16+

Татарларда тыелган тема турында

Бу язмага юктан гына алынмадым, чөнки татарларда ул темага сөйләшү аң дәрәҗәсендә тыелган. Әйе, сез дөрес сизеп алдыгыз. Бүген без секс турында сөйләшербез. Газета аша да аңлашмасак, тагын кем белән бу темага сөйләшәсең ди, шулаймы? Ә беркемнең дә йокы бүлмәсенә чит кешеләрне “кертәсе” килми. 

Татарларда тыелган тема турында

Бу язмага юктан гына алынмадым, чөнки татарларда ул темага сөйләшү аң дәрәҗәсендә тыелган. Әйе, сез дөрес сизеп алдыгыз. Бүген без секс турында сөйләшербез. Газета аша да аңлашмасак, тагын кем белән бу темага сөйләшәсең ди, шулаймы? Ә беркемнең дә йокы бүлмәсенә чит кешеләрне “кертәсе” килми. 

Мин үзем дус кызларымнан пәрдә күтәрүләрен сорарга оялмыйм. Әллә минем шундый ачык булуымнан, әллә башка кешеләр ул турыда сөйләшмәгәнгә ачылып китә алар. Шунда кемнең секстан рәхәтлек алуның ни икәнен дә белмәгәнлеге (дистә елга якын ир хатыны булып яшәп тә), кемнең ире белән утырып эротик видеолар карарга оялуы ачыклана. Бу язмам яңа өйләнешкән кайбер парларга һәм ачылырга өлгермәгән хатын-кызларга файдалы булыр дип уйлыйм.

Бу мәкаләне укыгач, фахишә язмасы дип уйлавыгыз бар. Шуңа алдан ук кисәтеп куям: юк, мин иремнең тугры хатыны һәм тәҗрибәмне дә ирем белән генә тупладым. 

Минем киңәшләрем кемнәргәдер ошамаска да мөмкин, шулай да бәяне әйтелгәннәрне эшләп карагач кына бирсәгез, үзегез өчен яхшырак булыр. 
1. Үзара сөйләшегез! Ничек, кайда теләвегезне, партнерыгызның нинди гамәлләре сезне дәртләндерүен әйтергә оялмагыз. Шулай ук авырту тойсагыз яки нәрсәдер ошамаса, түзеп тормагыз. Бәлки алай ирегезнең дә күңеленә хуш килмидер. Сезнең хакка гына шулай эшләве бик ихтимал. 
2. Позаларны гел төрләндереп торыгыз. Гел бер үк төрле шөгыльләнү ялыктыра. Аннары бөтенләй теләк сүрелергә мөмкин. Позалар алыштыру рәхәтлекнең төсмерләрен дә арттыра, учакны да дөрләтеп җибәрә. Компромисска да барырга кирәк. Мәсәлән, секс башында иргә ошаган торышны сайласагыз, ахырда хатын-кыз теләгәнчә эшләргә була. Бәлки әле сезнең тәрәзә төбенә яки өстәлгә утырып мәхәббәт белән шөгыльләнгәнегез юктыр. Булмаса, бүген төнлә шул хакта онытмагыз. 
3. Ирләр авыз белән назлаганны яратуларын барыбыз да беләбездер. Әмма җирәнергә, оялырга, иренергә мөмкинбез. Тик юкка! Ирегез андый “изгелек”тән соң күп үтенечләрегезне эшләргә әзер булыр. Шулай ук үзегез дә интим җирегезне авыз белән назлауга каршы килмәгез. Ирен, муен, күкрәк, корсак... Әкрен-әкрен генә үбеп төшүдән эреп китәрсез. Әгәр бу этапны үткәнсез икән, 69 позасын кулланыгыз, икегез дә бер үк вакытта назлыйсыз. Бу шундый шәп әйбер! Учакка икегез дә утын атасыз һәм икегез дә шуннан дөрләп янасыз. 
4. Бу төп кагыйдә: оялмагыз! Көндез фәрештә булып йөрсәгез дә, төнлә сез ирегез өчен фахишә булырга тиеш. Һәм көндез дә секс белән шөгыльләнеп булуын онытмагыз.
5. Урыннарны төрләндерегез: идәнгә төшегез, юыну бүлмәсенә керегез (бергә ванна керергә дә була), машинада, урманда (җәй көнен кулдан ычкындырмагыз), кунакта (кеше ишетмәсен дип тырышу үзе үк дәртләндерә) һәм үзегезнең фантазиягез җиткән урында яратышып карагыз. 
6. Бергә эротик фильмнар карагыз. Бу, бер яктан, дәртләндереп җибәрсә, икенче яктан, тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә. Тик шунысын истән чыгармагыз: анда күп нәрсә күпертелеп күрсәтелә. Нишләп андагы ирләр сәгатьтән артык вакыт үткәч кенә рәхәтлекнең иң биек ноктасына җитә, ә син инде әнә ничә минуттан сузылып яттың, дип ирегезне битәрләргә ашыкмагыз.
7. Рәхәтлек алуның вакыты ирләрнеке һәм хатын-кызларныкы аерыла. Шуңа күрә, берничә тапкыр ирнең җаваплы органын уятырга мөмкин. Әлбәттә, актив вакыт сүрелгән вакытта ял итәргә, назланышырга һәм минет та ясарга туры килүе ихтимал. Әгәр хатын-кыз гел канәгатьләнмичә калса, аның секска карата суынуы бар. 
8. Әйтүемчә, мәхәббәт белән төнлә генә шөгыльләнмиләр. Әгәр мөмкинлегегез бар икән (теләк булса, мөмкинлек табарга була), ирегезне иртән “сыйлап” җибәрегез. Кәефе дә яхшырыр, сез дә буш капчыклар белән озаткач, көне буе тыныч йөрерсез.
9. Җаваплылыкны ирегезгә генә аударып калдырмагыз. Вакыт-вакыт инициативаны үз кулларыгызга алыгыз. Тыйнак песинең юлбарыска әйләнүе ирегезнең күзләренә очкыннар сибәр. 
10. Ирегезнең юыну бүлмәсенә кереп китүеннән файдаланып, тиз генә челтәрле киемнәрегезне киеп, чәчләрегезне туздырып, хушбуй сибеп куегыз. Көтелмәгән сюрприздан партнерыгызның иреннәре колакка кадәр җитәр.
11. Саклану чараларына, ягъни презервативларга акча кызганмагыз, сыйфатлыларын гына алыгыз. Бу сәламәтлек өчен мөһим. 
12. Хатын-кызлар һәрвакыт дәртләнеп өлгермәскә һәм интим урыны коры булырга мөмкин. Ярдәмгә аптекаларда сатыла торган смазка килә. Әмма андый кыйммәтле чарага караганда, су яхшырак та булуы бар. Эш бу очракта акчада түгел, ә тойгыда. 
13. Бер-берегезгә татлы сүзләр әйтегез, мактагыз. Матур чагыштырулар уйлап табыгыз. Мәсәлән, ирегезгә син чын арыслан дисәгез, ул моңа бик шатланыр. 
14. Һәм соңгысы: сез иң сексуаль, иң дәртле, иң матур хатын-кыз! Шуны исегездән чыгармагыз! 

Мәхәббәтле ханым, дип кенә белерсез.

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading