Татарстанда альпинизм белән шөгыльләнүчеләр күп түгел.
Карарларны тиз кабул итү, төгәллек һәм җитезлек – техник альпинизм белән шөгыльләнүчегә иң кирәкле сыйфатлар шул, ди Раяз Мәрдәнов. Казан авиация институтының физика-математика факультетын тәмамлаган егетнең мондый катлаулы юнәлеш белән мавыгып китүенә гаҗәпләнәсе дә юк. Аның баш мие авыр мәсьәләләрне күз ачып йомганчы чишәргә күнеккән. Тауларга, кыяларга күтәрелүне исә ул үз-үзеңне акыл һәм физик яктан сынау, җиңү дип атый.
Раяз тәҗрибә-конструкторлык бюросында эшли. Гадәти тормышта башка яшьләрдән бернәрсәсе белән аерылмый – көн дә эшкә бара-кайта, үз-үзен формада тоту өчен спорт белән шөгыльләнә. Ә менә мавыгуы – бер дә гадәти түгел. Күпләр ял вакытында җылы якларда арка кыздырып ятуны рәхәт санаса, аның өчен иң кызыгы – чираттагы үрне яулау. Елына кимендә ике тапкыр берничә атнага тауларга юл тота ул. Йә машинасына төялеп чыгып китә, поезд белән йөргән чаклары да еш.
Гомумән, Татарстанда альпинизм белән шөгыльләнүчеләр күп түгел. Республика территориясендә катлаулы биек таулар юк. Шуңа күрә мондый мавыгу да ничек тусын ди?! Раязны исә скалодромга йөри башлау “харап” итә. Шунда альпинизм белән мавыккан егет белән танышып, аның “чир”ен йоктыра ул.
- Институтта укыган чакта танышларымның күбесе ял көннәрендә походларга, сплавларга чыгып китәргә ярата иде. Мин исә моның кызыгын тапмадым. Миңа, авылда үскән егеткә, мондый табигатькә чыгып керүләр әллә ни күңелле тоелмый иде. Ә менә экстримлы шөгыльләр, чыннан да, җәлеп итә, - дип, альпинизм белән шөгыльләнә башлавын аңлата Раяз.
Альпинизм дигәч тә, аның бер генә түгел, берничә төре бар икән. Иң таралганы – классик альпинизм. Ул ниндидер билгеле бер маршрут буенча тауга күтәрелүдән гыйбарәт. Анда җәяүләп тә, махсус җайланмалар кулланып та менәсең. Техник альпинизм исә кыяларга страховка белән күтәрелүне күздә тота. Җәяү бару бу төрдә юк диярлек. Биеклек альпинизмына килгәндә, бу төрдә махсус җайланмаларны күпкә әзрәк кулланып, биеклеккә күтәреләсең. Мондый юнәлешнең бер мисалы итеп Эльбрус тавына менүне әйтергә була, әмма биеклеге буенча ул аз гына тәбәнәгрәк исәпләнә. Анда артык техник җиһазлар кирәкми, страховка, боз вату җайланмасы һәм “кошки” булса, шул җитә, дип аңлатты Раяз.
Егет үзе өчен техник альпинизм юнәлешен сайлый. Башта скаладромда шөгыльләнә ул, аннары чын кыяларга чыга башлый. Татарстанда моның өчен бердәнбер яраклы кыялар Кама Тамагы районында, Юрьев мәгарәләре янында урнашкан. Биеклеккә күтәрелү техникасына шул рәвешле өйрәнә. Ә менә бау белән эшли белү, френдлар, закладкалар, якорьлар яки крюклар куярга өйрәнү өчен Татарстаннан читкә чыгарга кирәк. Чөнки республикада рельеф йомшак, известьтән торган тау токымы альпинизм җиһазларын тотмый. Боларына инде Раяз Кавказ тауларына, Хибины тау массивларына барып өйрәнгән.
- Иң беренче маршрут бик җиңел иде. Кабардино-Балкариядәге Безенгига төрле әзерлектәге кешеләр килә. Кичтән шул тау янына барып кунасың да, иртән тауга күтәрелә башлыйсың һәм кичкә инде кире төшәсең. Биеклеге алай зур түгел - 3700метр. Мондый менүгә мин артыгы белән әзер идем инде. Шуңа күрә ул минем өчен артык гади, җиңел булып тоелды. Алга таба кызыграк җиргә барырга кирәк дип уйлаганым хәтердә, - дип искә ала Раяз.
Шул рәвешле Раяз альпинист значогына ия була. Моннан соң бу шөгыльгә инде тәмам башы-аягы белән кереп китә. Хәзер һәр ялы яңа тауга менеп, яңа маршрутны сынап уза. Техник альпинизмда ирешелгән иң зур биеклеге – 4500 метр. Үзен биеклек альпинизмында сынап карау өчен Эльбруска да менгән, әмма маршрутны тулаем үтә алмаган, бергә юлга кузгалган иптәшенең хәле китеп, 4700 метр биеклектән кире әйләнеп төшәргә мәҗбүр булганнар.
Бүген инде Раяз II разрядлы альпинист дәрәҗәсенә җиткән. Бу аңа инструкторсыз гына үз маршруты буенча тауга менәргә хокук бирә. Бүгенгә иң зур хыялы – Казахстан, Кыргызстан һәм Кытай чигендә урнашкан Хан-Тәңре тавына күтәрелү. Аның биеклеге – 6990 метр, техник яктан да шактый кыен тауларның берсе. Әмма мондый авыр маршрутка әзер дәрәҗәгә җитү өчен Раяз үзенә әле 2-3 ел таләп ителәчәген әйтә.
Альпинизм, беренче карашка, куркыныч шөгыль булып тоела. Әмма Раяз сүзләренчә, акыл белән уйлап эш итсәң, әллә ни хафаланасы юк. Үз гомеренә куркыныч янаган очракларны Раяз хәтерләми. Кыядан ычкынып киткән чаклары гына була. Әмма бу ул кадәр котычкыч нәрсә түгел, страховка тотып кала. Бер очракта гына ул үзе өчен түгел, инструктор өчен курыккан. Бер-бер артлы тауга күтәрелгәндә зур ташларның берсе нык беркетелмәгән булуын аңлый Раяз. Ялгыш хәрәкәт ясап, бу таш астагы кешегә кителеп төшү куркынычы була. Әмма барысы да яхшы тәмамлана.
- Тауга күтәрелгәндә курку хисе туа, билгеле. Ансыз булуы мөмкин дә түгел. Һәркайсыбызда үз-үзеңне саклау инстинкты яши. Кешенең баш мие дөрес эш итә икән, кеше куркырга тиеш. Әмма бу хис адекват булырга тиеш. Бу сине акыл белән, анализлап эш итүгә этәрергә тиеш. Ситуацияне зур куркыныч янарлык итмәскә кирәк, - ди альпинист.
Комментарийлар