16+

Татарстанда тагын бер янгын: "Авыру балаларын көчкә сөйрәп алып чыкканнар"

Теләче районының Ямбулат авылында чыккан зур янгын күп балалы Насыйровларны бернәрсәсез калдырган. Аларның үз көчләре белән торгызган йортлары, мунча-гаражлары, каралты-куралары янып беткән. Күршеләре Вәлиуллиннарның да ниндидер хикмәт белән йортлары гына торып калган, чөнки ут өйнең верандасына да күчеп өлгергән була.

Татарстанда тагын бер янгын: "Авыру балаларын көчкә сөйрәп алып чыкканнар"

Теләче районының Ямбулат авылында чыккан зур янгын күп балалы Насыйровларны бернәрсәсез калдырган. Аларның үз көчләре белән торгызган йортлары, мунча-гаражлары, каралты-куралары янып беткән. Күршеләре Вәлиуллиннарның да ниндидер хикмәт белән йортлары гына торып калган, чөнки ут өйнең верандасына да күчеп өлгергән була.

Янгын аларның гаражларыннан чыккан дигән шик бар. Ут аларның да мунча, гараж, абзар, сарайларын юк итә.
-  Бу хәл кичә көндезге икеләр-өчләр тирәсендә булды. Йорт хуҗалары Рәсүлә һәм Рамил Вәлиуллиннар икесе дә өйдә булмаган. Рәсүлә эшкә чыгып кына киткән, бишенче һәм беренче сыйныфта укый торган ике балалары урамда уйнап калган. Нидер шартлаган тавышны ишетеп ахры, Рәсүлә апа кире өенә йөгергән. Бу вакытка инде ут күршеләре Насыйровларның өенә күчкән.

Энҗе һәм Фәнил Насыйровларның 27 яшьлек бер балалары инвалид, ул өйдә генә тора. Бу бала бөтен әйбердән, тавыштан да, җилдән дә бик курка. Йортта шулай ук олы яшьтәге әниләре Дания апа да булган. Бишенче сыйныфта укый торган кызлары урамда уйнап йөргән. Энҗе апа китапханәдә эшли, ул да эшкә менеп кенә җиткән һәм төтенне күреп кире кайткан. Авыру баласы урамга бик чыкмагач, аны көчкә сөйрәп алып чыкканнар. Үзләре белән документлар салынган тартманы гына алырга өлгергәннәр. Ут аларны бернәрсәсез калдырды.

Бик тырыш гаилә бу, үз хәләл көчләре белән җиткезгән йорт, мунча, гараж, сарайлары янды. Бик күп терлек тоталар, аларны чыгарып өлгергәннәр, ә менә җәй буе әзерләгән печән, ашлыклары  көлгә әйләнде. Теплицалары гына утырып калган. Җитмеш бройлер үстереп суеп, ике зур ларларын тутырып кына куйган булганнар. Өсләрендә ни бар, шулар белән калдылар. Әлегә авылдагы бер буш йортта яшәп торачаклар. Йорт урыннарын чистарту эшләре бара, янгын сәбәбен тикшерәләр. Авыл халкы әлегә иң кирәкле әйберләрне җыеп бирде. Тирә-ягыбызда рәхимле, олы йөрәкле кешеләрнең булуына, аларның ярдәменә өметләнәбез.  Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Хәленнән, көченнән килгәнчә ярдәм кулы сузучылар табылса, бик рәхмәтле булыр идек, - дип сөйләде безгә авылдашлары Алисә Дәүләтшина.

Ярдәм итәргә теләүчеләр реквизитлар:

Реклама

89083337507 - Ак барс банк Насирова Эндже Масгутовна;
2202201523932586 - Сбербанк, Насиров Наил Фанилевич

4817 7602 1225 2765 - Сбербанк, Валиуллин Алмаз Рамилевич 
2200 5301 3098 0493 - Ак барс банка, Гайнутдинова Алина Рамилевна

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading