16+

Татарстанның тагын бер министры Мәскәүгә китә

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Ирек Фәйзуллин Россия Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары булды.

Тиешле боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады, дип яза "Татар-информ".

2018 елдан башлап Россиянең Төзелеш министрлыгын Владимир Якушев җитәкли. Хөкүмәт составын яңартканда, ул үз постын саклап кала.

Моңа кадәр РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүнең элеккеге вице-мэрын һәм Татарстанның Төзелеш министрлыгының элеккеге башлыгы Марат Хөснуллинны Виталий Мутко урынына вице-премьер итеп билгеләде.

Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин 1962 елда Казанда туган, 1985 елда «сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading