Көннәр җылыта башлауга, халык урман-болыннарга, су буена ашкына башлый.
Скопировать ссылку
Көннәр җылыта башлауга, халык урман-болыннарга, су буена ашкына башлый.
Нәкъ шул чорда, май азагы-июнь айларында котырына да инде талпан. Июль азагында бераз югалып торалар да, сентябрьдә, кыш алдыннан тагын бер “кызып” алалар.
Быел исә талпаннар тагын да иртәрәк уянган! Инде 20 март көнне үк активлашуы теркәлгән.
Ел саен республикада талпан кадалуның 9-10 мең очрагы теркәлә икән. Моңа бәйле рәвештә, республиканың 30 районында талпан энцефалиты йоктыру куркынычы бар, дип кисәтә белгечләр. Быел талпаннан зыян күргән 2651 кеше медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән инде. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, бу күрсәткечләр 14 процентка түбәнрәк. Шулай ук талпан энцефалитыннан интегүчеләр соңгы ун елда 11 тапкырга кимүе дә мәгълүм.
- Ел дәвамында бездә талпан энцефалиты белән авыруның 1-10 очрагы теркәлә. Гадәттә бу читтән кергән очраклар, ягъни инфекцияне инде башка төбәктә йоктырып, Татарстанга килүчеләр. Бәхеткә, узган ел һәм быелның биш аенда бу авыруны йоктыручылар булмады, – ди Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте Татарстан идарәсенең территорияне санитар яктан саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Анна Алешина.
Комментарийлар