уңышлы барды. Бееренче ударда ук дошманның оборона линиясен өздек. Чөнки артиллерия үзенең эшен эшләгән иде. Без азат иткән авылда немецларның азык-төлек складлары урнашкан булып чыкты. Комендант взводы килеп җиткәнче дип, биштәрләребезгә байтак кына консерва, ипи тутырып өлгердек.
Алдагы һөҗүмнәрнең берсендә мин тагын яраландым. Уң як кулбашымның умырау сөяге чәрдәкләнгән булып чыкты. Бу юлы санитар поезд безнең ише яралыларны Актүбә өлкәсенең Алга станциясенә алып килде. Бушаттылар да, безне клуб бинасына урнаштырдылар.
1942 елның 13 декабрендә, госпиталь башлыгы приказы белән, медицина комиссиясе уздым. Миңа, ниһаять, бер айдан артык ял бирделәр. Яраларымны төзәтергә кирәк иде.
Туган авылым Бәрәзәгә кайтуым гыйбрәтле булды. Баштарак Казаннан 25 чакрым ераклыктагы Әлдермеш авылында кунарга туры килде. Иртән иртүк, караңгыдан торып авылга кайтырга чыктым. Юл бик карлы, атлавы кыен, госпитальдә озак ята торгач йөрүләр дә онытылган булса кирәк. Шулай да Татар Алатына кадәр акрынлап 15 чакрым араны уздым. Беркадәр җир үткәч, арттан җигүле-чаналы ат куып җитте. Утыртыр дип өметләнгән идем, юк – якын да килми. Аңа 25 сум акча кирәк икән. Шул хакка килешергә туры килде. Солдат киемендәге кешегә шундый мөнәсәбәте күңелемне рәнҗетте, билгеле. Ләкин, нишлисең, авылыма тизрәк кайтып җитәсе килә. Мин акча бирү белән үк тизрәк аракыга дип кибеткә чапты...
1943 елның гыйнварыннан мин мәктәптә военрук булып эшли башладым. Агач мылтык тоттырып, үсмерләрне хәрби һөнәргә өйрәтәм. 1944 елның ноябрендә, чираттагы медкомиссиядән соң, хезмәткә яраклы дип, мине тагы армиягә алдылар. Тагын яралану... 9 май – Җиңү көнен мин хәрби госпитальдә каршыладым.
Комментарийлар