16+

Тәтештә янгын: 6 балалы гаилә урамда калган

Бер өйдә 12 кеше яшәгән гаиләнең хәле бүген бик авыр.

Тәтештә янгын: 6 балалы гаилә урамда калган

Бер өйдә 12 кеше яшәгән гаиләнең хәле бүген бик авыр.

16 июнь Тәтеш халкын куркуга сала – Алабирде авылы өстендә күтәрелгән төтеннең куе караңгылыгы да, ут көлтәсенең Мохитовлар ихатасын чорнап, ялкынның бии-бии  “тилерүе” дә артык куркыныч тоела. Әйе, утның кыланмышы һәрчак шомлы, бу юлысы да аямый ул. Гаилә тотнагы булган Сария апаның тәннәрен пешерергә дә, кетәклектәге тавык-яшь әтәчләрне, сарай белән гаражны  да көл итәргә җитешә. 

Сария апа Мохитованың үзе белән хәбәргә кердек. Янгынны беренче булып ире Фатих абый белән нәкъ менә ул күргән. Өйдәге сабыйларны да ут эченнән Сария апа алып чыккан, ишектән урам якка атлаганда гөрселдәп егылуы сәбәпле тәннәре дә пешкән, имгәнгән.

– Рөстәм улым махсус хәрби операциядә югалды. Аның кайгысыннан да айнымаган идек әле, хәбәрсез югалучылар исемлегендә тора ул. Исән булып, бер кайтып килерме, әллә суык гәүдәсе табылырмы дип көн дә Аллаһыдан хәбәр көтеп яшәгәндә, менә хәбәрнең иң хәтәре ишек шакыды. Өйдә ашарга көйләдем генә, берзаман күршеләр кычкыра, янасыз диләр. Әле ишетер колагыма ышанмыйча торам. Чыксам, гаражны ут чорнап алган, – ди Сария апа.  

Мохитовлар гаиләсе авылда иң ишлесе. Сария апа белән Фатих абый ике бала тәрбияләп үстергәннәр – Рифат белән Руслан. Менә шул Руслан исемле уллары хәрби операциягә юл алган. Ләкин кызганыч, инде шактыйдан хәбәре өзелгән, өйдәгеләр аның исәнме, тереме икәнлеген дә белмиләр. Киленнәре әнилек хокукыннан мәхрүм ителү сәбәпле, аларның ике балалары – Алинә белән Рөстәмне исә Сария апа белән Фатих абый опекунга алып үстергәннәр. Рөстәм Апас көллиятендә белем ала, Алинә исә быел тугызынчы сыйныфны тәмамлап, шәфкать туташы булырга – Буа медицина көллиятенә укырга керергә ниятләнә. Сария апа янында исә Рифат уллары да үз гаиләсе белән сыенган. 

– Үз йортлары да бар, ләкин башка чыгарга ашыкмадылар, безнең янда яшиләр иде. Эреле-ваклы биш балаларына да безнең күз-колак булуыбыз да алар өчен уңайлы. Киленебезнең беренче никахыннан туган баласы Торма авылында кодагыйда тора. Ул да гел төшкәләп йөри безгә, менә шулай җыйнаулашып 12 җан бер түбә астында яшәп ятканда, әллә күз тиде, әллә безгә киләсе каза иде инде – урам йөзләрендә бернәрсәсез диярлек басып калдык. Янгын бик куркыныч бит ул, карак кулыннан ни дә булса кала әле, менә ут теле рәттән юкка чыгара... Алинә белән Рифат ул көнне 3 баланы үзләре белән алып Тәтешкә чыгып кына киткәннәр иде, артларыннан шушы хәл... Фатих бакчада йөреп тә, гараж янганын күрмәгән. Күршеләр күреп кычкырмаса дөрли-дөрли янабыз икән. Балаларның берсе өйдә иде, аны күтәреп алып чыктым да, урамга чыгарып бастырдым, шушында гына тор, беркая да йөгермә, мәйтәм. Аннары Риана оныгымны эзләргә керештем. Ишегалдында күренми, өйдә дә юк... Сөйләшми ул, аңа 5 яшь. Үзем кычкырам, үзем елыйм, берзаман гараж почмагыннан берни булмагандай чыгып килә бу. Балакаем, дидем дә, аны җитәкләп, урамга йөгереп чыктым. Йөгердем дип, бу яшьтә әллә ни йөгереп тә булмый. Янгын сүндерүчеләрне бик озак көттек шул. Алар килеп җиткәндә безнең 24 метрлы сараебыз да, андагы 15 ләп тавык белән 5 баш яшь әтәчебез дә, йортның түшәме дә янып беткән иде. Янгын күршеләр йортына сикергәч кенә авыл башыннан килеп керделәр, – ди Сария апа. 

Мохитовлар йортына уттан шактый зыян килә. Диварлары басып калса да эчендә торырлык түгел. Әле бит гараж тулы мал-мөлкәт, алары да янып беткән. Күптән түгел генә сатып алынган мотоблок, квадроцикл белән мопедның да рәхәтен күрергә җитешмәгәннәр.

Ярый әле хуҗалыктагы бозауларны вакытында чыгарып өлгергәннәр. Янгынның нәрсәдән чыкканлыгын әлегә белмиләр, үзләре исә зарядкага куелган аккумулятордан түгелме икән дип шикләнәләр.

Экспертиза нәтиҗәләре моңа соңрак ачыклык кертер әлбәттә. Бәхеткә, йортлары иминиятләштерелсә дә, гараж белән хуҗалык корылмалары, ягъни сарай, кетәклекләре иминиятләштерелмәгән.

Янгыннан соң калдыкларны җыештырганнар. Алда зур эшләр көтә – йортларын төзекләндерәсе, янган корылмаларны яңадан торгызасы... Әле бүген көннәрендә дә каядыр яшәргә кирәк.

Янган йортның бер почмагын җыештырып, шунда җан асрарга мәҗбүрләр. Ишле гаиләнең хәлләре җиңелләрдән түгел, ләкин килгән сынауны ничек тә кичәргә кирәк.     

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading