16+

Студент-яшьләрнең ришвәт бирергә һичбер теләкләре юк

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары нигезендә 2004 елның 9 декабреннән башлап, һәр елны Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Студент-яшьләрнең ришвәт бирергә һичбер теләкләре юк

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары нигезендә 2004 елның 9 декабреннән башлап, һәр елны Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә республикада шушы дата уңаеннан тематик чаралар бара, - диде Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Александр Лохотской 27 ноябрьдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Ришвәтчелеккә каршы көрәштә республика Иҗтимагый палатасы, Россия юристлар ассоциациясе, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгатьчелек  контроле иҗтимагый оешмаларының, шулай ук министрлыклардагы һәм муниципаль берәмлекләрдәге җәмәгать советларының ярдәме зур булганлыгын билгеләп үтте ул.
 — Укучылар һәм студент яшьләр арасында профилактика эшчәнлегенә зур әһәмият бирелә. Ришвәтчелеккә каршы көрәштә һәр кеше катнаша ала. “Халык контроле” адресына җибәрелгән хәбәрләрнең барысы да тикшерелә, - диде Александр Лохотской.

Иҗтимагый палата җәмәгатьчелекне кабул итү көннәре оештыра. Аның темалары һәм вакыты турында сайтларыннан танышып була.
 — Җәмәгатьчелекне кабул итү көннәрендә кешеләр үзләре килеп әйткән яки телефоннан шалтыраткан хәбәрләрне Президентның ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсе, хокук саклау органнары һәм министрлыклар вәкилләре белән өйрәнүгә алабыз, чаралар күрәбез. Татарстанда мәктәпләрне, медицина учреждениеләрен, йортларны һәм ишегалларын капиталь төзекләндерү буенча программалар гамәлгә ашырыла. Шушы эшләрнең башкарылуына җәмәгатьчелекнең дә күзәтчелеге мөһим, - диде Татарстан Иҗтимагый палатасының җәмәгатьчелек контроле буенча комиссиясе рәисе Артур Мустаев.

Быелның март аенда Татарстанның Яшьләр хөкүмәте җәмәгать оешмасы тарафыннан Казанда “Яшьләр ришвәтчелеккә каршы” шигаре астында Россиядә беренче форум үткәрелде.
 — Әлеге форумда Россиянең 75 төбәгеннән яшьләр оешмалары катнашты. Татарстандагы ВУЗларда ришвәтчелеккә каршы студентлар комитетлары эшли. Казанда һәм башка шәһәрләрдә ришвәтчелеккә каршы профилактик чаралар оештырабыз. Студент-яшьләрнең ришвәт бирергә һичбер теләкләре юк, яшьләр чиста һәм хәбардарлыкка корылган җәмгыять тарафдары. 9 декабрьдә коррупциягә каршы онлайн-конференция үткәрергә әзерләнәбез, - диде республиканың Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading