16+

Светофорның “яшел уты” янды, дип, юл аша йөгермә, көпчәк астында калуың бар

 Республикада быелның 5 аенда җәяүлеләр катнашында 348 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 25 кешенең гомере өзелгән, 333 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алган.

Светофорның “яшел уты” янды, дип, юл аша йөгермә, көпчәк астында калуың бар

 Республикада быелның 5 аенда җәяүлеләр катнашында 348 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 25 кешенең гомере өзелгән, 333 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе 22 июньгә кадәр җәяүлеләр юл кичүләренә профилактик тикшерү үткәрә. Автоинспекторлар җәяүлеләргә юл бирмәгән шоферларны һәм автоһәвәскәрләрне, шулай ук тиешле булмаган урында юл аша чыгучы җәяүлеләрне ачыклый. Җәяүлеләр юл кичүләре инфраструктурасының төзеклеге дә игътибарга алына.

Казанның Нариманов урамында оештырылган рейдта “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе дә катнашты.
 — Казанда 15 июньгә җәяүлеләр катнашында 207 юл-транспорт һәлакәте булды, 9 кеше үлде, ә 203 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алды,-дип, уйландыргыч саннар әйтте Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлегенең пропаганда хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Анна Миронова.

Автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгән җәяүлеләрне мактады, ә каядыр ашыгучы-кабаланучыларны тәртипкә чакырды. Җәяүлеләргә газеталар, фонарьлар бүләк ителде.

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча махсус очрашулар  уздырабыз. Сабыйларга кагыйдәләрне кечкенәдән өйрәтеп үстерү кирәк,-ди “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең әйдәүче белгече Гөлгенә Гайнуллина.

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлегенең пропаганда хезмәте өлкән инспекторы, полиция капитаны Михаил Гостев юллардагы аварияләргә нык борчылып сөйләде.

— Җәяүлеләр юллар аша тиешле булмаган урыннарда чыкмасыннар иде, бу бик хәвефле. Светофорда “яшел” ут кабынгач та, юлга кинәт кузгалу ярамый, машиналарның тәмам туктап беткәнлеген көтү яхшы. Юл аша чыкканда телефоннан сөйләшеп бару, кулчатырга яки башлыкка каплану, колакчыннардан музыка тыңлау -зур ялгышлык, чөнки игътибар югала. Кичләрен яктылык кайтара торган элементлар (тасмалар һәм тамгалар) тегелгән киемнәрдән йөрү, фонарь куллану файдалы. Яктылык кайтара торган элементлары булган кеше юлларда ерактан ук күренә,- ди Михаил Гостев.

Урамнар машиналар ташкыны белән тулган заманда җәяүлеләрнең бик сак булуы сорала.
 
Автор фотолары
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading