Менә тагын ноябрь дә ахырына якынлаша, шул көзнең соңгы аеның иң соңгы якшәмбесен менә шактый еллардан бирле инде Әниләр көне итеп билгеләп үтәбез.
Инде интернетта әниләргә багышланган бик күп матур шигырьләр, матурдан-матур язма-хикәяләр урын ала башлады. Күбесендә кайтмас җирләргә киткән әни-әнкәй-нәнәләрне сагыну. Күбесе "Әнкәем назларын сагынам" дип өзелеп-өзгәләнеп яза. Әнисез үстеңме әллә дип кызганып карамагыз. Юк, Аллаһка шөкер, мин нәнә белән үстем, ятимлек күрмәдем.
Тик менә безнең заманда әниләрнең безне җылы кочакка алып иркәләп-сөеп утырырга һич кенә дә вакытлары булмады, куллары да йомшак түгел иде. Бу дөньяның җитмәгәнен җиткереп, тулмаганын тутырып, зур ләгәндә зур гаиләнең керен уып, аны чишмәгә алып төшеп чайкап, пичен ягып, ипиен салып, малын карап, озын кичләрдә ишле бала-чагага оекбаш-бияләй бәйләп, ямап-тегеп яшәгән әнкәйләрнең бала иркәләп-назлап кына утырырга һич вакытлары юк иде шул. Аларның иркенләп яратып-сөеп бәбәй имезеп утырырга да вакытлары юк иде, бишеккә иелгән килеш кенә баласын имезә дә аннан тагын итәгенә тагылган кырыкмаса кырык эшенең иң алда көтеп торганына ябыша.
Без үскән заманда бәбәй чүпрәгенә иң "ходовой" әйбер – нәнәләрнең үзләренең искергән күлмәк итәкләре иде. Алты-сигез клин-өлгеле күлмәк итәген пычранган-юешләнгән саен юып тормыйлар, әйләндереп кенә каплыйлар иде, урыслар әйтмешли, "благо" ул чорда күлмәк итәкләре киң булган. Синтетиканы белмәгән заман, штапель-ситса итәкләр йомшак булган, тузгач бигрәк тә йомшак булгандыр әле алар. Менә шундый күлмәк итәкләренә уралып сиртмә бишектә баһадирдай ир-егетләр, чәчәк кебек кызлар үскән. Ә нәнәләр, юеш күлмәк итәген әйләндереп кенә каплап, бишеккә иелеп кенә бәбәен имезгән дә бишек бавын бием-каенанасына тоттырган.
Ә менә әбиләрнең дөрестән дә куллары да йомшак, кочаклары да җылы иде. Безнең буын әбиләр җылысында, әбиләр тәрбиясендә үскән. Мин дә шулай ук, мин әле бигрәк тә әни куенында үскән кеше, чөнки миңа унбер ай да ун көн булганда Рәис туган, мин шуннан соң тулаем әни карамагына күчкәнмен.
(Без оныклар бөтенебез дә әттәнең әнисен әни дип үстек һәм бүгенге көнгә кадәр аны сагынып, "Әни" дип искә алып яшибез.) Әни куены, әнинең зур ястык җылысы, ул гел кабартып салган ястыгының мин ята торган ягын куллары белән баскалап алыр иде дә, "Әйдә ят, кызым, кош оясы кебек булды бу" дия иде. Үз гомеремдә әнидән башка беркем миңа яратып-сөеп "кызым" димәде. Ә шундый рәхәт ул "кызым" дигән сүзне ишетү. Әниләр, кызларыгызга алмам да, хөрмәм дә, җимешем дә димәгез, рәхәтләндереп, җан түрләреннән үткәреп "кызым" диегез. Алма, хөрмә агачта гына үсә ул.
Үзем дә бүген инде үзе әби булган кызыма "кызым" димен. Мин киткәч, аны иң сагындырганы шул "кызым" дигән сүз буласын белеп әйтәм, чөнки үземне иң сагындырган сүз – әни сүзе, аның "кызым" дип әйтүе.
Әйе, мин әни куенында үскән бала, туганда шундый да кечкенә булганмын, бик елак булганмын, тәпием дә шырпы кабына сыеп беткән, хәер, хәзер дә шуннан бик әллә кая китмәде әле ул. Ә бит безнең нәсел зур гәүдәле, баһадирдай дәү Кәрим нәселе. Мин ул яктан нәнә ягына ошаганмын инде, алты туган арасында иң олысы һәм иң кечкенәсе. Кечкенә, бик ябык булганмын, бу бала яшәмәс дигәннәр гел. Миңа хәтта сипкел дә чыкмаган, гадәттә ак йөзле кешеләрдә бераз гына булса да беленер-беленмәс кенә булса да сипкел бул , туганнарымда да бар, әз генә булса да, бер-ике генә булса да, ә миндә юк. "Барыбер яшәмәс бу, мәшәкатьләнеп чыгып тормыйм әле" дип уйладымы икән әллә?
Әни... Энесе Ваһап абзыйларга кунакка төшәме, сеңлесе Һәдияттәләргә аулак өйгә төшәме, үзе карап үстергән ятим бала Әхмәдулла абыйларга кунакка барамы, мине бер җирдән калдырмыйча, үзе белән ияртеп йөри иде.
Минем кызамык белән авыртканда клиндер ашыйсым килгән. Әни 360 хужалыклы авылны әйләнеп ярты клиндер табып алып кайткан. Әхмәтжан кызы Миңзифа ападан дип хәтерләп калдым, җомга көн сиңа багышлаган догаларым синең дә рухына барып ирешәдер иншәАллаһ, Миңзифа апа.
Кызым миңа кайчак аптырый да, "Син ник әбидән дә күбрәк итеп Саҗидә әбине искә аласың" ди. Белми чөнки, үзе әби белән үсмәгәч аңлый алмый. Әни озын гомерле булды, аңар оныкларының балаларын күрү дә насыйп булды. Ә нәнәгә иркәләп-назлап оныклар үстерү насыйп булмады шул, иртә китте нәнә. Түп-түгәрәк битле, алсу йөзле, якты зәңгәр күзле килеш китте.
Без күргән рәхәтне күрмәделәр берсе дә. Эх димен, утыртасы иде үзләрен шушы сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәл янына. Узган гомерләрен сөйләшә-сөйләшә, яулыкларын артка бәйләп эчсеннәр иде кара яндырып, тирләп-пешеп, бал-май кабып, җимешле-каклы чәйләрен. Ә мин чәй ясасам иде, аларның әңгәмәсенә колак сала-сала .Үзем ишетмәгән күпме истәлекләр ишетер, үзем белмәгән күпме тарихлар белер идем. Булмады шул, вакытлар җитмәде тыңларга. Үкенечләр җанда.
Рәйсә Галимуллина Кукмара, Мәмәшир Фото: freepik.com
Комментарийлар