Икенче көн. Ул көнне ирем белән икебезгә бер такси чакырттык. Янәсе, икебезгә дә бер якка барасы, ул юлда төшеп калачак. Иремнең эше янына килеп җиткәч, “шушында туктагыз әле” дип, ирем төшеп калды. “Анда-монда туктап йөрергә трамваймы әллә мин? Башка берәү булса, өстәп 100 сум акча алыр иде”, - иде диде. Аннан соң ул елмаеп, бу сүзләрнең шаярып әйтүен белдерде. Бу абый юмор хисле булды.
Өченче көн. Ап-ак чит ил машинасында мөлаем татар кызы килде. Каян белдемме? Машинасында татар җырлары яңгырады. Юл буе кем беләндер телефоннан сөйләште. Акча юклыгын, шуңа күрә таксист булып эшләргә мәҗбүр булуын аңлатты. Карап торышка акчасызга охшамаган үзе. Тик беркемнең дә казаны буш түгел шул. Мин машинадан төшкәндә дә итагатьле итеп саубуллашты ул. Бик тәртипле татар кызы булып чыкты.
Дүртенче көн. Бу юлы да татар кешесе очрады. Кереп утыруга, “чибәр кыз” дип комплимент ясарга өлгерде. Әллә “ЛАДА”сының артык иске булуыннан оялдымы, машиналар турында сөйләшә башлады. “Ничек уйлыйсыз, нинди машина алырга икән: “Хендай” яки “Киа”?” - ди бу. “Мин үзем “Киа”да йөргәч, сезгә дә шуны киңәш итәм”, - дидем. Кыскасы, бу абзый юл буе “Хендай” белән “Киа”ны чагыштырып, уңай һәм тискәре якларын барлады. Ахырдан телефон номерымны да сораган иде, әлбәттә, бирмәдем. Бәйләнчек булды бу.
Бишенче көн. Гадәттә, таксига кереп утырам да, телефонымны карый башлыйм. Бу юлы таксист егет: “Хәрәкәт иткәндә, телефонда утыру күзгә зыянлы”, - дип, кисәтү ясады. Бу да татар егете, чөнки русча начар сөйләшә. Телефонымны кесәгә тыгып куйдым. Ә ул, шуны гына көткәндәй, теленә нәрсә килә, шуны сөйли башлады. Мин дәшмим, тыңлап барам. Университет яныннан узганда, “мин монда укыдым, белемем буенча математика укытучысы, ләкин укытучы булып эшләмәдем, чөнки хезмәт хакы аз”, - дип куйды.
Комментарийлар