16+

«Табылса, кабак аша дип тә кыйнамас идем”

Иртән Казан урамы буйлап барышым. Көзнең матурлыгы! Быел көзләр коры килде, моңа кадәр иртәләр гел кояшлы иде әле.

«Табылса, кабак аша дип тә кыйнамас идем”

Иртән Казан урамы буйлап барышым. Көзнең матурлыгы! Быел көзләр коры килде, моңа кадәр иртәләр гел кояшлы иде әле.

Җәһәт атлыйм, үзем күзем белән тирә-юньне барлыйм. Бер мәлне туктап ук калдым – сап-сары йомры кабаклар өеп куйганнар. Шәһәр уртасында! Бер кибетнең ишек төбенә. Әй, матурлар да инде. Авыл искә төште...

Әнкәй мәрхүм, кабак яратмый иде. Ачлык елларында да кабакка исе китмәгән. Ул елларда кабакны “мөһерләп” тормый гына ашаганнар. Урталай ярып, орлыгын чистартканнар да, мичтә сүнеп килгән күмер өстенә каплаганнар. Әнә шул килеш тә тамакка тәмле сый булган ул. Әнкәй, ашыйсы килсә дә капмаган. Шуны искә төшереп сөйләшсәләр, бертуган апасы: “Син иркә идең, Сәкинә!” – дия иде. Сугыш еллары кемне иркәләде икән? Минем әнкәйне бигрәк тә. 

5 яшендә әтисе кунакка алып китә аны. Паратск шәһәренә. Шаян була бабай, поездга билет тикшерүчеләр кергәч, карандаш чыгарып күрсәтә. Имеш, билет урынына шуны алган. Бабайны алып төшеп китәләр дә ябалар, әнкәйне берничә ятимнәр йортына алып баралар. Әни елый да, елый икән, калдыра алмыйлар. Язмыш эшедерме, әкият диярсең, урамда үзебезнең туганнар килеп очрый. Әни таный да: “Кечкенә апа!” – дип барып ябыша. Ә боларның Түбән Тагил шәһәренә китәргә йөрешләре. Әнине дә үзләре белән алалар. Бабай айнып чыга, эзли – кызы юк. Кызын югалткан, дигән хәбәр, үзеннән алда кайтып ирешә.

“Баланың тереләй югалуыннан да авыр хәсрәт юк. Табылса, кабак аша дип тә кыйнамас идем”, – дип елый әби. Әниләр барып урнашкач, авылга хат язалар.. “Кызым кунакка чакырган!”– дип шул көнне үк җыенып чыгып китә бабай. 

...Ачлык тинтерәткән ул көннәрдән бүген ерак киттек. Кабакның да сортлары яңарды. Сыйлары да телең йотарлык. Бәлешен пешерсәк атланмайны мул итеп салабыз – тәмлерәк. Кабак эченә дөге белән йөзем тутырсак та майсыз булмый. Боткасы да майсыз тәмсез кебек. Кабактан мантыйга кадәр ясыйбыз, согын эчәбез. Файдасы күп! Әллә соң кабакны шул файдасы хакына йөге белән кала ишеге төбенә китереп аудардылармы икән? Нәрсә генә дисәң дә кабакларда көз яме, авыл тәме, балачак хәтере.
  
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading