Матч алдыннан бәйрәм итәләр
– Америкалыларның кырык проценты даими рәвештә чиркәүгә йөри. Ашар алдыннан, йокларга яткач кына түгел, спорт матчлары һәм башка зур чаралар башланыр алдыннан да дога кылалар. Чиркәүдә күңелсезләнгән йөзләрне күрмәссең, гел елмаеп сөйләшәләр, стресстан котылырга да шунда киләләр.
Чыгарылыш кичәләрендә аттестат яки диплом тапшырганчы да дога укыйлар. Кайбер штатларда мәктәптә дәресләр башланганчы АКШ флагына ант бирү гадәте бар. Кабинетларда флаглар эленеп тора. Балалар йөзләре белән аларга карап басалар да, мәктәп радиосы дикторы яки олы кешеләр артыннан ант сүзләрен кабатлыйлар.
Футбол матчына кадәр стадион янына килеп бәйрәм итү гадәте дә яши. Парковкага яки берәр иркен урынга машиналарын куеп, музыка кычкыртып, шунда ук ризыклар әзерләп, күңелле итеп ял итәләр. Аларны тейлгейтерлар дип атыйлар. Матчка кадәр бәйрәм кәефе булдыру гадәте 1919 елдан ук яши икән.
Традицион булмаган бәйрәмнәрдән Рәхмәт белдерү көнен билгеләп үтәләр. 400 ел элек дини карашлары аркасында куылган инглизләр хәзерге Массачусетс штатына килеп урнаша. Күченеп килүчеләрне анда көнчыгыш индеецлары каршы ала һәм аларга бик нык булышалар. Бер елдан шушында яшәп калган 45 ир-ат һәм 5 хатын-кыз зур уңыш ала. Ходайга рәхмәтләрен белдереп, өч көн буе мул табын корып уңыш бәйрәмен билгеләп үтәләр. Рәхмәт көне хәзер дә бәйрәм ителщ. Бу көнне шул чордагы кебек эчлеге ипидән торган күркә ите пешерәләр. Ипине турап, кыздырып алалар да, аш шулпасына салалар. Барлыкка килгән ботканы күркә эченә тутыралар. Табынга соус белән бәрәңге боламыгы, кузаклы фасольдән запеканка, фаршланган йомырка, мүк җиләге соусы, кукуруз ипие, кабак, алма бәлеше куела. Гаилә табын янына җыелып, дога кыла һәм һәр кеше чиратлашып рәхмәт әйтә.
Көз көне “кабак кыры” дип тәрҗемә ителә торган Pumpkin Patch ярминкәсе үтә. Табигатьтә уза торган бәйрәмдә аттракционнар эшли, чын сыер, бозау, кәҗәләрне күрергә була.
Америкада Хеллоуин бәйрәме дә популяр. Байбак көнен дә көтеп алалар. 2 февральдә уянып чыккан байбакның үзен тотышына карап, язның кайчан һәм ничек киләсен билгелиләр. Оясыннан тыныч кына чыкса, тиздән – яз. Кире кереп китсә, салкыннар әле тагын алты атна торачак дигән сүз. Нью-Йорк шәһәре зоопаркында яшәүче атаклы байбакның уяну тантанасына хәтта журналистлар белән билгеле кешеләр дә бара.
Америкада сәгатьне әле дә җәйге һәм кышкы чорга күчерәләр. 28 мартта җәйге вакытка күчәчәкбез. 
Мәктәптән үк фермерлар
– Америка халкы сәяхәт итәргә ярата. Моның өчен илнең үз ресурслары да җитәрлек. Комлыклар да, таулар да, дала да бар. Кариб диңгезе буенча круизлар бик популяр. Елына бер тапкыр без дә круизга чыгабыз. Мексика, Багама утравы, Доминикана, Гондурас безгә якын һәм аларда ял итү дә кыйммәт түгел. Яхшы лайнерда бер атналык круиз бер кешегә уртача 1 000 долларга төшә.
Укырга да яраталар. Мәктәп расписаниесендә уку өчен аерым вакыт бар. Укытучылар балаларның китаханәгә йөрүен тикшереп тора. Һәрдаим балаларга китаплар бүләк итәбез. Мәктәптә фермерлык буенча курслар да оештырыла. Терлекчелек, балыкчылык, үсемчелек, агротехника нигезләренә өйрәнәләр. Җирне яратуы сизелгән балаларга исә профессиональ белем бирелә. Аларны төрле күргәзмщләргә йөртәләр, малларны үзләре карап үстерәләр.
Кануннарны һәм аларны үтәргә кирәклеген дә кечкенәдән үк белеп үсәләр. Монда законнар бик кырыс. Полиция дә, күзәтү органнары да яхшы эшли. Законнарны үтәвең күпкә хәерлерәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар