16+

Сугышканнар гына түгел, тылдагылар хакында да!

"Казан ярминкәсе" нең беренче павильонында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Җиңүгә юл: Тарихка кергән язмышлар" күргәзмәсе эшли башлады.

Сугышканнар гына түгел, тылдагылар хакында да!

"Казан ярминкәсе" нең беренче павильонында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Җиңүгә юл: Тарихка кергән язмышлар" күргәзмәсе эшли башлады.

Аны ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Шулай ук тантанага тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары чакырылган иде.

Күргәзмәнең максаты - сугышта батырлык күрсәткән татарстанлыларның гына түгел, ә тыл хезмәтчәннәренең дә Җиңүгә керткән өлешен ассызыклау.

"Күргәзмәне караганнар, арабыздан киткәннәрне искә алып, тагын борчылыр, елар. Мондый чаралар татарстанлыларны, аларның батырлыкларын искә алу һәм аларга хөрмәтебезне күрсәтү өчен эшләнелә. Безнең яшь буынга да бу менә дигән бүләк", - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Күргәзмә ачылышында чакырылган Тыл хезмәтчәне Николай Фролов сугыш башлангач сугышка яралыларның барысы да фронтка китүен искә төшерде. Солдатларга икмәк үстерү, корал ясау аның кебек яшүсмерләр, хатын - кызлар җилкәсенә төшә. Күргәзмәнең асылында шул катламның тырышлыгы, фронтка керткән өлеше чагылыш таба да инде.

Бу эшне оештыручыларны берсе, Дәүләт Советының "Мәрхәмәт" хатын - кызлар берләшмәсе һәм аның җитәкчесе Татьяна Ларионова.

"Биредә беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевка багышланган күргәзмә эшләде. Әмма Татарстанны йөзе бер генә кеше була алмый бит. Бу эшне дәвам итәргә кирәк иде. Без бу күргәзмәне оештыруда бөтен күңелебезне бирдек", - ди Татьяна Петровна.

Күргәзмәдә фотолар, документлар, хатлар бар. Ул Татарстанның Дәүләт архивында, Бөек Ватан сугышы музеенда, Туган якны өйрәнү музейларына тапшырылачак. Димәк, материаллар белән республиканың барлык почмакларында яшәүчеләр таныша ала дигән сүз.

"Җиңүгә юл: Тарихка кергән язмышлар"  9 майга кадәр эшли.

Әгәр дә озын - озак ялларда шәһәрдә калып, кая барырга белми йөрсәгез, Бөек Ватан сугышы хакында белемнәрегезне арттырасыгыз килсә, бу менә дигән ысул булачак. Архив документларының интерактив булуы үсмерләрне, балаларны да битараф калдырмас.

Лилия Локманова 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading