Һәр галимнең үзе яратып шөгыльләнгән, фәнни эшчәнлегенең “умыртка баганасы”н билгеләгән өйрәнү объекты, темасы була. Таһир Гыйләҗев өчен ул Г.Тукай иҗаты дисәм дә ялгышмам. Шагыйрь иҗатын яңа гыйльми югарылыкта өйрәнеп чыгып, ул Тукай фәнен яңа баскычка күтәрүчеләрнең берсенә әверелә. Аның хезмәтләрендә, күпсанлы мәкаләләрендә шагыйрь поэзиясе милли әдәби традицияләр яктылыгында бәяләнә, шагыйрьнең татар әдәби фикерендә тоткан урыны игътибар үзәгенә куела. Галим Тукай иҗатын өйрәнүгә бәйле саллы фәнни язмалары белән республика, ил матбугат битләрендә, чит ил журналларында чыгыш ясый, Тукай энциклопедиясен эшләүдә актив катнаша.
Фәнни эшчәнлек белән янәшәдә Таһир Гыйлаҗев 18 ел буена Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында декан урынбасары, 2 ел татар әдәбияты кафедрасы мөдире вазифаларын башкара. Уку планнары төзү, уку-укыту процессын җитәкләп алып бару аңардан үтә зур җаваплылык, яхшы мәгънәсендә ваклык та таләп итә. Минем үземнең дә студент, аспирант, хезмәт юлын башлаган елларым ул җитәкчелек иткән чорга туры килде, шуңа инанып әйтә алам: Таһир абый бу вазифаны җиренә җиткереп, яратып, фанат дәрәҗәсендә бирелеп эшләде. Ул факультетның “йөрәге, импульсы” булып, биредәге һәр уңай яңалыкны чын күңелдән шатланып-сөенеп, проблемаларны ихластан әрнеп кабул итә иде. Факультетта эшләгән һәрбер укытучы-галим, олысы-кечесе өчен ул таләпчән, хөрмәтле җитәкче, биредә укыган һәрбер студент өчен яраткан, вакыты белән “яхшы гына урынга утырта белгән” Таһир абый, зур авторитет булды. Теләсә кайсы ситуациядә йөзләгән студентларны бер йомгакка туплый алу сәләте теләсә кемгә бирелми. Ул студентлар әле бүген дә яраткан укытучылары белән бәйле истәлекләрне сагынып искә төшерәләр, һәркемнең хатирәләр төпкеленнән студент елларына бәйле вакыйгалар янәшәсендә еш кына Таһир абый исеме калкып чыга. Студентлары өчен ул бүген дә – киң карашлы, чын мәгънәсендә ХХ йөз башы татар әдәбиятына, Тукай иҗатына гашыйк лектор, яхшы мәгълүматлы, үтә таләпчән, гадел укытучы-галим.
Таһир Шәмсегалиевич – минем тормышымда да гаять зур роль уйнаган шәхесләрнең берсе, беренче остазым. Аның җитәкчелегендә курс эшләре язу барышында ук фәнни эшләр белән төрле конкурсларда катнаша башладым. Таһир абый миңа шул вакытта Г.Исхакый иҗатының әдәби тәнкыйтьтә өйрәнелешенә кагылышлы диплом темасы тәкъдим итте. Ә бу вакыт әле язучы мирасының фәнни әйләнешкә керә башлаган гына еллары. Күп тәнкыйди язмалар, хәтта әдипнең байтак әдәби әсәрләре гарәп графикасында саклана, шуңа да миңа гарәп графикасындагы шактый тәнкыйди мәкаләләрне кириллицага күчерергә туры килде. Әнә шулай Таһир Шәмсегалиевич мине әкрен генә фән юлына “борды”, киңәшләрен бирде, әдәби мирас белән эшләргә өйрәтте, “синең фәнни эшкә сәләтең бар” дип үсендереп, аспирантурага керергә тәкъдим итте. Бәлки, ул дәрәҗәдә үк булмагандыр да, әмма кешене зур максатларга өндәү, аны үсендереп җибәрә алу, эчке ышанычны уяту мөһим бит. Таһир абый миндә әнә шул ышанычны уятты, фәнни эшчәнлеккә нигез салды. Бүген дә ул – минем өчен үрнәк.
Хезмәттәшләре һәм шәхсән үз исемемнән Таһир Шәмсегалиевичны олы гомер бәйрәме белән котлыйм, исәнлек-саулык һәм фәнни уңышлар теләп калам.
Нурфия Йосыпова, КФУ профессоры
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар