16+

Татарстан гадәти тормыш агымында кайный

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйткәнчә, Татарстан Республикасының Хөкүмәт штабы Донбасстан мәҗбүри эвакуацияләнеп килүчеләрне кабул итәргә әзер. Министрлыкларга һәм ведомстволарга күрсәтмәләр җиткерелгән. Әмма әлегә тимер юл эшелоны Татарстанга кузгалмаган.

Татарстан гадәти тормыш агымында кайный

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйткәнчә, Татарстан Республикасының Хөкүмәт штабы Донбасстан мәҗбүри эвакуацияләнеп килүчеләрне кабул итәргә әзер. Министрлыкларга һәм ведомстволарга күрсәтмәләр җиткерелгән. Әмма әлегә тимер юл эшелоны Татарстанга кузгалмаган.

 Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 24 февральдә республика яңалыклары белән таныштырды, журналистлар сорауларына җавап бирде.

 Президент бүген “авылда”

 “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы уза.
— Коллегиядә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Анда авыл хуҗалыгы күргәзмәсе дә оештырылган. “Россельхознадзор” бүлекчәләренә Президент 10 автомобиль тапшыра. Татарстан авыл хуҗалыгы күрсәткечләрендә Идел буе федераль округында 1 нче урында тора, - диде Лилия Галимова.

 Татарстан кадрлары кадерле

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу атнаның җомгасында “Россия әйдаманнары” (“Лидеры России”) конкурсының суперфиналистлары белән очраша. Лилия Галимова сөйләгәнчә, республика вәкилләре әлеге конкурста актив катнаша. Алар - бизнес һәм сәнәгать, дәүләт идарәсе һәм мәгълүмати технологияләр өлкәләрендә эшләүчеләр. Татарстан финалистлары идарәчеләр сыйфатында республикада гына түгел, илнең башка төбәкләрендә дә эшкә теләп чакыру ала. Узган ел конкурста бездән 81 кеше катнашкан, быелгы бәйгедә 6 якташыбыз финалга чыккан.

 Чаллы - заводлы шәһәр

— Рөстәм Нургалиевич җомга көнне Чаллы шәһәр Советы сессиясендә катнашырга җыена,- дип алхәбәр бирде Лилия Галимова.- Чаллы - республиканың зур сәнәгать мөмкинлекләре тупланган шәһәр. Узган елдагы социаль-икътисади үсешкә йомгак ясалачак, быелга билгеләнгән бурычлар мәсьәләсе каралачак.
 Чаллыда эшләүче предприятиеләр сәнәгать күргәзмәсе оештыра. Президент әлеге күргәзмә белән дә танышачак.

 Донбасс халкына ишек ачык

 Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйткәнчә, Татарстан Республикасының Хөкүмәт штабы Донбасстан мәҗбүри эвакуацияләнеп килүчеләрне кабул итәргә әзер. Министрлыкларга һәм ведомстволарга күрсәтмәләр җиткерелгән.
— Луганск һәм Донецк республикалары поезд эшелоннарын үзләре оештыра. Әлегә тимер юл эшелоны Татарстанга кузгалмаган. Безнең бурыч - ярдәмгә мохтаҗ халыкны кабул итәргә әзерлектә тору. Болар, нигездә, хатын-кызлар һәм балалар, - диде Лилия Галимова.

Фото: https://president.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading