Республикада «Таттелеком» компаниясенең Арча филиалы – иң алдынгы бүлекчәләрнең берсе. Быелның ун айдагы күрсәткечләре буенча, керемнәрне арттыру юнәлешендә дә алар беренче урынга чыккан.
Скопировать ссылку
Республикада «Таттелеком» компаниясенең Арча филиалы – иң алдынгы бүлекчәләрнең берсе. Быелның ун айдагы күрсәткечләре буенча, керемнәрне арттыру юнәлешендә дә алар беренче урынга чыккан.
Филиалның уңышлары һәм алда торган планнары турында «Таттелеком»ның Арча бүлеге җитәкчесе Рафил ХИСАМИЕВ белән сөйләштек.
– Рафил Галәветдинович, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә нинди эш алып барасыз?
– «Таттелеком» дигәч, күпләрнең күз алдына чыбыклы телефон, чыбыклы интернет һәм телевидение килә, тик мобиль хезмәт кайвакыт игътибардан читтә кала. Ә бит 2014 елдан без мобиль хезмәте дә күрсәтә башладык. Башка операторлардан аермалы буларак, без эшне шунда ук 4Gдан башладык. Нәтиҗәдә, мобиль элемтә ераккарак урнашкан авылларга кадәр барып җитә. Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүматлары буенча, ким дигәндә 80 процент территорияне 4G белән «капладык». Тагын шунысына игътибар итәсе килә. Беренчедән, безнең элемтә чагыштырмача арзан. Икенчедән, республика операторы булгач, күпләр «Летай» мобиль элемтәсен Татарстан эчендә генә эшли дип ялгыша. Россия, хәтта чит илдә дә роумингта безнең мобиль элемтәдән файдаланып була. Моннан тыш, күп кенә дәүләт программаларында да катнашабыз. Без Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Кукмара, Балык Бистәсе, Мамадыш, Теләче районнарына хезмәт күрсәтәбез. Әлеге районнар программада катнашып, соңгы вакытта гына 22 профилактика-дәвалау учреждениеләренә кабель салып, интернет ялгадык. Безнең өчен сыйфат беренче урында тора. Югары тизлекле интернет булсын өчен, урыннарда база станцияләре төзелә. Бүгенге көндә безнең Арча бүлегенә караган якын-тирә сигез районда 188 база станциясе эшли. Моннан тыш, капиталь төзекләндерү дә тулы куәткә алып барыла. Кабельләрне җир астына төшерү буенча районнарда күп эш башкарылды. Быел безнең филиал буенча 9,5 миллион сумлык капиталь төзекләндерү эшләнелде. Барлык АТСлар (автомат телефон станцияләре) да заманча, оптосүсле (оптоволокон) кабельдә эшли. Абонентлар саны елдан-ел арту да сөендерә. Бүгенге көндә сигез районга 50 меңнән артык – чыбыклы телефон абоненты, 47 360 – чыбыклы интернет, 32 715 – санлы телевидение, 50 меңнән артык мобиль элемтә абонентыбыз бар.
– Авылда яшәүчеләрдән интернет сыйфаты белән бәйле шикаятьләр күп киләме?
– Соңгы елларда аларның саны шактый кимеде. Бу уңай күрсәткечләргә ирешүдә, әлбәттә, мин алда санап узган эшләрне башкару зур роль уйный. Шикаятьләр булган очракта да, алар тиз арада хәл ителә.
Комментарийлар