16+

Татарстанның һөнәр осталарын дөньяда таныйлар

Быелның ноябрь-декабрь айларында Татарстанда “Яшь һөнәр осталары” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты була.

Татарстанның һөнәр осталарын дөньяда таныйлар

Быелның ноябрь-декабрь айларында Татарстанда “Яшь һөнәр осталары” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты була.

 Яшьләр кабат “чүкеч”кә тотынды

 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 12 ноябрьдә узган матбугат конференциясендә республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин таныштырганча, бәйгедә 1800 егет белән кыз 238 һөнәр төрендә осталыгын күрсәтә.
 - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте эшче кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирә. Һөнәри уку йортлары һәм тулай тораклар капиталь ремонтлана, техник җиһазлар яңартыла. Укучылар һәм студентлар ясаган әйберләр ярминкәләрдә сатыла, ә шул акча уку йортына тотыла. Укучылар һәм студентлар ясаган әйберләр чит төбәкләрдән килгән делегацияләргә дә күрсәтелә, - дип, горурланып әйтте Илсур Һадиуллин.

“Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге” коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин:”Казанда 2019 елда узган Ворлдскиллс чемпионатыннан соң Татарстанның яшь һөнәр осталарын бөтен дөньяда таныйлар. Без республикада һөнәри осталык бәйгеләрен халыкара Ворлдскиллс хәрәкәте белән тыгыз элемтәдә торып, барлык таләпләргә туры китереп оештырабыз”,-дип өстәде.

Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Артур Вәлиәхмәтов әйткәнчә, эре предприятиеләр хәзер эшче кадрларга кытлык кичерми, чөнки республикада кадрлар җитәрлек укытып чыгарыла.

Чемпионатның 2020/2021 еллар кысаларындагы һөнәри осталык бәйгесе Казан, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Алабуга, Лениногорск, Әлмәт, Яшел Үзән, Иннополис, Тәтеш, Буа, Лаеш, Мамадыш, Аксубай, Зәй, Сараман һәм Кукмара мәйданнарында уза. Бер төркем яшьләр “җир асты электр слесаре” һөнәре буенча бәйгедә катнашырга Кемерово шәһәренә бара. Татарстан төбәк чемпионатында җиңгән яшьләр республика исеменнән илкүләм финал бәйгедә чыгыш ясый. Финал 2021 елның июлендә Башкортстанның Уфа шәһәрендә узачак.

 Аяк йөрмәсә, кул эшли...

 Республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләгәнчә, Татарстанда 2016 елдан башлап физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында “Абилимпикс” һөнәри осталык бәйгесе оештырыла. Октябрь һәм ноябрьдә узган бөйгедә 608 инвалид 54 һөнәр төрендә ярышкан. Төбәк бәйгесендә җиңгән 126 инвалид республика исеменнән Россия чемпионатында катнаша. Илкүләм бәйге 23-29 ноябрьләрдә онлайн форматта уза. “Абилимпикс” бәйгесен ачу һәм ябу тантаналарын abilymcs-russia. ru сайтында карап була.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading