Ватан сугышы гаиләләрне пыран-заран китерде.
Татарстанда 2026 ел – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы. Ул миңа Бөек Ватан сугышы вакытындагы кайгылы һәм авыр тормышны күз алдыма китерә.
Сагышлы манзара
Арча районындагы туган авылым Иске-Йортка кайткан саен мин зират белән янәшәдәге тауга күзләрем талганчы карап торам. 1940 елларда – без малай чакларда, аның кырыеннан, авылыбыздан район үзәге Арчага юл үтә иде. Авылга килүче һәркемне – җәяүлеме, атлымы ул, шул тауга җитүгә танып алалар да, каршыларга йөгерәләр иде. Кая да булса китүчеләрне дә гадәттә тау башына кадәр озатып калалар.
Мин бүген дә ярлары таллар, зирекләр белән капланган инеш буенда бөтен дөньямны онытып, шушы тауга карап утырам. Кинәт кенә тау артыннан елмаеп әтием Фәтхерахман килеп чыгар да, мине күрүгә адымнарын тизләтә төшәр кебек тоела. Ул мине кысып кочаклар, аннары баш очына күтәрер.
Авылга җитәрәк яшел чирәмгә утырып, чабата эченә кергән вак балчык-таш кисәкләрен кагар, мыегына, тула оегына, кием-салымына сарылган юл тузанын сыпырып төшерер. Их, туган авыл урамына кергәндә кем генә пөхтә күренергә теләми соң? Минем әти болай да пөхтәлеге белән аерылып тора иде.
Урман итәгендә урнашкан Иске-Йорт авылында элек-электән тырыш, эшчән кешеләр яшәгән. Каралты-кураны алар бергәләшеп өлгерткәннәр. Шушы кечкенә генә авылдан да йөзләп кеше сугышка китте. Аларның күбесенә туган йортына әйләнеп кайту насыйп булмады. Минем бабай Фәйзрахман сугышка дүрт улын озата. Өлкән яшьтә булганлыктан, үзен алмаганнар.
Ике улының, шул исәптән минем әтинең дә үлгән хәбәре килгән. Мөхәммәди исемле улы камалышта калып, немецларга әсирлеккә төшә. Аннан көч-хәл белән котылса да, авылына кайтып җитә алмый. “Халык дошманы” мөхере сугып, төрмәгә ябып куялар аны һәм ул төрмәдә вафат була. Бабайның кече малае Фатих та авылга кайткач, озак яши алмый. Туктаусыз кан төкереп йөри дә, дөнья куя.
Билгесезлеккә кузгалу
Сугыш алдыннан әтием Фәтхерахман колхоз рәисе булып эшләгән.
– Фронтка җибәрмибез. Син монда да бик кирәк. Икмәк кирәк, туган, икмәк кирәк. Бик күп кирәк, – дигәннәр аңа район җитәкчеләре.
Ләкин, ул авыл халкы “сугыштан качып ятты” дип әйтер, дип уйлап, көннәрнең берендә берәү белән дә саубуллашып тормыйча, фронтка китәр өчен Арчага юл тоткан. Ул офыкка кереп югалганчы бары әни генә басып калган. “Мин озак йөрмәм, балаларны сакла”, – дигән икән әтием саубуллашканда. Авылдан чыгып киткәч, унга якын хаты килә әтинең. Алар сугыш кырында түгел, ә Суслонгердан була. Кешеләрнең тәмам теңкәсенә тигән, җелегенә үткән, Аллаһы каргаган бу урын турында инде күп язылды.
Әтинең еллар үтү белән саргая төшкән хатларын укып утырам. Аларның һәркайсында солдат язмышы. Әти берәүне дә гаепләмәсә дә, мин аның хатларында ул чорда ук тамыр җәйгән хуҗасызлыкны, кешеләргә карата гаделсезлекне, битарафлыкны ачык тоям, тагын бер кат әрнеп, йөрәгем аша кичерәм. “Сагындым үзегезне. Кайткач дус-ишләр белән инеш буенда рәхәтләнеп ял итәрбез әле. Балалар авырмыймы? Печән чабарга керешкәнсездер инде. Авылдашларның барысына да минем сәламне җиткер. Үзем исән-сау. Окоп тормышына ияләшеп җиттем инде. Сугыш каты бара. Дошман көчле. Шулай да ул безне куркытмый. Без җиңәрбез,..” – дип язган ул бер хатында.
Бу әтинең соңгы хаты. Тиздән безнең гаиләгә шомлы хәбәр килде. “Фәтхерахман Хәсәнов хәбәрсез югалды”, – дип язылган иде әлеге кәгазь кисәгенә. Без малай-шалайлар бигрәк самими булганбыз шул ул чакларда. Кеше кадәр кеше ничек югалсыын, дип баш ваттык. Җитмәсә, хәбәрсез-нисез. Безнең авылда кеше түгел сарык та, сарык бәтиләре дә югалмый иде. Берничә атнадан хат ташучы район үзәгеннән тагын да борчулырак хәбәр алып кайтты. Әтинең командиры:”Солдат Хәсәнов батырларча һәлак булды”, – дип язган иде. Бу хат хәбәрсез югалса да, бер табылыр әле, дигән өметне юк итте.
Буш урамнар
Ул елларда кара мөһер сугылган кәгазьләр күп йортларга килде. Әле кайчан гына урамнары шаулап торган авыл ничектер бушап калды. Барлык ир-егетләр сугышка китте. Яшүсмерләрне ФЗОга җибәреп бетерделәр. Хатын-кызларның да бер өлеше окоп казырга алынды. Авылда бары тик карт-корылар, күп балалы апалар һәм малай-шалайлар гына калды.
1943 елда авылда ачлык башланды. Сугыш алдыннан тупланган запас бетте. Колхоз хезмәт көненә бер килограмм да ашлык бирмәде. Барысы да фронтка җибәрелде. Бакчаларга бәрәңге утыртылмады. Колхоз кырларының шактый өлеше буш калды: чәчәргә орлыгы, утыртырга бәрәңгесе юк иде. Ярый әле үзебезнең сыер бар, ул коткарды. Җәй буе авыл халкы кычыткан, алабута, күшә, акбаш, кузгалак ашап тукланды.
Ат урынына хатын-кызлар
Чәчүгә чыкканчы колхозның атлары кырылып бетте. Аларның итен, тиресен күп балалы гаиләләргә бүлеп бирделәр.Үлгән атныкы булса да, ит ит инде ул. Бераз кузгалак, кычыткан салып пешерсәң, телеңне йотарлык! Тиреләрнең йоннарын утта көйдереп калган өлешен табада кыздырып ашый идек. Язгы кыр эшләре башлангач, тәпи йөрерлек барлык малайлар басуда булды.
Балалар өлкәннәр җигеп биргән сыерлар белән җир сукалады. Әни без сукалаган җирдә күрше хатыннары Галимә, Сабира апалар белән ат тырмаларын тартып йөриләр, кәзләрне ваттыралар. Алар артыннан карт-коры тубал белән ашлык чәчә. Гарип-горабалар Аллаһыдан яңгыр сорый.
Әни, бәһил бул!
Җиңү тантанасыннан соң тормыш нык үзгәрер кебек иде. Әмма алай булып чыкмады. Ачлык теңкәгә тиде. Тавыкларны күпләп суеп, ашап бетерделәр. Әвенгә бөртек чүпләү ниятендә кергән күгәрченнәрне дә тотып алып, пешереп ашыйлар иде. Хезмәт көненә колхоз икмәк бүлмәде. Берничә арыш башагы яки бер кесә борчак алып кайткан өчен судка бирделәр. Борчак басуларына каравылчылар куйдылар.
Төннәрен яшь егетләр һәм кызлар басуга борчак ашарга баралар иде. Бер төнне борчактан кайтканда олы апабызны бригадир тотып алган. Иртән әни белән икесен колхоз идарәсенә чакырганнар, судка бирәчәкләрен әйткәннәр. Югыйсә, ул яулыгына төреп егермеләп кенә кузак алган булган. Төрмәгә эләгүдән куркып, апаны тиз генә чыбык очы туган тиешле кешегә Красноярск шәһәренә озатканнар. 1948 елны безнең гаиләгә тагын бер кайгы килде – әни үлде. Каһәр суккан сугышның бөтен авырлыгы әниләр һәм апалар җилкәсенә төште шул.
Әгъзам Фәйзрахманов, Казан.
Комментарийлар