16+

Татарстан белән Башкортстанга куркыныч эпидемия яный

Белгечләр шәхси хуҗалыкларга, фермерларга, эшмәкәрләр һәм терлек сату белән шөгыльләнүчеләргә эпидемия вакытында терлек кертүне туктатуларын сорый. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, чит төбәкләрдән терлек кертү өчен Баш ветеринария идарәсе рөхсәте кирәк.

Татарстан белән Башкортстанга куркыныч эпидемия яный

Белгечләр шәхси хуҗалыкларга, фермерларга, эшмәкәрләр һәм терлек сату белән шөгыльләнүчеләргә эпидемия вакытында терлек кертүне туктатуларын сорый. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, чит төбәкләрдән терлек кертү өчен Баш ветеринария идарәсе рөхсәте кирәк.

Бу хакта ветеринария хезмәте хуҗалык җитәкчеләре, авыл халкын, мал асраучыларны кисәтте. Интернет челтәрендә Татарстан белән Башкортстанга куркыныч эпидемия яный дигән хәбәр таралды. prokazan.ru язып чыкканча, Башкортстан хөкүмәте гадәттән тыш хәл режимын керткән. Моның сәбәбе – терлекләрнең нодуляр дерматит авыруы белән чирли башлавы.  

Татарстан ветеринария хезмәте дә бу авыруның куркыныч булуын яшерми. Белгечләр шәхси хуҗалыкларга, фермерларга, эшмәкәрләр һәм терлек сату белән шөгыльләнүчеләргә эпидемия вакытында терлек кертүне туктатуларын сорый. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, чит төбәкләрдән терлек кертү өчен Баш ветеринария идарәсе рөхсәте кирәк.
– Башкорстанның Баймак районындагы ике шәхси хуҗалыкта мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит вирусы ДНКсы ачыкланган. Шул сәбәпле,  карантин, чикләү чаралары кертелгән, – дип сөйләде Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов. – Хәзерге вакытта нодуляр дерматит буенча Забайкалье краенда 31 торак пункт һәм Башкортстанның Баймак районында карантин теркәлгән. Нодуляр дерматитның Татарстан территориясенә үтеп керү куркынычы, әлбәттә, бар. Бу хакта ветеринария хезмәте хуҗалык җитәкчеләре, авыл халкы, мал асраучыларны кисәтте. Авыру куркынычы янаган зонадан терлек алып кайту тыела. Авыруның Татарстан территориясенә үтеп керүен булдырмас өчен ветеринария хезмәте бар көчен дә куя. Бу эштә мал тотучылар да бик игътибарлы һәм җаваплылык хисен тоярга тиеш. Читтән рөхсәтсез терлек кертү очраклары булырга тиеш түгел. Кайтарылган терлек аерым торакта 30 көн карантинда торырга һәм барлык ветеринария кагыйдәләре үтәлергә тиеш.

Нодуляр дерматит – мөгезле эре терлекләрдә була торган йогышлы чир. Авыру сыерларның селәгәе, сөте аша, шешле тиресеннән йога. Азыкка, суга, һавага эләккән вируслар аркылы җәйге чорда бөҗәкләр дә аны авыру хайваннан сәламәт хайванга йоктыра.

Нодуляр дерматит авыруы башка төр терлеккә йокмый. Кешегә йогу очраклары да әлегә күзәтелгәне юк. Татарстанда барлык шәхси хуҗалыкларда, крестьян-фермер хуҗалыкларында, эре терлекчелек комплексларында өч айлык бозаулардан башлап барлык мөгезле эре терлеккә нодуляр дерматитка каршы елга бер мәртәбә вакцина ясала. Авыруның Россиягә 2015 елларда Төркия һәм Греция илләреннән кергәне билгеле.

Нодуляр дерматит, нигездә, читтән кайтарылган малдан йога. Авыру дүрт атна тирәсе дәвам итә. Авыру сәбәпле, сыерларның гадәттә 1-5 проценты үлә. Күбесенчә 90 проценты терелә, исән кала. Әмма әлеге авыруның икътисади зыяны зур, чөнки исән калган сыерлар һәм мөгезле эре терлек авырлыгын, сөт бирүчәнлеген, ит массасын югалта. Авыру нәтиҗәсендә сыерларның бозавы төшә һәм сыерларны каплатып булмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading