16+

Тайга уртасындагы татар авылында киләчәккә атап китап язганнар

Һадия Җәләлетдинованы бик күптәннән, гомер буе беләм шикелле. Ә бит танышуыбызга барлы-юклы ике ел гына.

Тайга уртасындагы татар авылында киләчәккә атап китап язганнар

Һадия Җәләлетдинованы бик күптәннән, гомер буе беләм шикелле. Ә бит танышуыбызга барлы-юклы ике ел гына.

Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Һадия Казанга курсларга укырга килгәч очраштык без. Яше өлкәнәеп килгән бу ханымның очкын чәчеп торган күзләренә игътибар итми кала алмадым. Ул үзе дә минем чыгышны керфек тә какмый тыңлады. Очрашудан соң без якыннан таныштык. Ул Красноярск өлкәсеннән, Енисей буйларыннан ук килгән икән. Озаграк сөйләшкән, күбрәк белгән саен, мин аның хезмәт сөючәнлегенә, илһамланып иҗат итүенә генә түгел, яшәвенә дә сокландым. Аннары «Шәһри Казан» газетасында «Тайга уртасында татар аланы» дигән язмамда бу гаҗәеп ханым белән укучыларны да таныштырдым. Хәзер дә аралашып, уңышларыбыз белән уртаклашып торабыз. Ул мәктәп бакчаларында уздырылган милли кичәләр турында безгә даими хәбәр итеп тора. Читтәге милләтәшләребезнең туган телне, гореф-гадәтләрне сакларга тырышуларын белеп, без дә сөенәбез. Әле менә күптән түгел генә туган авылы Отношка мәчетләренә багышланган китабын җибәрде. Укып чыккач, сүз әйтми кала алмадым.

Һәдиягә табигать туган төбәген, туган авылын, туган халкын һәм туган телен ярата белә торган олы йөрәк биргән. Тайга уртасында татар утравы булып сакланып калган туган авылы белән горурлануы аны менә шушы китапны язарга этәргәндер дип беләм.

Тарих тузаны астында калган вакыйгаларны кагып-чистартып укучыга җиткерү – мәшәкатьле хезмәт, ул да бу эшнең җиңел түгел, ләкин бик кирәкле булуын белеп тотынган. Отношка авылы мәчетләре турындагы әлеге китапны эшләгәндә, аңа бик күп кешеләр белән аралашырга, аларның фикерен тыңларга туры килгән. Үзе дә шул мәчеткә йөреп, ислам дине дәресләрен алган, ә хәзер инде остабикә булып, балаларга дин сабагы укыта ул.

Шәкертләре үзен узып киткән остаз бәхетле. Һадия ханым да шулар арасында. Ул бу изге эшне 2000 елда ук башлап җибәрә. Нәни кулларыннан тотып, уңнан сулга гарәп хәрефләре язарга өйрәткән малайлар үсеп, егет булып, бүген төрле мәдрәсәләрдә укыйлар. Арада дистә меңләгән чакрымнар булса да, гыйлем эстәргә башкалабыз Казанга «Мөхәммәдия»гә кадәр килүчесе дә бар: Казачинский район үзәге мәчете имамы Илгиз Әхмәтшин.

Бик еракта яшәүче милләттәшләремнең авылы мәчетләре тарихы булса да, китапны кызыксынып укып чыктым, чөнки анда илебез тарихы. Үткәнебез. Ә ул барыбызның да уртак: революция, гражданнар сугышы, колхозлашу еллары, репрессия тегермәне...
Авыл мәчетендә имам булып торган муллаларның кыскача тормыш юлы хронологик тәртиптә бирелгән. Муллалар гына түгел, остабикәләр, кендек әбиләре, дәвачылар да исем-фамилияләп искә алынган. Бу – бик мәслихәт эш. Ул карт-карчыклар кемнәрнеңдер газиз әти-әниләре, әби-бабайлары бит. җыентыкны укучыга бу тагын да якынайта.

Китапның тагын бер ошаган ягын әйтеп үтәсем килә. Автор үткән тарихны бүгенге белән бәйләү өчен нык тырышкан. Элеккеге йортларның хәзерге вакытта кайда урнашкан булуы төгәл адреслар белән бирелгән.

Беренчедән, шундый кирәкле һәм изге эшкә тотынганы өчен, Һадия Җәләлетдиновага рәхмәттән башка бер сүзем дә юк. Китап тарих турында булса да, ул – киләчәк буынга: балаларга, оныкларга аталган. Тайга уртасындагы татар авылында диннәрен-иманнарын, туган телләрен саклап калу гына түгел, аны көчәйтү өчен дә күп эш башкарган әлеге өлкәннәрнең оныклары, китапны укыгач та, тирән горурлык хисләре кичерер дип өметләнәм.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт Йолдыз ханымга безнең авылыбыз турында шундый җылылык белән язган очен.

    Мөһим

    loading