16+

Сәяхәт поезддан башлана

1 июньнән күп балалы гаиләләргә поездларның купе вагонына билет бәясен 20 процент ташлама белән алу мөмкинлеге тудырыла. 5 яшьтән кечерәк балалар бушлай сәяхәт итә. «Федераль пассажир компаниясе» акционерлык җәмгыятенең Горький филиалы Казан вагон участогы җитәкчесе Олег Коновалов журналистларга шул хакта хәбәр итте.

Сәяхәт поезддан башлана

1 июньнән күп балалы гаиләләргә поездларның купе вагонына билет бәясен 20 процент ташлама белән алу мөмкинлеге тудырыла. 5 яшьтән кечерәк балалар бушлай сәяхәт итә. «Федераль пассажир компаниясе» акционерлык җәмгыятенең Горький филиалы Казан вагон участогы җитәкчесе Олег Коновалов журналистларга шул хакта хәбәр итте.

Икенче яңалык – поездларга кайтарылмый торган билетлар сатыла башлады. Алар гадәти билеттан 20 процентка арзанрак. Һәр поездда мондый билетлыларга гомуми урынның ун проценты бирелә. Пассажирлар билет сатып алганда, стандарт билет яки кире кайтарылмый торганын сайлап ала ала. Әмма билетлар 28 майда гына сатуга чыккач, яңа тариф буенча йөрү 25 августтан башлана. Белгәнегезчә, поездга билетны 90 көн алдан алып була.

– Пассажирлар өчен уңайлылыкларны күбрәк тудырырга тырышабыз. Хәзер алар кондиционерлар, экологик чиста биобәдрәфләр белән җиһазландырыла. Югары сервислы поездларда Wi-fi, душ кабиналары бар. Сәяхәт поезддан башланырга тиеш, – ди Олег Коновалов.

Сүз уңаеннан: хәзер сәяхәтче поездга үзенең машинасы белән «утыра ала». Мондый поезд Казан белән Мәскәү арасында йөри.

Җәйге сезонда көньякка баручы поездларның саны да арттырыла. Адлерга беренче рейс 9 июньгә ниятләнгән булган, әмма билетлар алучылар күп булгач, поезд 1 июньдә үк җибәрелә.

– Балалар өчен махсус поездлар Казан белән Анапа арасында йөриячәк. Җәй буена биш рейс каралган. Беренчесе 27 июньдә юл тотачак. Балалар поезды 12 плацкарт вагоннан, 2 ресторан вагон һәм бер штаб вагоннан тора. Аларга хезмәт күрсәтүче персоналлар да сайлап алынды. Проводникларөстәмә әзерлек узды. Юл буена балаларны педагоглар һәм медицина хезмәткәрләре озата барачак, – дип сөйләде Олег Коновалов.

Күптән түгел Казанның «Казан экспо» күргәзмәләр үзәгендә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) ил чемпионаты узды. «Казан экспо»га Тимер юл вокзалыннан аэропортка кадәр электричкалар йөрде. Чемпионат узган көннәрдә өстәмә 20 поезд йөргән. Гадәти көннәрдә 16 поезд йөргән булса, аларның саны 36га җиткерелгән.

– Барысы 40 мең пассажирга хезмәт күрсәтелде. Аларның 15 меңе волонтерлар иде. Әлеге ил чемпионаты безнең өчен сынау этабы булып торды. Август аенда тагын да җитдирәк эш көтә. Анда кунаклар шактый күп булачак, – диде Горький тимер юлы Казан территориаль идарә җитәкчесе урынбасары Александр Черемнов.

«Федераль пассажир компаниясе» җәмгыяте Горький филиалының пассажирлар вагоны инвентар паркында 1,4 мең вагон исәпләнә. Аларның 40 процентка якыны – плацкарт. Узган елны 56 яңа вагон сатып алганнар. Быел исә вагон паркын яңарту планлаштырылмый. Әмма капиталь ремонт кысаларында камилләштерү эшләре алып барылачак. Интерьерны үзгәртергә, кондиционерлар куячаклар, экологик чиста бәдрәфләр, яңа розеткалар, суны һәм һаваны зарарсызландыра торган җайланмалар урнаштырачаклар.

– Шәмәрдән, Идел посты һәм Чувашиянең Шоркистры пассажирлар платформаларында гомуми суммасы 13,3 млн сум булган капиталь ремонт көтелә, – диде Александр Черемнов.

Фото: www.rzd.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading